ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2016 ел
җомга

Югары Шытсу авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зәлидә" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Булсаң зирәк - әйт тизрәк" дигән тема астында табышмаклар кичәсе үткәрелде. 

Мишәбаш авыл мәдәният йортында "Бер, ике, өч бездә күмәк көч" дигән исем астында ярышлар уздырылды. 

Сатыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без сәламәт яшәү өчен" өчен дигән исем астында спорт уеннары үткәрделәр. Балаларга спортның сәламәтлеккә булган әһәмияте турында сөйләнде.

Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Спорт – сәламәтлек нигезе” дигән  сәламәтлек дәресе үткәрелде.  

Эзмә авыл мәдәният йортында балалар белән "Күңелле Олимпиада" бәйгесе үткәрелде.

18 август көнне Миңгәр авыл клубында  балалар белән “Татарстан – җыр-биюле илем, Татарстан – газиз Ватаным”- дип исемләнгән җырлы - биюле конкурс үткәрелде.

18 август көнне Тенеки авыл клубында, балалар белән "Мастер класс "дәресләрен төгәлләдек. Алга куелган максат утэлде, һәм без алдагы "КҮРГӘЗМӘЛЕ ЯРМИНКӘ" бәйрәменэ эзер.Кич яшьлэр белэн "Кичке морофон" узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International