ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында "Слушая сердцем" фестиваленең гала-концерты үтте, анда үзенчәлекле  балалар белән бергә Казан шәһәренең танылган коллективлары чыгыш ясады. Шул исәптән, гала-концертка чакырылучы Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "НАЗ" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчеләре Харрасов Р.С.) Зур Дәүләт концерт залында  чыгыш ясады

  Рифат Револевич Хисамов Бөтенроссия иң яхшы спорт мәктәбенең  оештыру эшләре конкурсында катнашып, Россиянең иң яхшы  спорт мәктәбе директоры исемен яулады.

Кичә  20 май көнне Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында 12-нче шәхси Татарстан Республикасы Чемпионаты «KZ2» төрләрендә, «Ротакс Макс» – 2-нче этабы; 12-нче шәхси Татарстан Республикасы  Беренчелеге «Мини», «Супер-Мини» төрләрендә, «Ротакс Макс-Юниор» да - 2 нче этабы; Татарстан Республикасы Академиясе ФАМС «Микро» – 2-нче этабы. Республика ачык ярышлары: 33-ий Казан шәһәренен ачык Чемпионаты «Стриж», «Пилот», «Минск-125» төрләрендә; 19-нче Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары «Восход» – 1-нче этабынын ябылу тантанасы узды.

Олы Арташ төп мәктәбе Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль һәм региональ турында югары күрсәткечләре буенча III урын яулады.

Казан шәһәренең “Очкын” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында традицион булган “Инициатива” Республикакүләм балалар хәрәкәте фестивале булып үтте.

18 май көнне ООО “Саба” хуҗалыгының Сатыш бригадасы базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында семинар киңәшмә үтте.  Семинар-киңәшмәнең төп темалары: язгы чәчүне тәмамлау, тишелеп чыканчы тырмалау, чүп үләннәре һәм бөҗәкләргә каршы көрәш. Бүгенге көндә район хуҗалыкларының төп бурычы булып барлык су сиптерү җайланмаларын күп еллык үлән басуларныда эшләтеп җибәрү. Семинар киңәшмәнең практик өлеше ООО “Саба” хуҗалыгының Сатыш бригадасы басуында үтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

     Район күләмендә игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында Байлар Сабасы бистәсен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Саба шәһәр җирлеге.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай»  приютында 15 май конне семья бэйрэме уткэрелде.Эти –энилэрнен килуе,бэйрэмдэ уеннарда катнашуы,  кичэне тагында ямьлэндереп жибэрде.Биектау, Кукмара,Саба муниципаль районынын  «Хезмэт, халыкны эш белэн тәэмин  итү һәм социаль яклау” булеклэреннэн дэ белгечлэр килгэн иде. Бэйрэм бик кунелле утте.

ООО ПМК «Мелиорация» 2018 елгы үзара салым акчасына Юлбат, Тенеки һәм Йосыф-Алан авылларындагы юллар төзекләндерелде. Юлбат авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International