Отчетный доклад о деятельности Большекибячинского сельского поселения за 2014 год

          Олы Кибәче авыл җирлеге Советының 2014 елда эшләгән эшләренә

                                                                 

                                                                       ОТЧЕТЫ

 

          Хөрмәтле авылдашлар! Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!

 

    Бүгенге көндә Олы Кибәче авыл жирлегендә 301 хуҗалыкта  барлыгы 1006 кеше яши. Авыллап алганда Олы Кибәчедә -  533, Кече Кибәчедә -199, Төбәктә -274 кеше . Шуның эченнән җирлек буенча ирләр - 476, (өйләнмәгән егетләр 9), хатын-кызлар - 530 (бала табу яшендәге 143 хатын-кыз бар)

   7 яшькә кадәр балалар саны -50,(39ы балалар бакчасына йөри) укучылар -92, студентлар -45.

  11 -тулы булмаган гаилә, шуларда 20 бала тәрбияләнә, 13 күп балалы гаилә бар.

       Авыл җирлеге  буенча - 10 яңа гаилә теркәлде, 1 аерылышучы булды.

 2014 елда   8  бала туды: Кече Кибәчедә 1 бала, Олы Кибәчедә 7   , Төбәктә -юк.  Шушы гаиләләр эченнән беренче балаларын алып кайтучы -1 гаилә, икенче баласын 4 гаилә, өченче баласын  табучылар   3 гаилә.  Биләмәдә 18 кеше вафат булды. Вафат булган кешеләр арасыннан эш яшендәге 4 кеше, калган  14е  өлкән кешеләр.

       Җирлектә яшәүчеләрнең 94е авыл хуҗалыгында эшли, 68 кеше бюджет өлкәсендә, 183 кеше читкә китеп эшли, районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә 3 кеше исәптә тора.

        Биләмәдә  барлыгы 375 кеше пенсия ала,  шуның эченнән 293е  картлык буенча, 35 е инвалидлык,  8 гаилә тәрбиячесен югалтканга пенсия ала. Биләмә буенча 3 сугыш инвалиды,тыл ветераннары- 35, 3 инвалид бала бар. Җирлек буенча уртача пенсия күләме -8630 сум тәшкил итә.

 

       Биләмәдә барлыгы 234 җиңел машина, 25 йөк машинасы, 120 трактор һәм 10 комбайн   исәпләнә.

                                                             Бюджет

     Безнең авыл җирлегенә  2 млн  407 мең 600 сум бюджет каралып, ул 4 млн 471 мең итеп  үтәлде.  Кергән доходлар (слайдларда күренә)

 

                                                    план                           үтәлеш

 

   Мөлкәт налогы                    115 000                        112 500 сум

  Җир налогы                       378 000                           435 700 сум

  Подоходный налог              260 800                        278 200 сум

          Кызганычка каршы, җир һәм мөлкәт налогын түләмәүчеләр дә бар. Алар белән элемтәгә кереп сөйләшкәннән соң, түләүчеләре дә булды, кайберләре квитанция килмәде, дип акланды. Дөрестән дә квитанция килмәү очраклары да булган. Түләмәүчеләрнең шактые авылдан читтә яшәүчеләр. Аларның исемлеген экранда күрәсез.

 

     Авыл җирлеге Советы утырышлары даими рәвештә уздырылды.

 Барлыгы 17 утырыш үткәрелеп,  көн тәртибендә 42 мәсьәлә  каралды,       ,  эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды. Учреждение җитәкчеләре белән дә даими  киңәшмәләр үткәрелде.

   Авыл тормышына кагылышлы  мәсьәләләр  гражданнарның гомуми җыелышларында  карала. Барлыгы 4 гражданнар җыелышы үткәрелде.

2014 елның  январь  аенда  2013 елда эшләгән эшләргә  отчет ясалды, ә алдагы жыелышларда  авылларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү  һәм җәйге чорга янгынга  каршы көрәш  чараларының торышы, гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру  турындагы мәсьәләре каралды, тиешле карарлар кабул ителде.

     Авыл жирлеге Советы   төрле эчтәлектәге сораулар һәм

мөрәҗәгатьләр белән 68 кешене кабул итте, 47 язмача гариза кереп, жа-

ваплар канәгатләндерелде.

