7 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында Раштуа бәйрәме уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә "Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән тамаша куелды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли җырлар җырлап әйләнделәр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, соңыннан алар өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды. Һәрбер киенгән балага Кыш бабай белән Кар кызы истәләкле бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.
Соңгы яңарту: 2016 елның 8 гыйнвары, 10:34