15 май – халыкара гаилә бәйрәме булып билгеләп үтелә. Гаилә көне уңаеннан Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кызлар чәе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында бәйрәм кичәсе үткәрде. Бәйрәмгә авылыбызның яшь әниләре балалары белән чакырылды. Алар алдында китапханә мөдире гаилә темасына багышлап чыгыш ясады. Әниләр үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй табыны артында үтте.
Соңгы яңарту: 2014 елның 26 мае, 11:12