      Халыкка төрле эчтәлектәге 803 белешмә бирелде.

                                                             

                                                 Мәгариф

    Олы Кибәче урта мәктәбендә 2014-2015 нче уку елында барысы 92 бала укый,  24 укытучы балаларга белем бирә. 2014 елда мәктәп тәмамлаган 9 укучының барысы да кулларына  аттестат алып, 5 се югары , 4 се махсус уку йортына укырга керде. Мәктәп укучылары  муниципаль олимпиадаларда катнашып 16  призлы урынга ия булдылар,  6 укучы  республика турында катнашачак. Мәктәп укучылары һәм укытучылары район куләмендәге төрле чараларда, конкурсларда, спорт ярышларында катнашып призлы урыннар яулыйлар. Республика, Бөтенроссия конкурсларында катнашып-6, район конкурсында  8 призлы урын алдылар.

     Мәктәптә 2 хореография, 1 “Күңелле сәхнә”, 1 “Оста куллар”, “Эрудит”, “Робототехника”, бадминтон, флорбол, мини-футбол түгәрәкләре эшли, анда 92 бала шөгыльләнә. Түгәрәкләргә йөрүче укучылар да төрле конкурсларда, ярышларда катнашып бик күп призлы урыннарга ия булдылар. Республикада бадминтон буенча 1 призлы урын, районда 5 урыннары бар. Шулай ук яңа ел сыннары ясау буенча да икенче ел рәттән 1нче урын алдылар.

    Мәктәп бакчасыннан җыеп алынган уңыш буенча коллектив Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Бакчадан 80 500 сумлык табыш алынды һәм аның 35 меңенә мотоблок, 15 000 сумга технология дәресләре өчен инструментлар алынды. Калган акча укучыларны ашханәдә өстәмә тукландыру өчен тотылды.

 

      Безнең җирлектә 2 балалар бакчасы эшли.

      Бүгенге көндә Олы Кибәче балалар бакчасында 2 төркемгә бүленеп  33 бала йөри, 10 тәрбияче балаларга хезмәт күрсәтә, ел буена уртача йөреш 28 бала, 7971 бала көне исәпләнә. Төбәк балалар бакчасында 6 бала тәрбияләнә, 4 хезмәткәр эшли.  Уртача баланың йөреше 6 бала, 2043 бала көне исәпләнә.  Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә    спорт бәйгеләре, турнирлар,  класс сәгатьләре, күргәзмәләр оештырылды.                                                                        Гомумән алганда, мәгариф учреждениеләрендә күп төрле чаралар үткәрелә. Әти-әниләр белән берлектә “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, Яңа ел бәйрәмнәре уздырылды.    

    2 балалар бакчасында да 2 шәр түгәрәк эшли ,аларда 37 бала шөгыльләнә. Уртача хезмәт хакы 18 700 сум.

   

                                                    Мәдәният

        Мәдәният - халыкның  рухи  сәламәтлеген ныгытуда, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан  тәрбияләүдә   әһәмиятле урын алып тора.

       Шуны истә тотып авыл җирлеге бу өлкәгә зур игътибар бирә.

 Җирлектә  3 клуб һәм 1 китапханә эшли.

2014 нче ел – Мәдәният елы уңаеннан халыкка мәдәни һәм рухи тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып барылды. Шушы уңайдан Олы Кибәче авыл җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләргә  һәм үзләреннән зур өлеш керткән иптәшләргә намуслы хезмәтләре һәм һәр яклы ярдәмнәре өчен авыл җирлеге исеменнән “Рәхмәт хатлары” тапшырылды. Ел  дәвамында күп төрле мәдәни чаралар, бәйрәм кичәләре  үткәрелде.  Кече Кибәче мәдәният йорты каршында  Казан Дәүләт җыр-бию ансамбеле, “Созвездие-йолдызлык” фестивале лауреатлары , Кукмара, Саба аграр көллияте үзешчәннәре, Саба “Нәүрүз” ансамбеле һәм Казаннан килгән танылган артислар бик матур концертлар куйдылар. Халык концертларга бик яратып йөри .

