ЯҢАЛЫКЛАР

30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

 Альпари балаларны кабат сөендерә! Бу юлы Кидспейска бару! Аларның йөзләрендә күпме шатлык күрергә мөмкин иде! Балаларга-  полиция, фермерлар, флористлар, галимнәр, автомобильчеләр, умартачылар, сатучылар, банк хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәрләрне күрергә туры килде! Бу шатлык һәм күңелле тәэсирләр, очрашулар балалар кунелендә бик  озак истәлеккә калачак! Мондый очрашулар кубрәк булсын иде.

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Приютта тәрбияләнүчеләр кичә тимераякта шудылар. Һава торышы бик әйбәт булды. Тимераякта шуганда саф һавада тиз хәрәкәт итәргә була. Бу сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, тизлекне, көчне, җитезлекне һәм чыдамлыкны үстерә. Тимераякта шуу балаларга бик ошады.

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

11 декабрь көнне приютта тәрбияләнүчеләр картлар йортында булдылар. Мохтаҗ һәм ялгыз кешеләр турында кайгырту җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү өмете бирә.

Балалар һәм өлкәннәр бергәләп кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Балалар бик теләп әби-бабайларга  ярдәм иттеләр, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәттеләр. Өлкәннәр балаларны күреп бик шатландылар һәм аларның кабат килүләрен көтеп  калдылар.

9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне күп еллар элек бәйрәм буларак расланды. Бәйрәмнең төп бурычы-җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү.

5 декабрь көнне «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасы кысаларында Мостафина Әнвәр янына бардылар. Ул Иске Икшермэ авылында яши. Безнең аралашу җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар яңалыклар, укудагы уңышлары белән уртаклаштылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр, һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булыр, дип ышандырдылар. Чөнки һәрберебездә кечкенә генә кояш бар. Бу Кояш-игелеклелек. Игелекле кеше - ул кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итә. Очрашу ахырында балалар Әнвәр абыйга үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Бу күркәм традицияне алга таба да дәвам итэрбез!

.

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

29 ноябрь көнне безнең балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия-квест "Бирегә балалар барысын да белергә килә" профориентациясенә һәм  “Остазлар белән бергә” проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән иде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, кроссвордлар чиштеләр. Бу очрашу барлык катнашучыларга да  бик  ошады, алар аннан канәгать калдылар.

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Физик активлык  һәм хәрәкәтләнеп күңел ачу, бигрәк тә саф һавада, баш мие үсешен активлаштыра һәм иммунитетны ныгыта.

Саф һавада уйнарга мөмкин булган уеннар бик күп. Берәүләр үз көчләрен, җитезлеген, зирәклеген, хәрәкәтне координацияләүне, тиз реакцияне үстерә. Башкалар логик фикерләүне активлаштыра, күзаллауларын киңәйтә.

Саф һавада шөгыльләнү барыбызга да бик ошый.

7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.  «Күңел җылысы белән уртаклаш» акциясе кысаларында, балалар шефлыкка алынган ветераннарыбызны өлкәннәр көне белән котладылар, аларга котлау открыткалары һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

Без өлкән буын кешеләре алдында бурычлы, без аларның тормышын яхшырак итә, аны җылылык һәм яктылык белән тулыландыра алабыз. Һәр өлкән кешегә хөрмәт белән карыйк.

30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

22 сентябрь көнне, приютта тәрбияләнүчеләр, Казан шәһәренең "Әкият " курчак театрына, "Галәм балалары" дип исемләнгән шоу карарга бардылар.

"Галәм балалары" -ул фәнни-фантастик шоу-спектакль, ул балаларда фәннәргә кызыксыну, табигатькә сакчыл караш, шулай ук әйләнә-тирәлеккә толерант мөнәсәбәт тәрбияли.

Барлык балалар да күңелле юмор, көтелмәгән ачышлар һәм кызыклы экспериментлар белән сеңдерелгән мавыктыргыч маҗарада катнаштылар.

Тэги: осм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International