1 нче октябрь-“Өлкәннәр көне”уңаеннан Тенеки авыл клубында”Күңел җылым - Сезгә” исеме астында кичә үткәрелде. Кичәдә авылыбызның төрле тармагында хезмәт куеп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкәннәребез чакырылган иде. Бәйрәмгә әзерләнгән табын артына 26 өлкән буын вәкиле өчен “Саба чишмәләре” иҗат коллективы зур эчтәлектәге концерт прораммасы әзерләп килгән иде. Халкыбызның моңлы көйләре,матур эчтәлектәге шигырьләр, Рәйсә Имамиева иҗат иткән җырларны авылыбыз өлкәннәре бик җылы кабул иттеләр. Тагы да очрашулар көтеп калдылар.
Кичә бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:20