ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      2 май көнне Мишәбаш мәдәният йортында " Яулыгым йөз байлыгым" дигән  яулык бәйрәме уздырылды. Иң беренче авыл халкыннан истәлекле яулыклар җыелды,шул аллы-гөлле яулыклар белән сәхнә бизәлде. Кичәне клуб мөдире Ахатова Хания яулык тарихы белән таныштырудан башлады. Авыл халкы үзләре алып килгән яулыкларының истәлеге белән уртаклаштылар.Гафиятова Надия мөселмән яулыклары турында сөйләде аның ничек киелеше турында аңлатты,яулык киеп килгән кешеләргә бүләк өләште. Гаянова Ландыш төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәтте. Кичәдә яңгыраган  матур җыр-биюләр бәйрәмгә тагыда ямь өстәде.

       Явлаштау авыл җирлеге

1 май еллар дәвамында балалар өчен “Күкәй бәйрәме” булып килә. Бу көнне Иске Икшермә авылы җирлегенә керүче 3 авылда: Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өч Нарат авылларында балалар күңелле итеп матур төсләр йогертелгән күкәй белән бергә тәмле тәм-томнар җыеп йөрделәр.

28 апрель көнне “Туган як” җәмгыяте авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләрдән торган иҗат коллективы Түбән Симет авыл клубында “Авыл кичләре” дип аталган театраль тамаша белән чыгыш ясады. Кече Шыңар мәдәният йортының “Нур” халык театры 29 апрель  көнне Олыяз авылы тамашачысы алдында,  30 апрель көнне Кече Шыңар мәдәният йортында чыгыш ясады. Олы Шыңар авыл җирлеге.

1 май конне Юлбат хужалыгының мастерской һәм амбар территориясендә өмә оештырылды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Чисталык икеайлыгы кысаларында Түбән Шытсу авыл җирелегендә өмә оештырылды. Әлеге чарада төрле оешма хезмәткәрләре, укучылар, авыл халкы актив катанашты.

Түбән Шытсу авыл җирлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International