28-30нчы июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале үтте. Илнең 24 төбәгеннән 600 дән артык сәнгатькәр чакырылган әлеге зур дәрәҗәле һәм милләтебез өчен мөһим чарада Саба районы Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” үзешчән татар фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова) да катнашты.
(Отдел Культуры)