Сабаның күптармаклы җитештерү предприятиесе халык өчен эшли

        Саба күптармаклы җитештерү предприятиесенә 1956 елда нигез салынган. Беренче җитәкчесе Хәбибулла Нуруллин була. 1974нче елда беренче су башнясы урнаштырыла. 1996нчы елда 30 урынга мунча төзелә. 2017нче елда әлеге мунчага капиталь төзекләндерү үткәрелде, ул бүгенге көндә халыкка мунча-сәламәтләндерү үзәге буларак хезмәт күрсәтә. Предприятие белән 2008нче елдан башлап Хәбибуллин Илнур Габизович җитәкчелек итә. Предприятие бистәнең йөзен матурлауда, яшәеш өчен кирәкле булган уңайлыклар тудыруда күп көч куя һәм уңышларга ирешә.   

   

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 марты, 15:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International