Гербарий.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Менә әкеренләп көздә тәмамланып килә.

Бүген 11нче октябрь көнне “Мөстәкыйль яши алам” программасы белән яшәүче балалар белән көзге гербарий ясарга булдык. Шулай ук шушы гербарийга карап  һәр ел фасылында чәчкләр һәм яфркларга сокланып  торырга була.Яфраклар һәм чәчәкләр җыю өчен матур кояшлы көн сайладык.

Группага керү белән аларны кибәргә куйдык. Яфракларыбыз кипкэч, балалар белән картонга сындырмыйча пөхтә итеп ябыштырдык. Балалар бик матур һәм бик сөенеп башкардылар.

Хәзер без теләсә кайсы вакытта шушы гербарийны алып , ничек бергә тырышканыбызны һәм көзнең нинди матур ел фасылы икәнен искә төшерә алабыз.Ә менә шулай бирелгән белем егет - кызларнын хәтерендә озакка калачак.

Соңгы яңарту: 2018 елның 12 октябре, 15:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International