      Шулай ук Төбәк авылында туып-үскән җырчы кызларыбыз  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Сабыр һәм үзешчән композиторыбыз Ибатова Гүзәлия үзләренең концертларын куйдылар. Өлкән яшьтәге апалар һәм абыйларбыздан төзелгән “Сәрвиназ”  ансамбле чыгышлары да халыкны ял иттерде.

    Түләүле хезмәттән кергән акчалар  клубта бәйрәмнәр, кичәләр үткәрергә тотыла.(К. Кибәче 10500, О. Кибәче 3000, Төбәк 3000сум)

     Җирлектә һәр бәйрәм, һәр кичә үзенчәлекле итеп оештырыла. Бигрәк тә халыкка “Нәүрүз” , олылар һәм балалар Сабан туйлары, Яшьләр көне үзенчәлекле, матур һәм күңелле булуы белән ошады. Бу бәйрәмнәрдә  эшмәкәрләребез Рифкат абый Шафиков һәм Илшат Галиахметовлар иганәчелек күрсәттеләр.

     Шулай ук җирлегебездә  Җиңү бәйрәме, Аналар, Өлкәннәр көне, Яңа ел кичәләре һәм башка бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә.

 

                                                     Спорт

     Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт чаралары уздыру яшь буынга  сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый.

    Спорт ярышларын уздыру, район ярышларында катнашу һәм зона буенча команда ярышларын үткәрү өчен барлыгы  55 318  сум акча тотылды .   Җирлегебездә  массакүләм спорт чаралары, өстәл теннисы, волейбол, бадминтон, мини футбол һәм чаңгы спорты белән шөгылләнәләр һәм даими спорт ярышлары узып тора.                                                                                                                                              

    2014 нче елда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Кибәче авыл җирлегенең күчмә  кубогына ир-егетләр арасында волейбол , ә хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол һәм күңелле старт ярышлары уздырылды.                                                                                                         Район күләмендә уздырылган барлык спорт ярышларында да актив катнашып киләбез. Бигрәк тә  егетләребез  Гатиятов Айнур, Шангараев Илшатлар күп кенә спорт ярышларында актив катнашып, мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында призлы урыннар алалар һәм республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да катнашалар.  Аларга һәм барлык спорт сөючеләргә бик зур рәхмәт әйтеп, алга таба да шулай кыю һәм күтәренке рухлы булып калуларын телим.  

 

 

                                                 Китапхәнә

   Олы Кибәче авылы китапханәсендә барлыгы 9834 китап  бар:                        ( 4791 татарча, 5027-русча , 6 инглизчә  китап бар. )      Барлыгы    735 китап укучы исәпләнә.

Китапханәдә интернетка тоташтырылган 3 компьютер эшли, 28 төрдә газета журнал килә.   (балалар өчен 8, зурлар өчен -20 төрдә газета –журнал.)                3 авылда күчмә китапханә эшли. Ел дәвамында район һәм республика  китапханәләре үткәргән конкурсларда катнашып рәхмәт хатларына ия булдылар.

      Китапханәдә төрле истәлекле даталарга, язучылар, шагыйрьләрнең юбилейларына багышлап күргәзмәләр оештырыла. Ел ахырында “Иң күп китап укучы”  конкурсы оештырыла , аларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

  

    Быел, ягъни 2014 нче елда, биләмәдә Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан  ветераннарны хөрмәтләп  тантаналы митинг һәм  укучылар көче белән концерт оештырылды, соңыннан чәй табыны әзерләнде.

  Авыллардагы обелисклар буялды һәм агартылды, ә мәктәп укучылары  һәрвакыт   җыештырып  торалар. Олы Кибәче авылы һәйкәле кырыена Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “70” саны язылып нарат кәлшәләре утыртылды һәм эшмәкәр Галиахметов Илшат ярдәме белән тирә- ягы киртәләп алынды. Шундый ук эш Олы Кибәче урта мәктәбе территориясендә дә башкарылды, Барлыгы 100 төп нарат кәлшәсе утыртылды.

    Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, авыл үзешчәннәре көче  белән Олы Кибәче һәм Иске Икшермә авылы мәдәният йортларында зур концерт куелды.

                                                    Медицина.

