02.03 Безнең чаңгычылар-беренче!

24 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предпритияләре  арасында   шәхси-команда ярышлары узды. Әлеге чаңгы ярышларында Мишә авыл җирлеге командасы 1урын алды. Молодцы! Без сезнең белән горурланабыз!

Нәтиҗәләр түбәндәге:

Хатын-кызлар арасында :

1 урын Минниханова Гөльсем  -Мишә авыл җирлеге

Җитәкче ир-атлар арасында, 40 яшькә кадәр:

1 урын  Гатиятуллин Азат   - Мишә авыл җирлеге

Ачу тантанасын  Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов үткәрде. Бүләкләү тантанасын  Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңниханов үткәрде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләк белән белән бүләкләнде.


  

Соңгы яңарту: 2018 елның 2 марты, 08:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International