ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 январь көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драмматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 яшь тулган булыр иде (1928-2005).

Яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту. Арташ авыл җирлегендә яшь белгечләр өчен торак йортта төзелеш эшләре дәвам итә. Бугенге кондә "МДД-Недвижимость" ҖЧҖ эчке эшләр һәм инженер-техник челтәргә тоташу эшләрен башкара.

Район күләмендә балалар бакчалары арасында теннис ярышы булып үтте. “Кыңгырау” балалар бакчасы  I урынга лаек булды.

10 январь көнне  ГАУСО “КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы” тернәкләндерү бүлегендә, масса күләм чаралар оештыручы белгече Валиева  А.М  тарафыннан ,ял итүче өлкәннәребез белән «Яңа елда, яңа сулышлар» исеме астында жырлы биюле кичә үткәрелде.

 Явлаштау авыл җирлеге эшче яшьләре район күләмендә үткәрелүче спорт чараларында актив катнашалар. Җирлегебезнең хоккей командасы хоккей сезоны ачылышына багышланган турнирда, Саба районы чемпионатында катнаштылар. 7 гыйнвар көнне Явлаштау авылы бозында Явлаштау, Мешабаш, Арташ, Сабабаш командалары катнашында хоккей буенча район чемпионатының беренче уеннары узды.  

Мини футбол буенча "Явлаштау" командасы уңышлы чыгыш ясавын дәвам итә. 8 гынвар көнне "Шинар" командасы белән очрашып 5:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.

Түбән Шытсу авыл җирлегендә  яшь белгечләргә  дип өзелгән йортларда җиһаз унаштыру эшләре бара.

Түбән Шытсу авыл җирлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International