Отчетный доклад о деятельности Староикшурминского сельского поселения за 2016 год / Иске Икшермә авыл җирлегенең 2016 ел эшчәнлеге турында отчет доклады

Иске Икшермә авыл җирлеге Советының

2016 елгы   эшчәнлеге турында  отчеты.

 

                     Хөрмәтле Президиум, хөрмәтле авылдашлар! 

        Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иске Икшермэ авыл җирлеге Советының Уставы нигезендә, бүген Сезнең тарафка  авыл җирлеге Советының 2016 нче елдагы эшчәнлеге турында отчет тәкъдим  ителә.

Иске Икшермә авыл җирлеге биләмәсендә барлыгы 388 хуҗалыкта 842 кеше яши, шулардан  Иске Икшермэ авылында  214 хуҗалыкта   474 кеше, Татар Икшермәсе авылында 117 хуҗалыкта    277 кеше, Өчнарат авылында  57 хуҗалыкта     91 кеше яши.  Аларнын  422 ир-атлар, 420 хатын-кызлар, 317 пенсионерлар, 3 яшьтән үк инвалидлар,  238 эш яшендәге кешеләр, шуларнын  79 крестьян фермер хуҗалыгында хезмэт курсэтэ, 16 читтә эшләүчеләр.  Шул ук вакытта күрше торак пукнтлардан безгә килеп эшләүчеләр дә бар. 7 яшькә кадәрге балалар саны – 55, 35е генэ балалар бакчасына йөри, мәктәп яшендэге балалар саны -86, Яшьләр арасыннан  17 кеше югары, махсус уку йортларында укыйлар.

2016 елда безнең җирлектә 7 яна гаилэ теркэлде, 3 аерылышу булды, 10  бала туды,  16 кеше вафат булды.  

 

 

Бюджет

     Безнең авыл җирлегенә  3 млн  95 мең  сум бюджет каралып, ул 3 млн 367 мең итеп  үтәлде.  Кергән доходлар (слайдларда күренә)

 

                                                    начисление                          үтәлеш

 

  Мөлкәт налогы                     63    000                         54  000 сум

  Җир налогы                          564  000                        671 000 сум

  Подоходный налог               274  000                        286 000 сум

Җирле керемнән тыш, авыл җирлегенең тормышын тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан 1млн 987 мең сум субвенция бирелде.

           2016 елда авыл җирлеге бюджетыннан 3 млн.367  мең сум акча тотылган. Шуның эченнән хезмәт хакы түләү өчен 1млн 123 мең сум. Урамнарны яктырту, урам юлларын ремонтлау, кардан чистарту, тигезләү  өчен 1млн. 573 мең сум акча тотылды.  

          Салымнар – җирлегебезне яшәтүче, киләчәккә планнар корырга ярдәм итүче төп чыганак булып тора.Кызганычка каршы, җир һәм мөлкәт налогын түләмәүчеләр дә бар.  Түләп бетермәүчеләрнең исемлеген экранда күрәсез.

    

Узарасалым.

 Узара салым акчасы 2016 елда 198 600 сум жыйналды. Шуна Татарстан бюджетыннан 794400 сум остэлеп барлыгы 993 мен сум тэшкил итте.

Жыелган акчага 3 авылда да урам юлларына щебенка жэелде.

 

 

Наименование населенного пункта

Сумма средств самообложения граждан подлежащая взносу по референдумам

Фактически внесено

Отклонение  (стр.5-стр.2)

ВСЕГО

в том числе

ВСЕГО

в том числе

 27.03.2016 года

20.11.20016 года

 27.03.2016 года

20.11.20016 года

 

1

2

3

4

5

6

7

8

1

Старая Икшурма

255140

110100

145040

251070

110100

140970

-4070

2

Татарская Икшурма

152090

68100

83990

149130

68100

81030

-2960

3

Три Сосны

45560

20400

25160

45190

20400

24790

-370

 

Итого по поселению

452790

198600

254190

445390

198600

246790

-7400

 

 

                 

 

Мэгэриф.

Авыл җирлегендә 1 урта  мәктәптә, ике балалар бакчасында балалар тәрбияләнәләр һәм белем алалар.

Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы Байкиев Кави Салим улы исемен йортүче Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбендә  Татарстаннын 11 районынан, Казан шэхэреннэн  хэм Киров өлкәсеннән 205 укучы белем ала. Алар бөтен шартлары тудырылган интернатның 3-4 кешелек бүлмәләрендә яшәп укыйлар. Мәктәптә  укучыларның сәламәтлеген саклау өчен барлык шартлар да тудырылган: медицина кузэтуе, 5 вакыт ашау, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү укучыларнын саулыгына унай йогынты ясый.

Укыту- тәрбия эшендә  78 кеше хезмәт күрсәтә.

Югары белемле 25 укытучы укучыларга яңа технологиялар белән тәэмин ителгән кабинетларда аң-белем бирәләр. Аларнын тырышлыгын аклап бугенге кондэ предмет олимпиадаларынын район этабында 19 призлы урын яуланды. Мәктәптә 14 тәрбияче, өстәмә белем бирү педагоглары укучыларны тәрбияләү, хәрби-патриотик күнекмәләр тудыру өстендә хезмәт куялар.  Мәктәптәптә бу өлкәдә 9 түгәрәк эшли.

Укучыларыбыз Республикакүләм “Победа” хәрби-патриотик ярышында 1нче  урын яулап дипломга лаек булдылар.

Август аенда Икшермэ мэктэбе командасы  Волгоград  шэхэрендэ уздырылган “Жину 2016” Россия кулэм ярышынын призлы урынга лаек булды.

2016 елда мәктәпнең бюджеты 31168624,07 мең сум итеп үтәлде. Укытучыларның уртача хезмәт хакы 19963,68 сум тәшкил итте.  Бер балага белем бирү 148422сумга төшкән, былтыргыдан 3201 сум артыгырак тотылган.

     Мәктәп коллективы үзе дә җәмәгать эшләрендә  бик актив катнашып килә. Авыл җирлегендә башкарылган бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый.

      

Ике авылда урнашкан балалар бакчаларында 35  бала тәрбияләнә. Иске Икшермә балалар бакчасына  22 бала йори, узган ел 20 бала йөргән иде.  Ата-аналар  взносы  785 691 сум җыелды. Бюджетта 3 млн. 232 мең  сум акча каралган булган,  2 млн. 768 мен тотылган, үтәлеш 85,6%. Балаларның еллык йөреше  саны Иске Икшермэ авылы буенча – 4837 Татар Икшермэсе авылы буенча 2404 тэшкил итэ, уртача йореш 16 хэм 8 бала туры килә.

 Бюджеттан  балалар бакчасында бер баланы тәрбияләү  өчен елга 78299 сум акча бүленгән (85780-2015г.).  Хезмәткәрләрнең  уртача хезмәт хакы 15794 сум тәшкил итә. 

 

Мэдэният.

 

 Мәдәният халыкның  рухи  сәламәтлеген ныгытуда, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан  тәрбияләүдә  әһәмиятле урын алып тора. Җирлектә  1 мэдэният йорты, 2 клуб һәм 1 китапханә эшли.

  2016 нче елда халыкка мәдәни һәм рухи тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып барылды. Ел  дәвамында күп төрле мәдәни чаралар, бәйрәм кичәләре, концертлар үзенчәлекле итеп  үткәрелде.     Шулай ук җирлегебездә   “Нәүрүз” , Сабан туйлары, Җиңү бәйрәме, әниләр, өлкәннәр көне, яңа ел кичәләре һәм башка бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә. Мәдәният йортларында барлык мөмкинлекләр булдырылган.

2016елда Иске Икшермэ мэдэният йортына капиталь ремонт эшлэнде, яна мебель кайтты. Татар Икшермэ, Оч Нарат авыл клублары тозеклэнде.

Мәдәният йортларында ел барышында 249 чара үткәрелеп,  6400 кеше катнашкан.

  Иске Икшермэ авыл китапханэсе.

  Китапханәләр  рухи яктан аралашу, үзара аңлашу, фикер алышу үзәге буларак, китап  укучыларның иҗади мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачуны, шәхес буларак формалашуга булышуны, максат итеп куя. 