Халыкка  3 авылда 3 ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) хезмәт күрсәтә.  Фельдшер-акушерлык пунктлары унайлы , жылы, яна биналарга урнашкан, халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.  Медицина хезмәткәрләре белемнәрен даими рәвештә яңартып торалар. Яшь ярымга кадәрле баларга өстәмә туклану өчен бирелә торган сөт продуктларын алып кайтып бирәбез.

Ел буена

 

   ФАП та авырулар кабул итү:                              

   Олы Кибәчедә   -  2570                                           

   Кече Кибәчедә -   1930                                          

   Төбәктә           -     2313 кеше исәпләнә.               

Бүгенге көнгә 5 авырлы  хатын учетка басты.

                                               

       Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан   ел буена субсидия

түләнеп килде. 9 кешегә 41 мең сум материаль ярдәм бирелгән. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә 12 кеше ял итте.

       Биләмәдә ярдәмчесез, балалары булмаган 2 пенсионер яши. Бу төр категориядәге кешеләргә 2 караучы беркетелгән.

   Авыл җирлеге буенча 2 опекунга алынган бала исәптә тора.

 

      Бюджет учреждениеләрендә электр, газ тотылышлары буенча барысында да диярлек экономия белән бара. Бары тик авыл җирлеге бинасы һәм Төбәк клубында гына артыклык бар. Төбәк клубында ремонт эшләре вакытында электр приборлары белән кулланылган (сварка, болгарка һ.б.), сайлау электрон формада узды, бу шуның белән аңлатыла. Авыл җирлеге  быел яңа, уңайлы бинага күчте.Төзелеш вакытында газ һәм электр 2 бинада да тотылды. Барлык оешмаларның да электр, газ һәм су күрсәткечләрен экранда күрәсез.

 

      Авыл җирлеге буенча урам утлары 73 урында куелган. Быел шуларның 35е яңа светодиодный лампаларга алыштырылды.  Урам утлары өчен тех . хезмәт күрсәтү өчен   50600 сум  акча тотылган.

     Урам утлары өчен 43 017 квт  энергия сарыф ителгән, бу 1 лампочкага 589 квт энергия дигән сүз.  185 732 сум (урам утлары өчен)  бер лампочкага 2544 сум акча тотылган.

       2013 елда урам уты 44 931 квт булган иде, бер лампочкага 624 квт туры килә.  (184 976 сум    бер лампочкага 2569 сум.)

 

      Коммуналь хуҗалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне

җиткерәсем килә .  Хисаплаганнан соң халыктан:

 

  жыйналырга тиеш :                                                          жыйналган:

 

суга- 662 мең 503 сум                               645 мең 338 сум                    85%

чүпкә 318 мең 995 сум                             302 мең 439 сум                     78%

                                                                

Коммуналь хезмәтләргә акча түләмәүчеләр исемлеген слайдта күрә аласыз.

 

 

 

      Биләмәне җыештыру ел буе дәвам итә. Айга 2 тапкыр график буенча көнкүреш калдыкларын җыю өчен чүп җыю машинасы килә.  Ә урман буендагы чүплек базына төзелеш калдыклары гына ташланырга тиеш һәм кисәткәнне көтмичә  чокырның эченә ташлавыгыз сорала.

       Даими рәвештә авыл җирлеге территориясендә өмәләр оештырабыз.

         Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә, бакча башларында  төзелеш материаллары, техника, утын һәм башка әйберләр тоту яки саклау тыела. Гомумән, авыл территориясендә хуҗасызлык күренеше булырга тиеш түгел.  Кисәтүләргә карамастан, авыл җирлеге Советы тарафыннан кабул ителгән төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәүчеләр күзәтелә. 2014 нче елда җирлек буенча 12 физик затка карата тикшерү акты төзелде һәм  аларның 11е административ комиссия тарафыннан штрафка тартылды. Мин сезне мондый күңелсез хәлдә калмаска чакырам.

  Ә инде хуҗалыкта төзелеш барган чорда авыл җирлеге тарафыннан төзелеш материалларын куеп тору өчен вакыты күрсәтелеп рөхсәт белешмәсе бирелә.

    Җирлектә төзекләндерү эшләре даими алып барыла . Мәктәп белән авыл арасындагы койманы калайга алыштырдык. Эшләгәндә Фәнил абый Галиахметов ярдәм күрсәтте.

