ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бар җиһанда Сабантуйлар гөрли, Сабантуй  сөлгеләре җилферди. Сөлге – татар хатын-кызларыбызның йөз аклыгын, күңел матурлыгын бар дөньяга танытучы символ, гүзәл затларыбызның осталыгына һәйкәл ул! Саба районының  “Ак калфак” оешмасы уздырган  “Саба сөлгесе” конкурсында 16 яшьтән 80 яшькә кадәрле хатын- кызлар катнашты, шуларның 150 се Саба сабантуе мәйданына  чыкты. Алар кулларындагы сөлгеләргә күпме күңел җылысы салынган, матур теләкләр чигелгән. Шушы җирлектәге борынгы чигү үрнәкләрен, чигү алымнарын кабат тергезүне, киләчәк буыннарга җиткерүне максат итеп, җирле “Ак калфак” оешмасы гаять зур эш башкарган. Борынгы йола буенча сөлгеләр  Сабантуйда  милли көрәштә җиңеп чыккан иң көчле, иң батыр егетләргә бүләк ителгән. Саба Сабантуеның төп батыры Дилүс Закиров  та Гөлүсә Фатыйхова чиккән күз явын алырлык  сөлгегә ия булды! Саклыйсы, киләчәк буыннарга да җиткерәсе иде шушы матур бизәкләребезне, чигүле сөлгеләребезне, милли гореф- гадәтләребезне!

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

12 июнь - Россия көне уңаеннан үзәк мәйданда балалар өчен велосипедлар, коляскалар, самокатлар һәм әкияти герой костюмнары парады үткәрелде. Безнең балалар үзләрен әкият һәм мультфильм геройлары итеп хис иттеләр. Аланнарда төрле мастер класслар эшләде.Парад матур җырлар белән үрелеп барды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

9 июнь көнне Олы Кибәче авылында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уздырылды. Бәйрәм төрле уеннар,җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп алып барылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International