Отчетный доклад о деятельности Шикшинского сельского поселения за 2015 год

 Шекше авыл җирлеге Советының 2015 ел эш

                                                           нәтиҗәләренә отчеты.

 

 

        Хөрмәтле авылдашлар. Хөрмәтле Рәис Нургалиевич, Расих Рахимзянович районыбыз җитәкчеләре. Бүген 27 нче гыйнвар безнең Шекше авыл җирлегенен 2015 ел эшенә отчет.

       Хәзер мин сезне җыенның көн тәртибе белән таныштырып китәм:

  1. Шекше авыл җирлеге үзидәрәсенең отчеты.
  2. Узган ел җыенда гражданнар тарафыннан әйтелгән үтенечләрнең үтәлеше турында информация.
  3. Участок полициясе  отчеты
  4. Сораулар,тәкъдимнәр.

        Безнең Шекше авыл җирлегенә Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авыллары керә. Барлыгы 281 хуҗалык исәпләнә. Шекшедә - 104;  Алан-Елгада - 100; Сәрдәдә- 77. Шушы 3 авылда бүгенге көндә 819 кеше яши. Шулардан: пенсионерлар- 185 кеше; эшләүче пенсионерлар – 7 кеше. Инвалидлар – 63 кеше. Шуның эченнән: тумыштан инвалид 10 кеше. Эшләүче инвалидлар 8 кеше .

    Барлык халыкның 408 се хатын-кызлар, бала табу яшендәгеләр 122

Ирләр- 411, олыгаеп өйләнмәүчеләр 32

Җирлектә эш яшендә  423

Авыл хуҗалыгында 98

Бюджет сферасында 68

Читтә 193 кеше эшли

КФХ 2

Авыл җирлегендә 7 яшькә кадәр­­­­ ­­­­66 бала исәпләнә

Балалар бакчасында 40

Укучы балалар 88, шуның эченнән Шекше мәктәбендә 19 укучы.

Студентлар- 56 кеше.

2015 елда 17 бала  дөньяга килде. Алдагы ел белән чагыштырганда - 6 балага күбрәк.Үлүчеләр саны 14 кеше. Алдагы ел белән чагыштырганда шул ук..

Гаилә коручылар- 7. Алдагы ел белән чагыштырганда – 2 парга ким.  Аерылышу- 1

     Авыл җирлегендә халыкка 5 кибет, 2 детсад, 2 клуб, 1 мәктәп, 2 медпункт, 1китапханә,1элемтә бүлеге хезмәт күрсәтә. Берсе Сәрдәдә өйдә.

     Шекше авыл җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген Устав нигезендә алып бара. 2015 елда авыл җирлеге утырышлар һәм җыелышлар Уставта каралган срокларда үткәрелеп барылдылар. Көн тәртибендә барысы 48 мәсьәлә каралды. 539 кеше мөрәҗәгать итте : шуның эченнән белешмә  бирелде 464 кешегә, язмача 11 гариза, телдән мөрәҗәгать итүче 64 кеше.

           

                                                           Мәктәпләр

 

       Безнең Шекше авыл җирлегендә балаларга белем бирү буенча 1 урта мәктәп хезмәт күрсәтә.Шекше урта мәктәбендә бүгенге көндә 68 бала белем ала. Шекше, Алан-Елгада 48, Сәрдәдән йөреп укучылар саны 25. Чагыштыру өчен : узган ел 73 бала иде. Мәктәбебездә укучы балалар саны елдан-ел кимүгә таба бара. 2015 уку елында мәктәбебез урта мәктәп түгел, гомуми төп белем бирү мәктәбе генә булып калды. Мәктәбебезне саклап калу өчен балалар санын киметмичә,  әле үзебезнең мәктәпнең дәрәҗәсен югары баскычка күтәрүдән дә тора. Тирә-якта югары сыйфатлы белем бирү мәктәпләре ачылу да моңа тәэсир итми калмады. 2015 елда шундый мәктәпкә 19 укучыбыз укый.

    2015 елда   мәктәбебездә 16 миллион сумлык  капиталь ремонт башкарылды. Мәгәриф системасында һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү системасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары сизелерлек артты. 2014 елда уртача 22474 сум тәшкил итсә, 2015 елда 23482 сум. Мәктәпнең бюджеты каралды  13 милл 083 мең сум , үтәлеше 2015 елда 12 милл.878 мен 72 сум, 1 укучыга акча тотылышы 192397 сум.

