Нәрсә ул коррупция?

Нәрсә  ул Коррупция?

Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган  катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең  тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә  барып тоташадыр. Кыйммәтлерәк бүләк тапшыручыларның гозере тизрәк үтәлгән. Шуңа күрә борынгы кабиләләрдә каһиннәргә бүләкләтә түләү норма  саналган.

Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда ачык  мөмкинлекләрдән файдалану дигән  сүз  ул.  Ә законнарда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә. Әлеге законда әйтелгәнчә,  коррупция – ул хезмәт урыныннан вәкаләтләрдән явызларча  файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт  алу, коммерцияле  сатып  алу, яки    вазифаи хәлдән  җәмгыять һәм дәүләтнең законлы  мәнфәгатьләренә  каршы килеп, акча, кыйммәтле  әйбер, башка  төрле  мөлкәт рәвешендә файда алу максатында файдалану, яки   санап  кителгән   хәрәкәтләрне  юридик зат исеменнән яисә аның  мәнфәгатьләрендә  файдалану дигән  сүз.

Коррупциягә үзенеке булмаган  ресурслар белән хакимлек итү, бүлү тапшырылган теләсә кем  (түрә, депутат, судья, хокук  саклау органы  хезмәткәре,   администратор,  имтихан  алучы, табиб һ.б.) тартылырга  мөмкин. Моның  төп этәргечне  шушы  вәкаләтләрдән  файдаланып  икътисадый  файда алу омтылышы бирә, ә  тыеп торучы фактор булып фаш ителү һәм җәзага тартылучы ихтималы тора. 

Шартлы рәвештә коррупцияне  өч  төргә  бүләргә  мөмкин.

1. Гади гражданнар һәм түрәләрнең үзара бәйләнеше көнкүреш   коррупциясен тудыра.  Моңа вазифаи затларга гражданнардан  бирелгән  төрле  бүләкләр,  хезмәт  күрсәтүләр керә. 

2. Хезмәт  коррупциясе  хакимият белән  бизнесның  үзара  бәйләнеше вакытында  барлыкка  килә. Мисал итеп,  хуҗалык  бәхәсләре  вакытында яклар мәсьәләне үз файдаларына  хәл итү турында  карар  чыгарту өчен судьялар яклавына ирешүне  китерергә  мөмкин.

3. Югары хакимият коррупциясе исә сәяси җитәкчелеккә, демократик системадагы югары  судларга кагыла.

Коррупциянең иң куркыныч формалары җинаять буларак квалификацияләнә. Моңа, барыннан элек,  акчаны  законсыз тоту (урлау), ришвәт  керә. Акчаны законсыз тоту гадәти урлашудан вазифаи затның ресурслар белән легаль рәвештә эш итү хокукы  алуы белән  аерыла.  Әгәр  физик яисә  юридик  зат ниндидер  хезмәт  күрсәткән өчен   вазифаи затка  акча бирү очрагы  коррупциянең ришвәт дип аталган  төренә керә.  Күпчелек очракларда, әгәр ришвәткә  вазифаи затның моңа  ачыктан-ачык исәп тотуы этәрми икән,  мондый алыш-бирештән  төп  файданы ришвәт бирүче күрә. Уголовный  җинаятьләргә  сайлаучыларның тавышын сатып  алу  керә. 

Коррупцияне йөгәнләү максатында дәүләт хакимияте, җирле  үзидарә  органнары, шулай  ук  хокук  саклау органнары республикада актив эш  алып  барыла. Соңгы  вакытта ришвәтчелектә фаш ителүче хезмәт урынындагы  вазифаи затларга карата  җинаять эшләре кузгатылуы  моның  ачык  мисалы.

Р.Сәлахов,
район прокуроры.

Соңгы яңарту: 2012 елның 3 октябре, 07:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International