Исәнмесез, хөрмәтле авылдашлар, килгән җитәкчеләр!
Түбән Шытсу авыл җирлеге 3 авылны берләштерә. Бүгенге көндә авылларда хуҗалык саны 237, аларда 728 кеше яши. Түбән Шытсуда 103 хуҗалыкта 318 кеше, Югары Шытсуда 104 хуҗалыкта 331, Елышта 30 хуҗалыкта 79 кеше яши. Авыл җирлеге буенча - 56 буш йорт бар.
Җирлектә 352 ир-ат яши, шуларның 46 сы өйләнмәгән, 377 хатын-кыз бар, шуларның 95 ше 18 дән 40 яшькәчә, 329 пенсионер бар, шулар арасыннан 243кеше яше буенча (по возрасту) пенсионер, 2 инвалид-бала һәм 8 балачактан инвалид бар. 33 кеше инвалидлык буенча, 11кеше караучысын югалту буенча, 25 кеше социаль пенсия ала.
398 эшкә яраклы кеше яши, ”Шытсу” җәмгыятендә 141 кеше эшли, җәмгыяттә уртача хезмәт хакы 12210 сум тәшкил итә. Эшсезләр саны 3.
Балалар саны: 7 яшькәчә 49, балалар бакчасына 29 бала йөри, укучылар саны 62, 23 студент бар.
2014 елда авыл җирлеге буенча - 6 бала туды, үлүчеләр саны – 12 ; 1 - пар никахка керде, аерылучылар-1.
|
|
|
|
|
Милек салымы план буенча 81000сум каралган иде, ул 89585 булып үтәлде, җир салымы 357000 сум диеп планлаштырылган иде, үтәлеш 394954 сум булды, керемнән салым планы 250000 сум булса, үтәлеше 415077 сум булды, җирлекнең иң эре салым түләүче “Шытсу” җәмгыяте 2014 ел өчен физик затларның кеременнән салымны тулысынча түләп бара, мәсьәлән 2014 ел өчен барлык саналган 2628000 сум салымны җәмгыять инде түләгән.
|
Авыл җирлеге бюджетының керем өлеше Республика күчерә торган субвенция, дотацияләрдән һәм үзебезнең салым керемнәребездән формалаша. Җир салымы, милеккә салым тулысынча безнең авыл җирлеге бюджетына кайта, физик затларның керемнәренә салымның быелдан 10 урынына 2% кире безгә кайта. Аңлашыла ки, әгәр җирлектә оешма-предприятияләр күп булса, эшмәкәрләр үз эшләрен безнең җирлектә ачсалар һәм эшчеләрне күбрәк җәлеп итә торган предприятияләр ачсалар, җирлекнең керемнәре дә арта. Ә бу үз чиратында урам утлары өчен түләүләргә, урамнарга таш түшәүгә күбрәк акчалар туплана дигән сүз. Эшмәкәрлек белән салым түләмичә генә, теркәлмичә генә шәгелләнү – җинаять. Һәркем салымнарны түләп, пенсия фондына кертемнәрен ясап эшләргә тиеш. Барлык кеше шул ук урам уты белән дә, юллардан да бертигез файдалана: терлекче дә, шабашник та, теркәлмичә эш алып баручы эшмәкәр дә. Димәк кертемнәрне дә һәркем ясарга тиеш бит! Бездә бу мәсьәләгә кул селтәбрәк карау яши бирә әле. Тик бу дөрес түгел.
Минем кулда салым инспекциясеннән алган салымнарын түләп бетермәүчеләр исемлеге, ләкин бу исемлектә үлгән кешеләр хәйран, Мамалай, Чәбки Саба кешеләре бар һәм күбесе милекләре бездә булган Казан, Чаллы һәм башка бездән читтә яшәүчеләр. Уведомлениеләр килеп, кешеләр түләп тә һаман түләмәүчеләр исемлегендә торучылар күп, бу ел саен шулай, үлгән кешегә туганнары түләргә теләсәләр дә квитанция чыгармыйлар, шул ук вакытта исемлектән дә төшереп калдырмыйлар.
