ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

8 сентябрь көнне “Өлкәннәр” клубы белән очрашуда Саба районара тикшерү комитеты җитәкчесе Ахметзянов Ильназ Ильсур улы чыгыш ясады.

8нче сентябрь көнне Килдебәк урта мәктәбендә тәрбия эше буенча узган һәм бу уку елында гына билгеләнгән директор урынбасарлары өчен методик берләшмә утырышы үтте.

Агымдагы елның 7 нче сентябрендә Психологик үзәктә педагог-психологлар методик берләшмәсенең беренче  утырышы булып узды.

Югары Шытсу авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Бөтен дөньяга яңалык таратучы” дигән исем астында китапханәгә килүчеләр өчен журналларга күзәтү үткәрелде, журналның иң кызыклы сәхифәләре кычкырып укылды.

Олы Нырты  авыл китапханәчесе  мәдәният йорты директоры  белән берлектә, “Беслан балалары” исеме астында балаларга әңгәмә үткәрделәр.  Презентацияләр аша укучылар һәм катнашучылар халыкара терроризм, Бесланда булган хәлләр белән таныштылар.

Югары Шытсу авыл китапханәсендә 8 – 9 сыйныф укучылары белән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Телләр төрле – уйлар бер” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Югары Симет  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә батырлык сәгате уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International