 

 

                           Үләт тапшыру (Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү)

    Минем сезгә үлгән малларны урнаштыру турында әйтеп китәсе килә. Без әлегә үлгән малларны Төбәктә урнашкан биотермик чокырга ташлый идек, бу эш туктатылды. Чөнки районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы 2014 нче елның октябрь аеннан яңа төр хезмәт күрсәтә башлады. Алар махсус машиналар белән үлгән терлекләрне үтильгә алып китәләр. Моның өчен бары 2-33-94 тел. номерына  яки җирле үзидарәгә хәбәр итәргә кирәк. Хезмәт күрсәтү -бушлай.

      Шулай ук малларны ишек алларында чалу ветеринар-санитар һәм гигиена таләпләренә тулысынча туры килми. Ә бу маллар өчен уртак булган чирләр китереп чыгарырга мөмкин. Бүгенге көндә районда дүрт урында сугым пунктлары эшләп килә.

 

      Жирлектәге  шәхси хужалыкларда  3 авылга  461 баш эре мөгезле терлек бар (шуның эченнән 220 сыер). 610 баш сарык малы һәм 21 кәҗә, 1 баш ат, 1535 кош-корт, 300 баш умарта бар. Жирлек буенча  3 баштан 6 га кадәр сыер асраучылар-14 гаилә. ( Яруллин Хабибрахман, Хадеев Мөгътәсим, Шарафеев Габделхай, Яковлев Рөстәм, Сиразеев Ильнур, Гарипов Сәүбән, Гиләҗиев Рәхим, Сабиров Илгиз, Шавалиев Фирдүс, Шаяхметов Фәнис , Халиуллин Рәкип, Биктимеров Илсур, Ахунов Фәнил, Фатихов Илфат гаиләләре)

       Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да (ЛПХ) мал асраучыларыбыз күп. Шуларның берсе Сираҗиев Илнур хуҗалыгына   аерым тукталасы килә. Аның хуҗалыгында бүген 7 мөгезле эре терлек, 20 баш сарык, 6 кәҗә, 50 баштан артык кош-корт, умарта, 21 гектар эшкәртү җире һәм авыл хуҗалыгы техникалары бар. Үз продукциясен үзе сатып гаилә бюджетына керем кертә, еллык кереме якынча  800 мең чиста табыш.

        Илнур шулай ук районда җиңеп  Республика буенча үткәрелгән “Татарстанның иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” дип аталган  конкурсында катнашып Дипломга һәм 50 мең примиягә лаек булды. (Әле безнең андый егетләрбез, шәхси хуҗалыклар җирлектә күп, алар  һәрдаим  җирлеккә ярдәм итеп торалар.)

      

        Мал санын исәпкә алган вакытта дөрес сан әйтмәүчеләр бар. Электрон хуҗалык китабына квартал саен сез әйткән мал саннары утыртылып барыла. Бу саннарны район да, авыл хуҗалыгы министрлыгы да күреп тора. ЛПХ кредитына выписка алганда, савым сыерларга субсидия биргәндә, сез әйткән саннар буенча гына биреләчәк. Аңлашылмаучанлыклар  килеп чыкмасын өчен, барлык булган малларыгызның санын һәм булган үзгәрешләрне вакытында авыл җирлегенә хәбәр итеп торуыгызны сорыйбыз.

 

    ЛПХ кредеты алу буенча  26 кеше мөрәҗәгать итте, алар  8 млн 750 мең сумлык кредит алды. Шулардан  4 кеше-  (2 млн 550 мең )техника алу өчен, 21 кеше –(6 млн )каралты-кура төзү өчен, 1 кеше  мал алу өчен ( 200 мең ) акча тоткан.

      Шәхси хужалыклардан Хадеев Мөгтәсим һәм Шәвәлиев Фирдүс тарафыннан даими рәвештә сөт җыела. Быел барысы 733 мең 968 л сөт җыелган, сумнарга әйләндергәндә 11 млн 524 мең  714 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә 1 л сөтнен бәясе 18 сум 50 тиен тора. Сөт акчасы вакытында түләнеп барыла. Сөт бәяләре арткач сыер санын арттырырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Биләмә буенча  иң күп сөт бирүчеләр:

Кече Кибәчедән Гараева Илсөяр -22 387 л, Ахунов Фәнил -14 136 л, Фатихова Гөлүсә -11 080 л, Яруллина Чулпан -12 552 л, Төбәктән Шаяхметова Ләйлә 12 009 л, Гатин Рәшит -8040 л, Олы Кибәчедән Гарипова Гашия -13 183 л.