Миңа билгеле салымны түләгән, үлгән, башка җирлекләргә кергән кешеләрне генә дә төшереп калдырсак, бурыч суммасы - 4000 сумга кими.
Авыл җирлегендә 2 - балалар бакчасы, 1 урта мәктәп, 1 китапханә, 2 мәдәният йорты, 1 авыл клубы, 3 фельдшер-акушерлык пунктлары бар.
Түбән Шытсу урта мәктәбендә 62 бала укый, мәктәптә 5 түгәрәк эшли, ул түгәрәкләргә 59 укучы йөри, уртача хезмәт хакы 21496 сум; мәктәпнең бюджеты 12089443 сум, мәктәпнең бакча, мал асраудан кереме 128000 сум тәшкил итә, башлангыч мәктәпләрнең керем- чыгымнары урта мәктәпкә карый. Узган елда, инде уку башлангач Югары Шытсу һәм Елыш башлангыч мәктәпләре Түбән Шытсу урта мәктәбенә күчте. Биналары бүгенге көндә буш тора.
Түбән Шытсу балалар бакчасы урта мәктәп бинасында урнашкан, балалар бакчасына 16 бала йөри, 4642 бала көне, уртача хезмәт хакы 16200 сум.
Югары Шытсу балалар бакчасына 13 бала йөри, Югары Шытсу балалар бакчасы буенча 2014 елда бюджеттан 1890000сум акча тотылган.
Түбән Шытсу мәдәният йорты буенча:
Клубта 101 мәдәни чара узган, ул чараларда барлыгы 6902 кеше катнашкан, 46 чара яшьләр белән оештырылган һәм 29- балалар белән. Хезмәткә түләү өчен 252757 сум тотылган, бюджет 343619 сум. Мәдәният йортында барлык музыкаль аппаратулар янган көе, ремонтлап булмый дигән справка бирелгән, яңа ел бәйрәмнәре дә хуҗалыктан алынган аппаратура белән уздырылды.
Югары Шытсу мәдәният йортында - 138 мәдәни чара узган, ул чараларда барлыгы 7600 кеше катнашкан. Хезмәткә түләү өчен 698885 сум тотылган, бюджет 762509 сум.
Елыш авыл клубында - 116мәдәни чара узган, ул чараларда барлыгы 3156 кеше катнашкан, районда узган чараларда 25 кеше катнашкан. Хезмәткә түләү өчен 351729 сум тотылган, бюджет 402251 сум.
Югары Шытсу китапханәсендә - 578 китап укучы бар, китапханә фонды 12124 китаптан тора, китапханәдә 47 чара узган, аларда 1996кеше катнашкан, 185 библиографик справка бирелгән, 523 яңа китап-журналлар кайткан, списать ителгән 500 китап, уртача хезмәт хакы 15170 сум, бюджеттан 195000 сум акча бүленгән һәм тотылган .
Авыл җирлеге бюджет оешмаларындагы электр энергиясен, газны, суны тоту күләмнәре турындагы мәгълүмәтне сез экранда күрә аласыз. Түбән Шытсу клубы һәм авыл җирлеге яңа бинага 2013 елның урталарында күчте һәм Елыш, Югары Шытсу башлангыч мәктәпләре ел ахырында инде биналарын бушаттылар.
Халыкны социаль яклау өлкәсенә килсәк – 2014 елда Түбән Шытсу авыл җирлеге буенча социаль яклау үзәге аша 1 кеше 2500 сумлык матди ярдәм алган, 8 кеше “Балкыш” та дәваланып кайткан.