  

 

 

     Детсадлар

 

     Әлбәттә балаларыбыз мәктәпкә кергәнче иң беренче белемнәрен балалар бакчаларында алалар. Җирлектә 2 балалар бакчасы эшләп килә. 2 балалар бакчасында бүгенге көндә 40 бала тәрбияләнә. Шекшедә – 31 бала . Аларга 3 тәрбияче хезмәт куя. Сәрдәдә - 9 бала бар. Аларга 1  тәрбияче хезмәт куя. Балаларның бакчага йөрүе уртача : Шекшедә 6066 дето дней, уртача 22 бала туры килә. Сәрдәдә 2589 дето дней,уртача 8 бала туры килә.

   Балалар бакчаларының бюджетына килгәндә - түбәндәгегә :

     Бюджет каралды Шекше балалар бакчасы – 3 млн 087668 сум, үтәлеш 2 млн 498137 сум.

      Бюджет каралды Сәрдә балалар бакчасы - 1 млн 947611 сум, үтәлеш 1 млн 524904 сум

    1 балага акча тотылышы:

             Шекшедә -  113551 сум.

             Сәрдәдә - 190613 сум.

   Балалар бакчасына йөрүче балаларга барлык шартлар тудырылган, ашауның сыйфаты яхшы.

 

    Мәдәният, клублар эшчәнлеге.

    Шекше авыл җирлегендә халыкка 2 мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Культура йортларыбыз ел дәвамында халыкка культура хезмәте күрсәтүдә планлы эш алып баралар. Мәдәният йортында үтүче чараларда халык теләп катнаша,район күләмендә үтүче смотор- конкурсларда чыгыш ясаучыларыбыз да бар. Шекше мәдәният йорты каршында “Зиләйлүк” фольклор ансамбленең оешуына 5 ел тулды, кечкенә генә юбилеен билгеләп үтте, өлкән яшьтәге апаларыбыз бик теләп шушы ансамбльдә катнашып, районыбыз сәхнәләрендә үзләренең чыгышларын күрсәтәләр. 2015 елда безнең җирлектә мәдәният хезмәткәрләренең 2 семинары, 1 мәдәният бәйрәме үткәрелде. Җирлектә һәр атна саен мәдәният йортларында, клубларда  шимбә, якшәмбе көннәрендә яшьләребез өчен дискотекалар оештырыла. Ел дәвамында бәйрәм саен мероприятиеләр концерт-театрлар куела.  Сабантуй, нәүрүз, Җиңү көне, яңа ел бәйрәмен үткәрүдә даими ярдәм күрсәткән ООО “Эзмә сөтчелек комплексы”  җәмгыятенә, һәм узебезнен барлык булышкан якташларыбызга  зур рәхмәтемне җиткерәм.

Кыскасы җирлектә Шекше, Сәрдә клубларында халкыбызның буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен бөтен яктан да мөмкинлекләр тудырылган. Мәдәният хезмәткәрләреүзләренең эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар.

     Авыл җирлегендә урнашкан 1 авыл, 1 мәктәп китапханәсе халыкка үзенең хезмәтен күрсәтә. Китапханәдә ел дәвамында төрле әдәби чаралар, китап күргәзмәләре, бәйгеләр оештырыла. 22 төрле газета-журнал килә. Барлыгы 12588 китап бар. Китап фонды яңа китаплар һәм газета-журналлар хисабына тулыландырыла. Библиотекаларда  китап укудан тыш интернет челтәреннән файдалана. Китапханәләр ел дәвамында китапханәгә китап укучы тарту, китап пропагандалау юнәлешендә эшли, шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Китапханәләргә, мәдәният йортлары һәм клубларга хезмәт кешесенең ялын оештыруда, авыл кешесен мәдәниятка, китап укуга тартуда нәтиҗәле яңа эш алымнары кулланып эшләүне дәвам итәргә кирәк.

         Шекше авыл җирлегендә авыл туризмын үстерү,төрле  маршрутлар булдыру эшләре аерым бер   

       юнәлеш итеп алып бару планнары эшләнә..

Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Бу уңайдан Шекше авыл җирлегендә яңа хәрби мимориаль ачылды.  Бу эштә әлбәттә спонсорларыбыз булышты, бюджет акчасына карап утыру – зур җавапсызлык булыр иде.

Клубларыбызның материаль-техник базасын ныгыту эшләрен  дә даими башкарып барырга кирәк.

