21 нче ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы инициативасы буенча бездә тәрбияләнүче балаларның әниләренә бүләк ясадык.
Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Хәер, бу бәйрәм-мәңгелек бәйрәм, һәр кеше өчен буыннан-буынга әни-тормышта иң төп кеше. 1998 елның 30 нчы январендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан нигезләнгән әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу дөрес тә: әниләргә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәң дә, моның өчен күпме генә сәбәп уйлап тапсалар да, артык булмас.
Бездә тәрбияләнүче балалар Әниләр көнен бигрәк тә яратып көтәләр. Чөнки бу әниләре белән тагын бер тапкыр күрешү, аның өчен матур шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау, вакытны күңелле үткәрү һәм иң мөһиме янәшәдә булу өчен тагын бер сәбәп. Бәйрәм бит бүләксез булмый. Без балалар белән, чүлмәккә розалар утырткан истәлек бүләге ясадык. Кызлар, малайлар бик тырышып эшләделәр, әниләре өчен ясаган бүләк аша барлык үзләренең җылы хисләрен, яратуларын белдерделәр..jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 23 декабре, 13:01