     Иске Икшермә авыл китапханәсе фондында барлыгы 13600 китап бар. Китапханәдән 631 кеше файдалана. 2016 елда 222 данэ яна китап кайткан, 9 исемдә газета, 15 исемдә журнал алдырылган, 580 китап хэм 310 данэ газета – журнал таушалу сәбәпле гамәлдән чыгарылган.

Иске Икшермә авыл китапханәсендэ Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата башлангыч сыйныф укытучылары белэн берлектэ Тукай шигырьләре буенча рәсем конкурсы, “Шигъри викторина”, шигырьлэрен сэнгатьле итеп уку буенча конкурслар үткәрелде. Өчнарат авыл клубы китап биру пунктында «Без Тукайлы халык» әдәби сәгате үткәрелде, «Тукай иленә сәяхәт» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 2016 ел Россиядэ кино елы унаеннан, Читай кино!» халыкара акциясе кысаларында, Габдулла Тукайның «Тылсымлы сәхифәләр» шигырьләр җыентыгы буенча эшләнгән мультфильм күрсәтелде.

“2016 ел -Татарстанда Су саклау зоналары елы” исеме астында даими эшләп килүче китап күргәзмәсе эшләп куелды , күзәтү ясалды. «Туган ягым чишмәләре» темасына экологик дәрес уздырды.

Олкәннәр көненә карата чәй табыны артында «Тормыш яме хатын-кыз» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде, Халыкара әниләр көне уңаеннан «Ак яулыклы әниләр» ял кичәсе үткәрелде.

 

Спорт.

Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт чаралары уздыру яшь буынга  сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый.   Ел дәвамында спортзал эшли.  Җирлегебездә  волейбол, мини футбол, бадминтон белән шөгыльләнәләр  һәм  массакүләм спорт чараларында актив катнашалар. Шулай ук бу олкэдэ хэрдаим ярдэм кулы сузучы спонсорларыбызны эйтми булмый. Миннебаев Рамиль спортка кызыксыну арттыру максаты белэн курше районнары яшьлэр арасында корэш ярышлары уздырып, кочлэрен сынады. Жинучелэрне акчалата булэклэде.  Хэр ел Сабантуйда  топ спонсорлары булып  Миннебаев Рамиль хэм Миннебаев Рэшит спортнын корэш торен  кутэругэ зур коч куялар.

Спорт олкэсендэ яшьлэрнен унышлары да бар. Бугенге кондэ мини-футбол ярышында Икшермэ командасы районнын ботен командалары белэн ярышып жинугэ ирешеп килэлэр. Аларга алга таба да унышлар телибез.

 

 

 

Медицина.

 

Халыкка медицина хезмәте ике акушерлык пунктында  оештырыла. Профилактик чараларны медицина хезмәткәрләре план нигезендә алып баралар, халык алдында чыгышлар ясыйлар. Фельдшер-акушерлык пунктлар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәр кешенең физик һәм психик сәламәтлеген тәэмин итүгә,саулыгын югалтканда  медик –социаль булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән торле характердагы чаралар берлеге ул.  Безнең җирлектә 1  табиблык амбулаториясе һәм 1 фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен тиешле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, 1санитар машинасы бар. Ел дәвамында терапевтка 5380  , стоматологка  3132 кеше мөрәжәгать иткән. 410 кеше диспансеризация узды.

 

 

Социаль яклау.

Җирлектә яшәүче халыкны социаль яклау, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм оештыру район социаль яклау идарәсе белән берлектә алып барылды.   Иске Икшермэ  авыл жирлегендә 30 тыл ветераны, 32 хезмәт ветераны, 160 инвалид, 12 тулы булмаган гаилә, 8 куп балалы гаилә, 317 олкән кеше яшиләр. 2016елда 8 кешегә социаль яклау идарәсе аркылы 31мен. сумлык ярдәм күрсәтелде, инвалидларга коммуналь хезмәтләр түләү өчен 1млн. 223 мен. сум субсидия бирелде.

