ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

25 нче апрель көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруда  заманча  алымнар» темасы астында семинар булып узды.

26 апрель — Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүенә багышланган хәтер көне.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә.

20 апрель көнне Өч Нарат авыл клубында 16 ел буе клуб мөдире булып эшләгән Арысланова Кадрия Хаҗиб кызын искә алу кичәсе узды. 

Район үзәк китапханәсенең методик бүлеге район балалар китапханәсендә “Шатлык” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен “Тукай эзләре буйлап” – театральләштерелгән әдәбият сәгате үткәрде.

          Өлкән яшьтә кешенең селкенү активлыгы һәм аң эшчәнлеге кими. Эш белән дәвалау картлар йортында бер төр актив ял булып тора (трудотерапия). Трудотерапия өлкәннәргә атнага бер тапкыр оештырыла, алар аңардан ләззәт алалар. Төп фактор өлкәннәрне катнашырга кызыксындыру, трудотерапиядә –хезмәте әһәмияте булдыру, җәмгыятькә кирәклек хисе тудыру бик зур урын алып тора.

 

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

24 апрель көнне Ш.З, Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә  дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич укучылар белән очрашу һәм  парламент укулары үткәрде. Шулай ук очрашуда, район башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., "Единая Россия" партиясенең башкарма комитет җитәкчесе Зарипов Ф.Х. һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы- Шафигуллин Ф.Ф. катнашты. Парламент укуларыннан соң, дәүләт Советы депутаты Г.Н. Глушков гражданнарны кабул итте.

Сатышевское сельское поселение  

      24 апрель көнне Югары Симет мәдәниять йортында библиотека белән берлектә “Апрель укулары” кысаларында, боек татар шагыйре  Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган  “ Без Тукайны укыйбыз”  әдәби сәгате үткәрелде. Югары Симет авыл җирлеге.

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында 21нче апрель көнне авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләр катнашында театраль тамаша узды. Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсенең Саба бүлекчәсе проекты нигезендә үткәрүлүче “Авыл кичләре” театраль тамаша яшьләр арасында иҗади эшчәнлеккә гыйльми кызыксыну уятуны күздә тота.

23 апрель көнне Йосыф-Алан сөтчелек комплексының бер як торагына турбодефлекторлар урынына флюгер - дефлекторлар урнаштырылды.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International