ЯҢАЛЫКЛАР

5
август, 2019 ел
дүшәмбе

31 июльдә без "Туган як көне"н билгеләп үттек.  Балалар белән шул темага  әңгәмә үткәрелде, аны ничек сакларга кирәклеге өйрәнелде. Соныннан балалар приют территориясен җыештырырга киттеләр. Бик тырышып  Чушкин Тимофей эшләде! Калган балалар  аннан үрнәк алдылар.  Аннан соң приютның туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Биредә балалар борынгы эш коралларын карадылар.

29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада безне Казан шәһәренә тылсымлы бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм  чыннан да бик тылсымлы булды, чөнки ул уеннар, тылсымлы фантазияләр һәм шаяннар белән тулы иде.  Балалар хәйрия концерты карадылар. Бәйрәмгә шулай ук аниматорлар да чакырылган иде, алар балалар өчен чын сабын куыгы тамашасы оештырдылар. Бу тамашада балалар үзләре дә актив катнашты. Бәйрәм әкияти килеп чыкты. Әзерләнгән күңел ачу-уен программасы балаларның кәефен күтәрде. Балалар өчен бу могҗизалы бәйрәм оештырганнары өчен мәрхәмәтле кешеләргә бик зур рәхмәт.

22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Җәйге каникуллар-балаларның иң котеп алган вакыты. Җәйге көн-күңелле уеннар, яңа ачышлар, җиңүләр, белән уза. "Тургай" приютында "Әкият көне"дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Максат: балаларның ялын оештыру, әдәбиятка кызыксыну уяту. Балалар әкият тыңладылар һәм аны сурәтләргә кирәк булган төп геройны билгеләделәр. Кичэ бик  кызыклы үтте.

15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

10 июль көнне без приютта тәрбияләнүчеләр белән Казан зоопаркына мавыктыргыч сәяхәткә киттек. Экскурсия вакытында балалар төрле илләрнең кыргый фауна ияләре белән якыннан танышып кына калмыйча, хайваннар тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы информациялэр белә алдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.

17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

11 июньдә приютта "Сәламәтлек көне" булу сәбәпле, без урманга экскурсия оештырдык. Экскурсиянең максаты: табигать белән аралашу,балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. Экскурсия барабызгада бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International