Җирлектә 70 инвалид бар, 2 инвалид бала бар, бер Бөек Ватан сугышы инвалиды - Загидуллин Гәбделфәрт абый исән-сау берүзе Югары Шытсу авылында гомер итә бүгенге көндә. 7 карауга мохтаҗ кешегә социаль яклау идарәсе тарафыннан билгеләнгән 3 кеше хезмәт күрсәтә.
Җирлектә бүгенге көндә 33 тыл ветераны яши, алар хәзер барысы да 82 яшьтән өлкән кешеләр.
Ел дәвамында район күләмендә уздырылган спорт ярышларында катнашып килдек. Көрәш, шашка, пляж волейболы, милләтләр кроссы, чаңгы ярышлары,инвалидлар өчен бик күп төрле ярышларда безнекеләр дә катнашты,кайбер төрләрдә призлы урыннар алып, республика күләм ярышларда да катнаштылар. Мәсьәлән Мөхетдинова Сәрия апа пенсионерлар спартакиадасында инде ике тапкыр республика ярышларында катнашып призлы урыннар алды.
Өч авылда 70 урам уты яна. 2014 елда 45348 кВт тотылды. Бер лампочкага – 648 (693) кВт туры килә. “Электросервис” җәмгыяте айга бер тапкыр килеп график буенча янган лампочкаларны алыштыра һәм таймерларны көйли. Калган вакытларда таймерларны үзебезгә көйләргә туры килә һәм бу бик читен, щитоклар биек урнашкан, приборлар барысы да беркетелмәгән. Урам утларына 215355,87 сум акча тотылды, бу электр энергия өчен түләүгә киткән, лампочкалар, таймерлар алыштыруга киткән акчалар. Урам уты урнашкан баганалар нумерацияләнгән.
Су өчен 384761 сум түләнергә тиеш дип чутланган, былтырдан 25539 сум әҗәт калган иде. Фактта 380901 сум түләнгән. 2015 елның 1 гыйнваренә 29399 сум әҗәт бар.
Чүп өчен 254007 сум түләнергә тиеш дип чутланган, былтырдан 25456 сум әҗәт калган иде. Фактта 248966 сум түләнгән. 2015 елның 1 гыйнваренә 30496 сум әҗәт бар.
Урамнарны ел буе коммунальный грейдерлары тигезләде, кышын урамнарны “ Шытсу” җәмгыяте тракторлары чистарта. Урамнарны тигезләүгә, кар чистартуга былтыр 100267,96 сум бюджеттан түләнде, республика юл фонды акчаларыннан 838406 сум Түбән Шытсу авылының Ленин урамына 180 метр таш юл салуга тотылды. Бүгенге көндә җирлектә 237 хуҗалыкта 143 җиңел машина, 13 трактор, 2 йөк машинасы, 1 комбайн бар.
Урамнарга түшәлә торган ташның күләме күп түгел, ләкин ел саен арта, менә шунда тракторлар, Камазлар белән кереп, изеп чыгасы түгел. Бу өлкәдә дә авыл җирлегенең акт төзеп штраф түләтергә вакаләте бар!
3 авылда 5 кибет эшли. Икесе райпоныкы, өчесе шәхси кибетләр, ипи һәм башка ашау продуктлары даими кайтып тора. Кибетләрдә Саба районында пешергән ипи генә саталар.
Кибеттә үтмәс товар, саклану срогы чыккан товар сатылу турында гариза керсә дә авыл җирлегенең бу фактларны тикшерегә вакаләте бар. Кибетләрдә аракы һәм пиво сату иртәнге 10 нан кичке 8 гә хәтле генә рөхсәт ителә. Кибетләр кичке сигездә ябык була. Лосьоннар сатып: “Тройной”, “Хлебный”, “Люкс пшеничный”, Боярышник”,”Зеленое яблоко”, “Чистый травяной”, “Тоник красного перца” я башка шушының ише исемле, үзләренә керем алыр өчен кешеләрне агулап ятучыларны күрсәгез, ишетсәгез, аракы, пивоны сигездән соң сатучыларны, өйдән сатучыларны белүчеләр булса, безгә яисә участковыйга хәбәр итүегез сорала. Мондый очраклар кичекмәстән тикшереләчәк.