     Шәхси хуҗалыкларның малларына хөкүмәт тарафыннан узган ел 438 мең  сум субсидия  бирелде.

     Биләмәдә 3 гаилә фермасы эшләп килә. Сарыкчылык буенча эшләүче Галиахметов Илшат хуҗалыгыда бүгенге көндә 50 баш мал, мөгезле эре терлек буенча эшләүче Гараев Радикта 8 савым сыер, 6 тана, кортчылык буенча Шакиров Фиргаттә 50 баш умарта  бар. Гараев Радик “Лизинг-грант “ программасында катнашып МТЗ тракторы алды. Шунысында әйтергә кирәк

 24 баштан ким булмаган савым сыеры асраучыларга хәзер 1 млн. сум субсидия бирелә.

     Авыл жирлеге буенча  барлыгы 12 фермер хуҗалыгы , 7 шәхси эшмәкәр исәптә тора.

    Биләмәдә “ ООО Сабаның 1нче номерлы филиалы”,” ТАТМИТ Агро”

филиалы  урнашкан. “ТАТМИТАгро”да барысы 36 кеше эшли ,13 мең дунгыз үстерелә. ООО  Сабаның  ”Кибәче “бүлекчәсендә 76 кеше эшли, 1340 баш мөгезле эре терлек бар. 1 сыерга 497 кг сөт савыла. Яшь малларның үрчеме уртача тәүлеккә 700 гр. туры килә. Дәүләткә көн саен 6100 кг сөт сатыла.

Чәчүлек җирләре - 2799  га исәпләнә. 1гектардан -28,4 ц уныш жыйналган.  Хезмәт хаклары айныкын айга вакытында биреп барыла, тоткарлык юк. Уртача хезмәт хакы 12 200 сум. Эшчеләргә хезмәт хакы хисабына 928  ц печән, 842 ц икмәк бирелгән. Пай җирләре өчен халыкка 826 ц арпа бирелгән. Быел Төбәкт сөтчелек фермасында 2 млн 215 мең 575 сумлык төзелеш эшләре башкарылды, бозаулар һәм таналар торагы ремонтланды.

 

                                                 Зиратлар торышы

         Авылларыбызның изге урыны булып саналган зиратларның торышына килгәндә узган ел игътибар зур булды. Ел саен май айларында җәмәгатьчелек көче белән корыган вә ауган агачлардан чистарту, чүпләрен тырмалап түгү үзенә күрә бер традициягә әйләнде. Бу эштә мәчет картлары авылыбыз муллалары башлап йөрүчеләр. Ләкин кара урманны хәтерләтүче зиратларыбызның торышы мәчет бабайларын да,  җирле үзидарәне дә борчый иде. Шуңа күрә бу мәсәләгә җитдиерәк якын килергә булдык. Бабайлар  белән сөйләшеп киңәшкәннән соң, Олы Кибәче авыл зиратын чистарту өчен 4 егеттән торган бригада оештырылды (Гайнанов Фәһим, Ситдиков Зөлфәт, Харисов Дилүс, Мулләхмәтов Илхам). Алар ноябрь аенда 17 көн давамында күләмле зур эш башкардылар.

      Кыскасы, зират үсеп утыручы агачлардан тулысынча арындырылды. Соңыннан  авыл ир-егетләре белән берлектә өмә оештырылды. Шулай ук шәхси хуҗалыкларындагы техника тотучы егетләрнең “Камаз” машиналары белән Шайхразиев Рафис, Каримов Рафил, үзе төяшле МТЗ тракторлары белән Галиахметов Илшат, Шафиков Ирек, Хадиев Мөгтасим, ЮМЗ тракторы белән Зиннуров Алмазлар ярдәмгә килделәр. Шулай ук авылдашыбыз Шафиков Рифкат абый  автокран һәм үзе төяшле трактор белән булышты. Бу изге эштә ООО “Саба” “Кибәче” бүлекчәсе җитәкчелегенең дә хезмәте күп булды. Агачлар тиешле урыннарга урнаштырылды.