 

Сәрдә авыл клубы бик тузган. Шекше мәдәният йортында тавыш яңгырый һ.б. Узган җыенда 15-16 бала туса яңа мәдәният йорты булыр дип ышандырган иде Рәис Нургалиевич, без алга таба өмет итеп калабыз инде яңа мәдәният йортына.

 

Медицина.

 

     Безнең авыл җирлегендә халыкка 2 фельдшер-окушерлык пункты хезмәт күрсәтә. 2 медпункт та яхшы зданияләргә урнашкан, халыкка яхшы медецина хезмәте күрсәтә алырлык хәлдә. Авылларда авыруларны булдырмый калу эчен профилактик прививкалар да вакытында ясала. Тыл ветераннары, элкән буын вәкилләре даими игътибарда торалар. Халыктан җалоболар кергәне юк.    Балаларны питание белән тәэмин итүдә өзлеклелек булганы юк. Ансы инде авыл җирлегенә йөкләнгән. График нигезендә алып кайтабыз.

                                                          

Спорт

 

     Шекше авыл җирлегендә узучы спорт чараларын без культура йортлары белән бәйләп алып барырга тырышабыз.

   Безнен авыл жирлеге хоккей белән дан тота, район күләмендә узучы ярышларда да даими рәвештә катнашып киләбез. Бүгенге көндә дә күп кенә егетләребез хоккей буенча район чемпионатында катнашалар. Хоккей уйнарга бераз таяклар алып биреп ярдәм итә алсак иде.Хоккей командасы уйнычыарыбызга рәхмәтебез зур.

 

Авыл җирлегендә яшәүче халыкның көнкүрешен  яхшырту. Благоустройство.

 

         Төзелеш, җирләрне оформить итү, ипотека

 

    Шекше авыл җирлегендә узган 2015 елда шактый гына төзү,ремонт эшләре башкарылды.

 

  1. Грант алынды 1 миллион сумлык, Шекше авылы Кооператив урамына 550 м юл эшләнде.
  2. Үзара салым акчасына юл эшләнде 3 авыл урамнарына, 568 мең сум акча тотылды һәм 3 авыл зиратына 25-әр мең сумнан 3 капка куелды.
  3. 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгына спонсорлар ярдәме белән (Свердловск өлкәсеннән орудие кайтарылып) яңа обелиск ачылды.
  4. Шекшедә җимеш эшкәртү цехы эшли башлады. (Яңа эш урыннары булдырылды. Сухофрукталар Ираннан туры кайтарыла).
  5. Шекше урта мәктәбенә капитальный ремонт ясалды. (16 милл сумлык)
  6. Шекше авыл җирлеге бинасына (Республика программасы ярдәмендә) капиталь ремонт үткәрелә башлады.
  7. Спонсорлар ярдәме белән чишмәләрне, күлләрне, ял итү урыннарын, зиратларны төзекләндерү эше дәвам иттерелде.

        

 

            Җирлектә пожар куркынычсызлыгы

 

   Авылыбызда ут куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү көнүзәк мәсьәлә. Безгә бирелгән КАМАЗ машинасын кире алу бик аяныч булды. Без аны ремонтлап, янгын сүндерү өчен кирәкле материалләр белән тәәмин итеп куйган идек. Алга таба янгын сүндерү машинасы кирәк булачак. Бүгенге көндә ЗИЛ машинасы, һәм 6 тонналы бочкасы булган тракоторыбыз бар. Ләкин бу трактор урамда тора.

                                                

                                              

Авыл җирлегендә яшәүче халыкның көнкүрешен  яхшырту. Благоустройство.

 

       Бу темага авыл җирлегендә яшәүче бер генә кеше дә битараф түгел дип уйлыйм. Авыл җирлегенең эше дә халык ягыннан шуның белән бәяләнә, аңа бәяне шуңа карап куя

     Авыл җирлегендә юлларның торышы:

Безнең җирлекнең 3 авылы да асфальт юллар белән тоташкан. Авыл эчендәге юллар – 9,2 км тәшкил итә. Шуның 3,2 км – асфальт юллар. Калган 6,2 км юл щебен салынган грунт юллар. Соңгы елларда бу юлларны ремонтлап тоту буенча шактый гына эшләр башкарылды. Авыл эчендә юллар яхшыруга таба бара. Үтә алмаслык урамнар бетеп килә. Әмма бу юнәлештә әле бик күп эшләр башкарырга кирәк.  2015 елда  1 миллионлык грант акчасына Шекше авылы Кооператив урамына юл салынды, Шулай ук 2014 һәм 2015 елгы үзара салым акчасына да һәр авылның үз урамнарына юллар эшләнде.   Юл эшенә 568 мең сум акча тотылды һәм 3 авыл зиратына 25-әр мең сумнан 3 капка куелды. Бер тиен акча да контролдә.

