Мунча-сәламәтләндерү үзәге Сезне үзенә чакыра

    Байлар Сабасында шәхси хуҗалыклар саны 2000нән артып китә, шул ук вакытта күпфатирлы гомуми йортларда яшәүче гаиләләр саны да аз түгел (824 гаилә). Мәктәп урамы, 37нче йорт адресы буенча урнашкан мунча-сәламәтләндерү үзәгенә шәхси мунчалары булмаган кешеләр капиталь ремонттан соң бик теләп йөриләр. Биредә 30 урынга юыну бүлмәсе, сауна һәм душ, массаж ясау хезмәтләре күрсәтелә. Шулай ук үзәктә шәхси эшмәкәр Зөлфия Гыйззәтуллина чәчтараш, Кәүсәрия Вәлиәхмәтова дөрес туклану һәм матур булу серләре буенча эшчәнлек алып бара.  Халык телендә “тоз бүлмәсе” дип йөртелүче кабинеттан да кеше өзелми. Кыскасы, җайлы, уңайлы, бәяләре дә тешләми – рәхәтләнеп ял итеп кайтырсыз. Сезне мунча-сәламәтләндерү үзәгендә сишәмбе-якшәмбе көннәрендә көтеп калалар!

 

  

 

 

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 11 декабре, 15:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International