8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йортында "Поле чудес- Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Өчәр уенчыдан торган өч төркем " сорауларны җаваплады, катнашучылар залдагыларны музыкаль күчтәнәчләре белән дә сөендерделәр. Һәр гүзәл истәлекле бүләкләргә ия булды. Андреева Алсу финалда сынатмыйча, дөрес җаваплар бирде һәм җиңү яулады!
Соңгы яңарту: 2018 елның 9 марты, 08:42