БИКТИМЕРОВ ШӘҮКӘТ ХӘСӘН УЛЫ

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа. Драма актёры, ТАССР (1968), РСФСР (1970) һәм СССРның (1977) халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исем. Дәүләт бүләге (1967), РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе (1979) иясе, ТР ФАнең шәрәфле әгьзасы (2007), ТАССРның (1975-80) һәм СССРның (1985-90) Югары Советы депутаты. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар акад. театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-54 елгы сезон башында кайта. Алтмыш елга якын иҗат чорында татар, рус, чит ил драматурглары әсәрләрендә төрле зурлык, төрле характердагы йөзләрчә роль башкарган. Б. - милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күп- кырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең )реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист иде. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика - артистның үзенә генә хас булг­ан иҗади йөзе шундый. Ул, грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белде. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды.

1967 елда ТАССРның Г. Тукай исем. Дәүләт бүләге аңа Ч. Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» повесте буенча Г. Камал исем. театрда режиссёр Т. Хуҗаев тарафыннан куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Байтимер образы өчен бирелә. Авто- трассага хезмәт күрсәтүче гади юл мастеры Байтимер-Б. - тормыш авырлыкларын шактый күп кичерсә дә, кешеләргә карата ягымлы, мәрхәмәтле мөнәсәбәтен саклап кала алган юмарт күңелле шәхес. Теләсә нинди шартларда, хәтта үзенә кыенлык китереп тә, ул бәлагә тарыган кешеләргә ярдәмгә килергә тырыша. Б. тудырган образга шулай ук сафлык, зур эчке культу­ра, такт, ышандыру көче хас. Бәлки, әнә шул ташып торган мөлаемлык, күңел җылылыгы, рәхимлелеге аркасында да, спектакль тукымасында ар­тык зур урын алып тормаган бу образ әсәрнең төп каһарманнары дәрәҗәсенә күтәрелгәндер, тамашачыларның, театр тәнкыйтьчеләренең мәхәббәтен казангандыр.

1986 елны Б. Г. Камал исем. театрда режиссёр М. Сәлимҗанов драма­тург Т. Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасы буенча Г. Тукайның тууына 100 ел тулуга багышлап куйган спектакльдә Хәсән Акчурин образын иҗат итә. Татар промышленниклары Акчуриннарның Сембер өязенә урнашкан утарында шагыйрьнең 1909 елда бер атна чамасы ку­нак булу чорын эченә алган драмада Б.ның герое мөһим урын тота. Ул Тукай һәм бертуган Акчуриннар арасында барган кискен фикер көрәшенең актив лидеры. Акыллы, хәйләкор. яхшы ук укымышлы Хәсән шагыйрьнең иҗатын яхшы белә, аның халык алдындагы абруен үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Шуңа күрә дә ул үзен Тукай белән итәгатьле тота, хөрмәт, ихтирам күрсәтә, кешелекле һәм кайгыртучан булып күренергә тырыша. Тик шагыйрь, аның кемлеген, максатларын яхшы аңлый. Нәтиҗәдә, халык вәкиле һәм бай фабрикант арасында планлаштырылган союз төзелми кала. Хәсән-Б. белән аралашу эпизодларында Тукайның дөньяга карашы, фикерләү рәвеше, бай власть ияләренә менәсәбәте ачыклана.

 

Рольләре: Нургали (Т. Гыйззәт, «Ташкыннар»), Мелузов (А. Островский, «Талантлар һәм аларга баш иючеләр»), Дульчин (А. Островский, «Соңгы корбан»), Кнуров (А. Островский, «Бирнәсез кыз»), Хәмит (К. Тинчурин, «Беренче чәчәкләр»), Ишан (К. Тинчурин, «Зәңгәр шәл»), Галин (Ш. Камал, «Габбас Галин»), Таһир (М. Әмир, «Хөррият»), Тәлгать (X. Вахит, «Беренче мәхәббәт»), Сәетгәрәй (Н. Исәнбәт, «Гөлҗамал»), Заһит (Ф. Хөсни, «Бертуган Таһировлар»), Байтимер (Ч. Айтматов, «Гүзәлем Әсәл»), Ленин (Н. Погодин, «Баһадирлар»), Ислам (Ш.Хөсәенов, «Әни килде»), Кривохатский (Б. Горбатов, «Бер төн»), Фаюнин (Л. Леонов, «Ябырылу»), Бәхтияр ( Г. Миңнуллин, «Канкай углы Бәхтияр»), Җәллад (Т. Миңнуллин, «Моңлы бер җыр»), Нурислам (Т. Миңнуллин, «Дуслар җыелган җирдә»), Шәһит (Т. Миңнуллин, «Хушыгыз!»), Әлмәндәр (Т. Миңнуллин, «Әлдермештән Әлмәндәр»), Зариф (Т. Миңнуллин, «Монда тудык, монда үстек»), Сибгать (Т. Миңнуллин, «Ат карагы»), Хәсән Акчурин (Т. Миңнуллин,«Без китәбез, сез каласыз»), Нурхәмәт (Т. Миңнуллин, «Илгизәр + Вера»), Туктамыш хан (Ю. Сафиуллин, «Идегәй»), Дорозуар (Э. Лабиш, «Тол ханымда тукталыш»), Чмутин (А. Галин, «Сагыш»), Пастор Мандерс (Г. Ибсен, «Өрәкләр») һ. б.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 декабре, 15:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International