1 октябрь көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә өлкәннәр көненә карата чәй табыны янында “Сынмадык-сыгылмадык, сыналдык-сынатмадык” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Иске Икшермә авыл җирлегенә кергән мәдәният оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез чакырылды. Авыл китапханәсе мөдире С.Загриева бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен һәм шатлык тулы озын гомер итүләрен теләде. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар, сорау-табышмаклар әйтелде, Роберт Миңнуллинның яңа кайткан китапларыннан шигырьләр укылды. Кичәгә чакырылган кунаклар исеменнән Кадрия Арысланова олы рәхмәтләрен җиткерде, тагын очрашулар насыйп итсен, дигән теләкләрен белдерделәр.
Соңгы яңарту: 2013 елның 3 октябре, 15:35