Урманны тиеш булмаган җирдә, рөхсәтсез кисү күзәтелә икән, бу очракта да тикшереп акт төзи алабыз. Бу урында үз территориягездәге агачларны кисүне дә рөхсәт белән эшләргә кирәклеген әйтеп китәм.
Җирлектә шәхси хуҗалыкларда 328 сыер малы, шуларның 128 сыер, 316 сарык, 18 кәҗә, 2 ат бар.
Сөтне безнең җирлектә ике Шытсуда райпо җыя, хәзер 18,5 сумнан түлиләр бер литр сөт өчен, ә Елыш авылында сөтне Баландыш эшмәкәре бер литрын 20 сумнан җыя. 2014 елда өч авылга 398 тонна сөт, 6165900 сумлык җыючыга тапшырылган. 2014 елда уналты ЛПХ кредиты алдылар 2934000 сумлык, мал асрарга, умарта алырга, абзар-кура төзергә. Сыер асраган хәрбер хуҗалык хөкүмәт тарафыннан бирелгән 2000 сумлык компенсация акчасы алды. Шуны әйтергә кирәк мал саны кими, сарыклар саны кимеде, дөрес сыер малы артты, угезләрне дә күбрәк асрадылар узган елны моның объектив сәбәпләренә килсәк бу: сөтнең бәясе түбән булу, аннары кормаларны әзерләү дә бик авыр эш –эшләгән кеше эштән соң шөгелләнә бит моның белән; авыллар картая, ясалма орлыкландыру да хуҗалык сыерларының барсына ук килешеп бетми – сыерлар кысыр кала, сарык көтүе ике Шытсуда да чыкмый.
Телефон кертү, өйдә телефоннары булган хуҗалыклар саны да артып тора. Бүгенге көндә 237 хуҗалыкка 172 телефон бар, бу 73% дигән сүз, кәрәзле элемтә белән дә бик актив файдаланабыз, ләкин безнең территориядә элемтә бик начар, тоткан җирдә тота бик начар гына сыйфатта, ә күп урыннарда тотмый. Шулай ук Югары Шытсу авылында Саба телевидениесе тотмау борчый, Саба радиосын да тыңлап булмый, Теләче радиосын ишетәбез. Хәзерге көндә IP телевидение кабелен Югары Шытсу авылына сузу өчен проект һәм җирне документлаштыру эшләре алып бара Район Элемтә Үзәге.
Быел барыгызга билгеле булганча җирлектә референдум узды. Нәтиҗәсе уңай булды, барлыгы 58600 сум үзара салым акчасы җыелып, авыл җирлегенең банк счетына салынды, (ТШ- 24600, ЮШ-27000, Елыш- 7000) хөкүмәт бу акчага 234400 сум акча өстәячәк, димәк барлыгы 293000 сум акча туплана. Түбән Шытсуда һәм Югары Шытсуда бу акчалар юлга таш түшәү өчен тотылачак, ә Елышта чишмәне төзекләндерү өчен.
Елыш авылын Теләче юлы һәм Мишә елгасы аша салынган күпер аша Түбән Шытсу белән тоташтыручы асфальт юлның беренче каты сафка керде, димәк 150995820 сумлык эш башкарылды, 225 миллион сумлык проектның яртысыннан күбрәк өлеше инде чынга ашты! Безнең мәктәп автобусының 3 авылда да борылыр урыны юк, кайда җайлырак шунда борыла инде ул, бу проблеманы юлның икенче катламы эшләнгәндә чишеп булмас микән?