2016 елда үзара салым акчасы җыю 300 сум булыр дип торыла, хөкүмәтебез өстәп акча биргәндә файдалынып калырга кирәк, юлларны карау иң беренче проблема.

 

                                               Су белән тәэмин итү

   Безнен 3 авылда яна су линияләре яңа.  Халыкны су белән тәмин итудә Шәмәрдән торак коммуналь хужалыгы хезмәт курсәтә. Судан эзеклекләр булганы юк.

                

 Көнкүреш калдыклары,чүп чыгару.

 

      Көнкүреш калдыкларын, чүп чыгаруны безнең авыл җирлеге буенча Шәмәрдән коммуналь предприятиясы башкара. Айга ике тапкыр чүп график нигезендә җыела һәм чүплеккә илтелә. Өзеклекләр булганы юк.

    Үзебезнең легаль булмаган чүплек бар. Иске, төзелеш калдыклары шушы чүплеккә җыела һәм яндырыла. Соңгы елда без чүплекнең мәйданын киметеп, тәртипкә салуга ирештек. Тиешле булмаган урыннарга чүп ташлаган өчен катгый чаралар күреләчәк!

   

                                                            Элемтә- Почта

      Шекше авыл җирлегенә кергән 3 авыл халык элемтәсе-почта   хезмәте белән тәэмин итү начар куелган дип әйтмәс идем. Бу юнәлештә җирлектә 2 почта бүлекчәсе эшли. Бу бүлекчәләрдә эшләүче хезмәткәрләр үз эшләрен намус белән башкаралар.

     Шекше, Алан-Елга, Сәрдә авылларында телефон, интернет, телевидение элемтәсе яхшы.

 

 

        

 

  Урам утлары

 

Шекше авыл җирлегендә урамнарны яктырту буенча 62 ДРЛ яктырткычы исәпләнә. Урам утларының сыйфатын яхшырту буенча да алга карап фикер йөртәбез. Әлмәт радиоприбор заводы тарафыннан, һәм Казаннан килеп яңа типтагы светодиод светельниклар куелды. Бу яңа утлар элект энергиясен экономияләргә һәм урамнарның яктылыгына уңай йогынты ясаганлыгы сизелде, шактый гына квт экономия бар.

Урамнарны яктыртуга энергия тотылышы түбәндәгечә булды: 7669 квт, 13494 сум экономия.                           

Урам утларын тәртиптә тоту Саба җилэнерго сервис җәмгыятенә йөкләнгән. Алар айга бер тапкыр график нигезендә урам утлары челтәренә техник карау уздыралар. Светодиод светельниклар янып чыкса үзләре килеп алыштырырга кирәк, көтеп торасы була.

            2015 елнын 24 маендә референдум уздырылды. 631 сайлаучы булып,халыктан 1 кешегә 100 сумнан 63100 сум узара салым акчасы жыелды. Жыелган акчага республика 4-кә арттырып кайтарды. Бу  җыелган акчаны урам юлларын төзекләндерүгә тоттык. Шекше авыл җирлеге буенча пай җирләре буенча да эш алып барылды. 76 невостребованный пай җире муницпаль җирләргә күчерелде.

Хәзер инде 2016 ел белән барабыз. Алда әле эшләр бик күп.

  1. Авылларда тулысынча чисталык һәм тәртип булдыру.
  2. Хуҗасыз йортларны тулысынча бетерү.
  3. Авыл урамнарындагы юлларның төзеклеген саклау һәм булганча щебень җәюне дәвам итү.
  4. Чишмәләрне булганча тәртиптә тоту кирәк.
  5. 2016 елның референдумын уңышлы гына үткәреп, халыктан тиешле суммадагы акчаны җыеп алуны оештыру.
  6. Сентябрь аенда уздырылачак сайлауларда актив катнашырга.

 

Хөрмәтле иптәшләр. Җирлегебезнең барлык казанышлар безнең уртак тырышлык. Үз өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Докладтан күренгәнчә, башкарылган эшләр аз түгел, ләкин эшлисе эшләрдә, проблемалар да җитәрлек.

 

Чыгышымның ахырында. 2016 елга куелган бурычларны үтәү, җирлегебезнең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен бердәм көчебезне куярбыз дип ышандырып каласы килә.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Последнее обновление: 17 февраля 2016 г., 15:37

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International