          Шулай ук безнең җирлеккә кергән Төбәк авылы зиратында да халык белән күмәк рәвештә көз көннәре 2 атна дәвамында шушындый ук зур эш Кадиров Гильметдин абый җитәкчелегендә башкарылды һәм җәйгә чыккач төгәлләү күздә тотыла. Төбәк авылы зиратында актив эшләүчеләр (Шакиров Фиргат, Нургалиев Юлдаш, Сабиров Тимершаех, Исмагилов Фиргат, Вилданов Наил, Хайруллин Рамил, Хадиуллин Газинур, Корбанов Халим, Шириев Наил,  Мингазов Хәсәннәр) Бу изге эштә үзләреннән зур өлеш керткән егетләргә җирлек исеменнән чиксез рәхмәт белдерәм.

        Кече Кибәче авылы зиратын һәм мәчетен төзекләндерүдә һәм күп кырлы эш башкаруда үзеннән зур өлеш кертүче Гарипов Гараф абыйны атамый мөмкин түгел.  Шулай ук Олы Кибәче авыл мәчете имамы Рәис хәзрәтнең дини мәсәләләрдәге хезмәте  һәм мәктәп, балалар бакчаларына, ятим һәм авырып китүчеләргә матди ярдәм күрсәтүе өчен бик зур рәхмәт.

 

                                           Агач утырту (Экология)

     Авыл территориясен яшелләндерү йөзеннән Олы Кибәче авылы Ф.Энгельс урамы буена 300 метр аралыкка  80 төп нарат үсентеләре утыртылды ,бу эшне учреждение хезмәкәрләре белән күмәк рәвештә башкардык.

 

 

                                Янгын куркынычсызлыгы

      Халык һәм халык хуҗалыгы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

      2014 нче елда  җирле үзидарә биләмәсендә янгын чыгу очрагы теркәлмәде.

       Бер янгын сүндерү машинасы бар, янгын сүндерүдә җаваплы Юзеев Георгий (тел.89874104736). Машина төзек, җылы гараҗда тора, янгын сүндерү җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән.  

       Шулай ук җирлектә 19 янгын гидранты бар, барысы да эшли торган хәлдә, даими тикшерелеп, килү юллары чистартып торыла. Урынын белү өчен һәр гидрант янындагы таш электр баганаларына табличкалар куелды.

 

      

 

                                                     Йорт-җирләр

      Безнең җирлектә йорт-җирне рәсмиләштерү эше дә уңышлы гына дәвам итә. Бүгенге көнгә барысы 334 йортның документы бар, 22 йортның нотариуста эше ачылган,рәсмиләштерү бара, ә 26 йортка өйләрен документлаштырырга кирәк .

      Искәртеп үтәбез: хуҗасыз йортларны авыл җирлеге үзе рәсмиләштерә башлады. Кыскача әйткәндә, выморочной имущество, ягъни хуҗасы үлгәннән соң мирасчылары калмаган йортлар булып рәсмиләштереләчәк. Узган ел шундый 2 хуҗалык рәсмиләштерелде.

       2014 елда җирлектә 2 яңа йорт төзелде. Төрле программалар буенча 3 гаилә чиратка басты. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын тораклы итү программасы буенча 1 апага Сабадан фатир бирелде.       

 

                                                     Почта хезмәте

      Безнең биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Ул ай саен халыкка пенсия, пособие, вакытлы матбугат, субсидияләр тарата. Газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен акча жыйный. Шулай ук терминал   хезмәте күрсәтелә башлады.

      Вакытлы матбугатка язылуга план 540 данә булып, ул 608 итеп үтәлгән. 113%.

Районыбыз гәҗите ”Саба таңнары”нда безнең өчен кирәкле булган мәгълүматлар, карарлар, яңалыклар бастырылып барыла. Һәр берегезгә бу гәҗиттәге язмалар белән танышып баруны  киңәш итәм.

 

     Шулай ук Олы Кибәче авыл җирлегендә  антеннасы утыртылып социаль WI – FI  эшли башлады. Бу яхшы элемтә белән тәэмин итү өчен югары тизлекле интернет дигән сүз һәм IP телевидение тоташтыру мөмкин булачак . (Районда 9  зур авылга куела. Татарстан буенча 13. 600 авыл тоташачак. Бу заман тәлабе һәм бүгенге көндә мөһим әйбер.)