Югары Шытсу авыл медпунктына 95020 сумлык, Түбән Шытсу медпунктына 99496 сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды, Түбән Шытсу урта мәктәбе котелныена 569981 сумлык ремонт, Югары Шытсу үләт базына 271534 сумлык ремонт эшләре башкарылды, югары көчәнешле электр линияләрен һәм трансформатор пунктларын үзгәртеп коруга 6 700 000 сум акчалар тотылды, димәк авыл җирлегенең электроэнергия белән тәэмин ителешенең сыйфаты яхшыра. Барлыгы авыл җирлеге буенча, алдарак әйтелгән асфальт юлны кушып 159 570 257 сумлык төзелеш алып барылган! Бу бик зур суммалар, бер бәләкәй генә авыл җирлеге өчен!
Шәхси сектордагы төзелешләргә килгәндә, рәсми рәвештә 3 ипотека акчаларына төзелгән йорт сафка кертелде, берсе Елышта, икесе Түбән Шытсуда.
Әгәр йорт салырга җыенасыз икән – төзелешкә рөхсәт алу кирәк. Төзелеш материалларын үз территориягезгә куюны алдан планлаштырыгыз. Төзегәндә корылманы да күршеләргә карата да, урамга карата да һәм үз өеңә карата да дөрес итеп урнаштырырга кирәк, гаугалар, килешмәүчелекләр килеп чыкканчы! Яңа койма тотканда да үз территориягездән чыгу ярамый!
Җирлегебездә ике мәчет бар. Югары Шытсу мәчете рәсмиләштерелгән. Түбән Шытсу мәчетенең бер өлеш документы эшләнде, рәсмиләштереп бетерәсе бар, Түбән Шытсуда мәчет утын белән җылытыла, шуңа документлаштыруның чыгымы кимрәк, ләкин утынны да бит әзерлисе бар, ягасы бар. Рәсмиләштерелгән мәчетнең отчетларын төзеп тапшырып бару өчен генә дә (нулевой отчетлар) елына 5000 сум акча сорыйлар.
Авыл җирлегенә халык тарафыннан 2014 елда 21 язмача, 4 телдән морәжәгатләр булды. Бу бөтен төр мәсьәләгә дә кагыла. Арендага җир сорап, ялгыз карт-карчыклар ярдәм сорап, куршеләре белән тынышмау яки семья хәлләре буенча, йорт жирләрне рәсмиләштергәндә ярдәм сорап һәм башка күп кенә мәсьәләләр белән морәҗәгать итәләр. Бу мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз узмый. 2014 елда барлыгы 473 справка бирелде.
Территориядә «ООО СХП Шытсу» авыл хуҗалыгы җәмгыяте үз эшчәнлеген алып бара.
Җәмгыять хезмәт хакын вакытында түләп бара. Арендага алынган пай җирләре өчен уртача 2190 сум түләде , бу сумма бирелгән бал, икмәк, салам, җир салымы, доходтан налог суммаларыннан җыела.
Җирлектәге милекнең рәсмиләштерелүе, башкача әйтсәк докумнтлаштыру турында мәгълүмәт: 18 җир кишәрлеге регистрация узмаган һәм 86 пай җире, пай җирләре буенча эш бара, ә 18 авыл эчендәге кишәрлеккә килгәндә төрлесе бар, кайсысы нотариуста эш ачып һаман суза, кайсысы инде төгәлләп килә. Законнар елдан-ел камилләшә, үзгәрә. Хәзер барлык җир кишәрлекләре дә документлаштырылган булырга тиеш. Хуҗалары үлгән җир киәшрлекләрен документлаштыра алмыйча интегә идек. Хәзер менә 6 ай эчендә рәсмиләштерелмәгән милек суд аша авыл җирлеге милке булып күчә ала. Без бу эшне инде 32 җир кишәрлеге өчен башкардык. Авыл җирлегенә күчкән җирләрне арендага рәсмиләштерә башладылар.
Юридик затларга да шул исәптән җирле “Шытсу” җәмгыятенә дә үзләренең бина- җирләрен рәсмиләштерергә кирәк, райпо кибетләре дә һаман шул килеш тора.
