ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында кунакта "Саба чишмәләре" фольклор ансамбле булып китте.

 

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

Картинг буенча Идел Буе һәм Урал Федераль округлары Чемпионатының тренировкалары

Сатыш авылында урнашкан "Кояшкай" балалар бакчасын реконструкцияләү һәм киңәйтү эшләре алып барыла. Реконструкция һәм киңәйтүне  ҖЧҖ "ПМК-159".хезмәткәрләре алып бара.

Сатыш авыл җирлеге

«Туган Як» җәмгыятендә механизатор Гарифуллин Мөдәрис, яңа К-744 тракторында кукуруз культурасы өчен 135 гектарда җир әзерләүне тәмамлый.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

  Җирлектәге Югары Симет авылына яшәргә килгән яшь гаиләгә “Симет” хуҗалыгы ярдәме белән иске сарайлар сүтелеп, яңа мал торагы төзелә. Югары Симет авыл җирлеге

«Сәламәтлек – 2018” сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спортакиадасы.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спортакиадасың зона сайлап алу ярышлары шушы көннәрдә республика районнарында булып узде.

Саба районы медицина хезмәткәрләре Арча, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары медицина хезмәткәрләре белән көч сынаштылар. Медицина хезмәткәрләре үз көчләрен  6 спорт төрендә сынаштылар: җинел атлетика, шахмат, волейбол, өстәл тенниссы, бадминтон һәм канат тарту.

Спортакиада нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә грамоталар һәм кубоклар тапшыралды. Катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен рәхмәт белдерделәр. Саба районы 2 урын алды.

22 май көнне Язлы Арташ авылы биләмәсендә урнашкан урман аланында Пионерия оешмасының туган көне уңаеннан районкүләм балалар хәрәкәте активистлары һәм педагог-оештыручылар катнашында традицион слет-фестиваль булып узды.

2018 елның 19 май көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбененң спорт залында 15нче тапкыр Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйкъ улы призына “КӨРӘШ”  буенча ярыш узды. Әлеге ярышта Саба, Теләче, Азнакай, Кукмара районнары көрәшчеләре катнашты.  

18 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Пионерия туган көн уңаеннан  “Балачак һәм яшьлек көне!” дип аталган тематик концерт булып узды. Олы Шыңар авыл җирлеге.

ООО "Сабинский РСУ" коллективы субботника чыкты. Территория буенча чуплэр жыештырылды, тырмаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International