Ифтар ашлары

Изге Рамазан ае ахырына якынлашып килә. Әлеге айда һәркем изге гамәлләр кылырга ашыга. Көченнән килгәннәр ураза тота, яман гадәтләрдән тыела, ифтар ашлары уздыра. Безнең җирлегебездәге Иләбәр авылы мәчетендә һәм Олыяз җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ашханәләрендә дә ифтар ашлары уздырылды. Әлеге чараларда катнашучылар вәгазьләр тыңлап, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Ахырда әлеге ашларны башлап йөрүчеләргә һәм үткәрүчеләргә үзләренең рәхмәтләрен белдереп, киләсе Рамазан айларын да бергә каршыларга язсын дигән теләктә таралыштылар.

Соңгы яңарту: 2013 елның 2 августы, 10:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International