ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Мишәбаш авыл мәдәният йортында балалар белән "Көзге табигать" дигән рәсем конкурсы уздырылды. 

Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән темага әдәби викторина үткәрелде.

Килдебәк авыл китапханәчесе Ракипова Л.М. мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, укучының мәдәни көндәлеге кысаларында 3 класс укучылары белән ана теленең бөеклегенә соклану, аны ихтирам итү һәм үстерү максатыннан "Туган телем - минем татар телем" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр.

Матур көз килеп җитте. Көз- сөенеп уңыш җыя торган вакыт. Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсенең уку залында “Уңыш-2016” күргәзмәсе оештырылды.

Мишәбаш авыл мәдәният йортында  балалар белән “Сабантуйда кунакта” дип исемләнгән чара үткәрелде.  

Шекше авыл мәдәният йортында “Тамчы” ял клубына йөрүче малайлар һәм кызлар өчен “Дуслык елмаюдан башлана” дип исемләнгән тәрбия сәгате һәм уеннар программасы үткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International