 

                                         Сәүдә.

       Халыкка сәүдә  хезмәте күрсәтү буенча 8 шәхси кибет эшли. Шуларның 7 се ашамлыклар һәм төрле кирәк-яраклар сата, 1 се хуҗалык товарлары белән сәүдә итә. Кибетләргә икмәк   Икшермә,  Шәмәрдән пекарняларыннан кайта.   Кибетләрдә көндәлек куллану  товарлары халыкның соравы  буенча даими рәвештә яңартылып торыла. Халыкның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын саклау максатыннан кибетләрдә даими тикшерүләр үткәрелә. Соңгысында спирт катнашмалы продукцияләрнең  сатылу-сатылмавы тикшерелде һәм андый эчемлекләрнең киштәләрдә булмавы ачыкланды.

                                   

 

                                         Юллар төзү

       Җирлегебездә авыл юлларын яхшырту программасы буенча эшләр дәвам итә. 2014 елның җәйге чорында Олы Кибәче авылы  Ворошилов урамына узган ел авыл җирлеге откан 1 млн сумлык грантка 2 урамны тоташтыручы күпер һәм 214 м. озынлыкта вак таш юл салынды. Шулай ук бу урамга яңадан Дәүләтебез тарафыннан 600 мең сум акча бүленеп  200 метр озынлыкта таш юл җәелде. (ЩПС юл)

     Быел исә шулай ук Төбәк авылына тулысынча асфальт юл салынды. Ул 2 км. да 600 м. озынлык тәшкил итә һәм 51 миллион 300 мең сумлык юл булды. Бу юл Төбәк авыл халкы өчен зур шатлык һәм сөенеч.  Күпер һәм юл салу эшләрен сыйфатлы итеп ПМК “Мелиорация”се һәм “Татавтодор” Саба филалы оешмалары башкардылар. Аларга халыкның рәхмәте чиксез зур.

     Урам юлларын кардан чистарту өчен Кибәче филиалы белән килешү төзелде, ел саен акча күчереп барыла.  Юлларны карау, кардан чистарту өчен җирлек бюджетыннан   22 000 сум акча тотылды.

                                             Референдум

         2014 нче елның 30 нчы ноябрендә Олы Кибәче авыл җирлеге гражданнарының  үзара салым җыю буенча җирле референдумы үткәрелде. Референдумда 801 сайлаучының 695е тавыш бирүдә катнашты . Бу-86,77%, шуларның 651сайлаучы “әйе” дип – (бу -93,67 %), ә 44 сайлаучы “юк” дип тавыш бирә (6,33%). Шулай итеп, Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча үткәрелгән җирле референдумда күпчелек уңай тавыш бирде  һәм 801сайлаучыдан 80100 сум акча җыелып банкка счетка салынды. Дәүләтебез тарафыннан авыл җирлекләренә ярдәм йөзеннән тапшырылган бу сумма яңадан 4 кә тапкырлана. Бу 320 400 сум тәшкил итә. Шулай итеп, референдумга куелган мәсәләләрне чишү өчен өстәмә мөмкинлек бирелә , ягъни бу сумма авыл җирлеге территориясен төзекләндерү өчен тотылачак.                    ( - благоустройство территорий населенных пунктов, - строительство детской площадки).

 

   2014 нче елның ахырында  җирелегебезнең эш нәтиҗәләре һәм еллык күрсәткечләре буенча  Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тарафыннан   “Шевроле – Нива” машинасы   һәм диплом тапшырылды. 

                     

      Хөрмәтле авылдашлар! Күргәнегезчә, Олы Кибәче авыл җирлегендә эшләнгән эшләребез бик күп,авылларыбыз зурая , матурая, ләкин һәр яңа көн үзенең яңа бурычларын, яңа проблемаларын куюын да онытмаска кирәк.

     Бергә булсак, бердәм булсак планлаштырган эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышанам.

 

     Барыгызга да   иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим.

Еллар тыныч, имин булсын.

 

                                        Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

  

 

                                                                                     22.01.2015

Последнее обновление: 23 января 2015 г., 14:35

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International