            

2003 елдан  Иске Икшермэ авылында “Тургай” балалар социаль приюты эшләп килә. Анда бүгенге көндә  авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдән балалар тәрбияләнә. 25 балага  исәпләнелгән урынга 2016 елда  барлыгы 73 бала кабул ителде. Шуларнын 36 Саба районныннан, 37 Татарстаннын башка районнарыннан. 24 бала социаль куркыныч гаиләдән, авыр хәлле семьяда калучы балалар саны 49. Уртача балаларның реабилитация узу вакыты 4-5 айга сузыла. Бер елдан артык тәрбияләнүче балалар  юк. 2016 елда барлыгы 99 балага    педагогик, психологик, медицина хезмәтләре   күрсәтелде, балалар белән төрле тәрбия чаралар үткәрелде, тугэрэклэр эшлэп килэ.

 2016 елда учреждения бюджеты 16 млн. 866мен 316 сум, 09 тиен, уртача хезмәт  хакы  21531,74 сум тәшкил итте.

“Тургай” балалар приютында куп кенә хужалык эшләре дә башкарылды, мәсәлән: куян фермасынын тубэсе хэм коймалары тозеклэндерелде, санузеллларга ремонт ясалды, стационар булектэ булмэ ишеклэре алыштырылды.

2016  ел дәверендә 546214,35 сум күләмендә ремонт эшләре башкарылды.

Башкарылган эшләр приютта тәрбияләнүче балаларның тормышын яхшырту, иминлеген саклау максатыннан эшләнә.

 2016 елда мәгариф хезмәт курсэту (мәктәпкәчә һәм өстәмә белем)  очен лицензия алынды.

 

- приютта “Умелые руки”, “Волшебница”, “Изонить”, “Наш друг-компьютер”, “Народная медицина”, “Сладкоежка”, “Радуга” тугэрэклэре эшлэп килэ.

 

Бюджет оешмаларында энергетик ресурсларны  файдалану нэтижэлэре тубэндэге. Газ толышы буенча кадет мэктэбендэ яна спортзалга остэмэ 19811куб.м. га кубрэк ягылды.  Мэдэният йортында  ремонт белэн бэйле 81 куб.м артык  ягылган. Татар Икшермэ клубында  2015 елда клуб модире булмау сэбэпле Балалар приютында  котельныйда площадь арту сэбэпле газ 6584 куб.м.га кубрэк тотылган.

 

           Урамнарны яктырту өчен  бюджеттан 32471кВт  ка- 189,9  мең сум акча тотылды. Узган елга караганда 5423 квт электроэнергия экономияләнгән.

          

Торак пунктларны су белән тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын  урнаштыруны авыл җирлеге белән килешү нигезендә күптармаклы Саба торак-коммуналь хуҗалыгы оештыра. 

          2016 елда су белән тәэмин иткән өчен 451634 сум акча исәпләнгән, 467949 сум түләнгән, көнкүреш калдыкларын җыйнаган өчен 327397 сум исәпләнгән. Туләнеш 327838 сум. Шул ук вакытта әле даими коммуналь хезмәтләрен түләмәүче гаиләләр бар. Әҗәтләре булган гаиләләрне хезмәт күрсәтүче оешма судка бирә, бу гаиләләргә суд чыгымнарын да түләргә туры киләчәк. Бу кешеләрнең исемлеген экраннарда күрә аласыз.

   

 

Биләмәне җыештыру яздан башланып, ул көз буена дәвам итә.

Зур суммадагы штрафлардан котылу өчен, безгә булган чүпләрне төрләргә аерып, чери торганын тирестә черетеп, янмый, череми торганнарын коммуналь хуҗалык машинасына төяп озатырга ияләнергә кирәк.

   

          Безнең биләмәдә: «Мухаметшин» фермер хуҗалыгы урнашкан. Фермер хужалыгынын эш курсэткечлэре куанычлы. 2016 елда крестьян-фермер хужалыгы уз кочлэре белэн 200 башка исэплэнгэн бозаулар тудыру торагы сафка бастырды. Бугенгесе кондэ бозаулар жылы торакта.  Хуҗалыкта  79 кеше хезмәт күрсәтә, уртача хезмәт хакы –21142 сумга туры килә, 2015 елга караганда 1947 сумга артты. 2016 елда 24302 ц. (2014елда-25243) уңыш җыйнап алынды, 1 гектардан чыгыш 28.6 центнер. Бер елга 41181 центнер сөт савылды, узган елга караганда 6318 центнерга күбрәк (бер сыерга 9359 литр туры килә). Барлыгы 2174 центнер ит житештерелде. 1 көнгә үсеш уртача – 806гр.

