1.Саба муниципаль районында мәдәни һәм күңел ачу чараларын әзерләү һәм аларны оештыу
2.Халык һәм үзешчән сәнгать коллективларын, аерым башкаручыларны, үзешчән рәссамнәрне һәм музыкантларны республика, зона, Россия һәм башка төр смотрларда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашуда ярдәм итэ
3.Район халкының мәдәният өлкәсендәге мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын эзлекле рәвештә өйрәнә
4.Муниципаль район территориясендә яшәүчеләрне халык сәнгать иҗатын үстерүгә, үзешчән сәнгать коллективларын оештыру, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен торгызуга булышлык итә
5.Мәдәният өлкәсен кадрлар белән тулыландыру буенча коплекслы программалар булдыра, кадрларның әзерлеген һәм квалификацияләрен күтәрүне гамәлгә ашыра
6.Район мәдәният йортларының белгечләр буенча ихтыяҗларны билгели
7.Мәдәният учреҗдениеләренең техник һәм пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшне оештыра
8.Информацион – китапханәләр эшчәнлеге, күңел ачу юнәлешендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнә, аларны гомумиләштерә һәм тарата
9.Район территориясендәге театраль тамашалар гастрольләре, концерт бригадалары эшчәнлеге һәм башка өлкәләрнең иҗат коллективлары белән элемтәләр булдыруны контрольда тота
10.“Мәдәниятне үстерү” бүлеге буенча җирле бюджетның проектын төзүдә катнаша һәм аны район Советы утырышында раслауга тәгъдим итә
11.Район Советы утырышынаң мәдәният өлкәсенә караган карарларның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен контрольда тота
12.Муниципаль җирлеккә бәйле мәдәни мирас (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) объектларын торгызу һәм саклау буенча чараларның үтәлешен тәэмин итә
13.Татарстар Республикасының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасларын барлау, саклау, өйрәнү һәм пропагандалауны гамәлгә ашырә
14.Клуб, китапханә, музей учреждениеләренең эшчәнлекләрен оештыру буенча авыл җирлекләре, муниципаль учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек итә