"Яшь оста" чемпионатының район этабы – 2026 «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенциясе

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

"Яшь оста" чемпионаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле һөнәрләрдә һәм эшчәнлек өлкәләрендә башлангыч һөнәри осталык күнекмәләрен  формалаштыруга ярдәм итә. Һәр баланың үз көчен төрле компетенцияләрдә сынап карарга, ә аннары үз сәләтләрен камилләштерүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Бүген МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының VII республика этабының муниципаль туры узды. Чемпионатта 6 кыз катнашты:

 - МБМБУ Мамалай "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Маракова Азалия - "Иң иҗади педагог" номинациясендә җиңүче булды;

- МБМБУ Ике Басу  Арташ «Күбәләк " балалар бакчасында тәрбияләнүче Җәләлетдинова Гүзәл “Иң нәзакәтле һәм әдәпле» номинациясендә җиңүче;

- МБМБУ Явлаштау балалар бакчасында тәрбияләнүче Петрова Диана "Иң яхшы оештыручы" номинациясендә җиңү яулады;

- МБМБУ Саба 2 нче "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибраһимова Әминә - 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде;

- МБМБУ Сабаның 1 нче "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гатауллина Эльвина - 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде;

- МБМБУ Саба 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Батырханова Камалия - 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

   Алар үзләрен чын тәрбияче итеп күрсәттеләр: тәрбияче һөнәре турында сөйләделәр, М.Булатовның "Морозко" әкияте буенча балалар белән шөгыль үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International