30 июнь көнне Мичәнбаш авылында “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмдә Казан кунаклары Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низами, “Татар моңы” конкурсы лауреаты Энҗе Шаймурзина, танылган юмор остасы Раил Рамазанов катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен халкыбызның милли уеннары, концерт, биюләр үткәрелде. Шәмәрдән авыл җирлеге.