Авыл җирлегенең балансында булган барлык биналарның да тех.паспортлары бар, регистрацион палата аша узган, җирләре ызанланган, зиратлар да ызанланган, регистрацион палата аша узган.
Пай җирләренең дә рәсмиләштерү вакыты ахырга җитеп бара, белгәнегезчә массакүләм чараларда белдерүләр чыгып бара. Кирәксенгән кешеләр бу җирләрне инде рәсмиләштерде.
Чисталык мәсьәләсен ел саен: язын, җәен, көзен күтәрәбез, барлык хуҗалыкларга, механизаторларга, үзләренең техникалары булган кешеләргә куллар куйдырабыз, компьютерда, аңлаешлы итеп җыештырасы, аласы әйберләрне язып таратабыз. Авыл җирлегенең чисталык, урамнарда тәртип саклау буенча депутатлар тарафыннан расланган кагыйдәләре бар һәм кагыйдәләр үтәлергә тиеш.Урамга, хуҗалык янына төзелеш материаллары кую, транспортны калдыру, тракторларны даими тотырга ярамау турында да, юл уртасына хәтле үз территорияң янын чүптән, чүп үләннәреннән арындыру турында да, тыкрык янында торган кешеләргә шулай ук тыкрыкны чистарту турында да күп сөйләштек, яздык, тараттык. Үзегез күрәсез урамнар хәйран матурланып иркенәеп калды. Ләкин аерым кешеләр үзләрен башкалардан, кагыйдәләрдән өстен саныйлар. Иң кызыгы шул: алда әйтелгән барлык әйберләрне дә авыллардагы бар кеше дә белә, инде ничәмә-ничә еллар аңлату, кисәтү алып барабыз: чүп җыю, тиеш булмаган урынга ташламау, пычракта техника белән урамга кермәү, чүп үләннәрен даими чабу (чабып торганда 2еллык кычыткан һәм башка үләннәргә чәчәк атарга ирек бирмәсәң ул бит юкка чыга, ул урында кыска үлән генә үсә башлый) Шушы кисәтүләргә карамастан безне беркем дә кисәтмәде диюче кешеләр табыла. Закон буенча без беркемне дә кисәтергә дә тиеш түгел! Ләкин без кисәтәбез! Елап та, кычкырып та, мыскыллы сүзләр әйтеп тә йөрисе юк. Барлык кагыйдәләрне үтәгән кешегә беркем дә бәйләнми дә штраф та чәпеми, кагыйдәләр бар кешегә дә бер үк.
Түбән Шытсу авылында чүплек бетерелде! Элек чүплек өчен билгеләнгән урында газ үткәргеч уза. Анда чүп ташларга, ягырга, трактор белән чүп эттерергә, сукаларга ярамый. Казаннан ел саен кисәтү кагәзләре җибәреп торалар. Югары Шытсу чүплегенә таш, кирпеч, шифер, калай калдыклары гына чыгарырга ярый. Калган яна торган чүпне үз бакчаңда яисә чүплектә әйбәтләп карап торып, беткәнче ягырга ярый. Ә барлык көнкүреш чүпне коммунальный алып китә.
Чыгышымны тәмамлар алдында шуны әйтәсем килә: хәзерге көндә безнең җирлеккә кергән авылларда су, газ, электр белән тәэмин итү, почта хезмәте, кибетләр эшләве, телефон һәм башка күп кенә мәсьәләләр чишелгәндә, авыл эчендәге юлларга таш түшәү зур проблема булып тора, ләкин ансы да әкренләп эшләнә. Проблемалар чыга тора, чишелә тора. Аларны бергә күреп, чыгу юлларын эзләп, матур итеп мул тормышта, сау-сәламәт булып, тормыштан тәм табып, бәхеткә күмелеп яшәвегезне телим.
Последнее обновление: 5 февраля 2015 г., 14:03