1 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Сезнең гомер үзе батырлык” дигән тематик кичә үткәрелде.
Бәйрәмне Олы Нырты авыл мәдәният йорты директоры Галимҗанов Рахимҗан алып барды. Кичәне авылның имам-хатибы Арикеев Мансур Гыйльметдин улы үзенең вәгазе белән башлады. Аннан өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы тәбрикләде. Рафис Зөфәр улы чыгышында өлкәннәргә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык теләде. Кичә чәй табыны артында Завод Нырты урта мәктәбе коллективы һәм укучылары, Олы Нырты мәдәният йорты үзешчәннәре белән бергәләп әзерләнгән бәйрәм концерты белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләре дә теләп биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар. Гомумән, бәйрәм бик җанлы үтте, өлкәннәр үткәрелгән кичәдән бик канәгать калдылар.
Кичә ахырында мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә шушындый матур кичә әзерләгәннәре өчен медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Рәшидә апа Гәрәева өлкәннәр исеменнән зур рәхмәтен белдерде.
Олы Нырты авыл мәдәният йорты коллективы кичәне оештырырга матди ярдәм күрсәткән “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчесе Әхмәтшин Ирек Хәмит улына, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улына, “Зиатдинов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зиатдинов Рифат Гаптелфәт улына, “Саба балы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчеләренә, авылдашыбыз Кәбиров Равил Хәким улына зур рәхмәтен белдерә.
Соңгы яңарту: 2013 елның 3 октябре, 16:30