            Авылда яшэу дэрэжэсен билгелэуче топ фактор терлекчелек. Билэмэдэ бер гаилэдэ 8, очэр сыер асраучы гаилэлэр бар. Сыер малын куплэп асраунын топ сэбэбе соткэ чагыштырмача бэя югары булу. 2016 елда шәхси хуҗалыклардан 4 млн 766 мен сумлык 2628 ц. сөт жыйналды.  Узган елга караганда 414ц.га  кубрэк.

 Авыл җирләрендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт тарафыннан  зур  игьтибар бирелә. Шәхси хуҗалыкларны устерүнең әхәмияте арта бара. 2017елның  1 гыйнварына 265 баш мөгезле эре терлек, ш.э. 96 баш сыер, 298 баш сарык малы  тәшкил итә.(68 кэжэ)  Авыл хужалыгы министрлыгы тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бер сыерга 3000, бер кэжэ башына 1000 сум күләмендә акча бирелде.Барлыгы 353 мен тэшкил итте.

           Безнең биләмәдә 5 хуҗалык яңа төзелеш эшләре алып баралар: Иске Икшермәдә –2 йорт , Татар Икшермәсендә - 1, Өчнаратта – 2.

Авыл җирендә шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар булдырылган.  2016 елда авыл җирлегендә яшәүчеләр 970 мең сум кредиттан файдаланганнар. Авыл хуҗалыгын үстерүгә бирелә торган кредитларның процентлары югары булу сэбэпле, бу төр кредитларны алучы кимеде.

          Җирлектә шәхси эшмәкәрлекне үстерү буенча 2014 елда программа кабул ителде. Бугенге көндә биләмәдә 13 шәхси предприятие эшләп килә.  Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү эше  8 шәхси кибеттә оештырыла. Кибетләргә көндәлек кирәк товарлар кайтып тора.Яшьләр арасыннан эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче юк диярлек. Республика күләмендә төрле грантлар булдырылды.  Биләмәдә сәләтле яшьләр күп,  әгәр җирлектә шәхси предприятие ачырга уйлыйсыз икән, без кулдан килгәнчә булышабыз. Авылларда буш торучы биналар бар, аларны файдалану буенча тәкъдимнәрегез белән чыксагыз иде.                        

        Жирлегебездэ зур тозелеш эшлэре дэ алып барылды. Иске Икшермэ авылында  берничэ  хужалыкны су басу сэбэпле киров урамындагы купер сутелеп яна купер салынды. Татар Икшермэсендэ ПМК “Мелиорация “ ярдэмендэ плотина тозелеп  тапшырылды.

 

 

 Авыл жирлеге халкынын ботен ихтыяжлары, кызыксынуларын, яшэу тэлаплэрен истэ тотып Оч Нарат авылында мэчет тозелу эшлэре алып барыла. Бугенге кондэ        спонсорлар          ярдэме        белэн мэчетнен стеналары кутэрелде тубэ ябу остендэ эш алып барыла.

 

Жирлегебездэ зиратларны тәртиптә тотуга да зур әһәмият бирелә.  Яз-көз айларында өмәләр үткәрелә.  Жэй айларында халык коче белэн мэчеткэ жыелган сэдака акчаларына Иске Икшермэдэ татар зираты коймалары янартылды. 

Татар Икшермэсендэ Хасаншина Светлана чишмэ тозеклэндеругэ коч куйдылар.

Яз-козайларында омэлэр уткэрелеп, елга буйлары агач куаклардан арындырылды, чистартылды.

Авыл җирлеге эшчәнлеген бу отчет белән генә күрсәтеп бетереп булмый. Башкарылган эшләр белән беррәттән, эшлисе эшләребез дә күп. Сезнең белән берлектә эшләгәндә генә без уңай нәтиҗәләргә ирешербез дигән теләктә калам.

 

Барыгызга да   иминлек, тынычлык, сәламәтлек телим.

 

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

Последнее обновление: 27 января 2017 г., 07:29

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International