Отчетный доклад о деятельности Большекибячинского сельского поселения за 2015 год

Хөрмәтле авылдашлар! Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!

 

  Бүгенге көндә Олы Кибәче авыл жирлегендә 299 хуҗалыкта  барлыгы 981 кеше яши. Авыллап алганда Олы Кибәчедә - 521, Кече Кибәчедә -191, Төбәктә -269 кеше . Шуның эченнән җирлек буенча ирләр - 469, (өйләнмәгән карт егетләр 9), хатын-кызлар - 512. (бала табу яшендә 130 хатын-кыз бар)

   7 яшькә кадәр балалар саны -51,(40ы балалар бакчасына йөри) укучылар -81, студентлар -48, 5 егет армия сафларында хезмәт итә.

 9 -тулы булмаган гаилә, шуларда 15 бала тәрбияләнә, 13 күп балалы гаилә бар.

    Авыл җирлеге  буенча -3яңа гаилә теркәлде, 1 аерылышучы исәпләнә. (Мурадов Н. 2010 елда ук Шытсуда аерылышкан, 2015 ЗАГС тер. безгә)

2015 елда   7  бала туды:Кече Кибәчедә 2 бала,Олы Кибәчедә 5, Төбәктә-юк.   Биләмәдә 9 кеше вафат булды.

       Җирлектә яшәүчеләрнең 102 cе авыл хуҗалыгында эшли, 68 кеше бюджет өлкәсендә, 25 кеше эшмәкәрлектә,(195эшли авылда)183 кеше читкә китеп эшли, районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә 2 кеше исәптә тора. (462 эшче көч, 380 эшли, 82 читтә яши)

Биләмәдә  барлыгы 381 кеше пенсия ала,  шуның эченнән 299 картлык буенча, 35 е инвалидлык,   8 гаилә тәрбиячесен югалтканга пенсия ала. Биләмә буенча 2 сугыш инвалиды, тыл ветераннары- 32, 3 инвалид бала бар. Җирлек буенча уртача пенсия күләме -9904 сум тәшкил итә.

 

       Биләмәдә барлыгы 208 җиңел машина , 17 йөк машинасы, 101 трактор һәм 7 комбайн   исәпләнә.

                                                Бюджет

     Безнең авыл җирлегенә  2 млн  552 мең  сум бюджет каралып, (ул 2млн 675 мең итеп  үтәлде)     Кергән доходлар (слайдларда күренә)

 

                                                    план                           үтәлеш

 

   Мөлкәт налогы                    119 000                        131 862 сум

  Җир налогы                       459 030                         554 039 сум

  Подоходный налог             76 407                          80 430

          Кызганычка каршы, транспорт, җир һәм мөлкәт налогын түләмәүчеләр дә бар. Алар белән элемтәгә кереп сөйләшкәннән соң, түләүчеләр дә булды, кайберләре квитанция килмәде, дип акланды. Дөрестән дә квитанция килмәү очраклары да булды, аларга налоговойдан үзебез барлап алып кайтып бирдек. Түләмәүчеләрнең шактые авылдан читтә яшәүчеләр. Аларның исемлеген экранда күрәсез.

 

 

Экономия

Бюджет учреждениеләрендә электр, газ тотылышлары буенча барысында да диярлек экономия белән бара. Бары тик Төбәк клубында аз гына артыклык бар,(2014-1026квт.,/2015-1250) һәм урта мәктәпнең электр энергиясенең артык булуы күренә ,(57 400, //62 760+12 000=74 760 аерма 17 300) бу капиталь ремонт эшләре башкарылу белән аңлатыла. Барлык оешмаларның да электр, газ һәм су күрсәткечләрен экранда күрәсез.

(2015ел эл.1квт5.20 сум, газ 1куб 6.25сум.)

 

Авыл җирлеге буенча урам утлары 78 урында куелган. 2015 елда өстәмә 5 яңа светодиодный лампа куелды һәм 200м. цепь тарттырылды. (Урам утлары өчен тех .хезмәт күрсәтү өчен 29 549 сум  акча тотылган, 7 340 сум лампочкалар өчен.)

Урам утлары өчен  28928 квт  энергия сарыф ителгән, бу 1 лампочкага 370 квт энергия дигән сүз.  146 464 сум (урам утлары өчен)  бер лампочкага 1877 сум акча тотылган.

       (2014 елда урам уты 43017 квт булган иде, бер лампочкага 589 квт туры килә.  (185 732сум    бер лампочкага 2569 сум.))

Аерма 14089 квт, / 39 268 сум. Экономия

 

      Коммуналь хуҗалык эшчәнлеге турында сезгә түбәндәгеләрне

җиткерәсем килә .  Хисаплаганнан соң халыктан:

 

жыйналырга тиеш :                 жыйналган:

 

суга- 875 313сум                            774 704 сум                     88%

чүпкә336 780 сум                           320 129 сум                     95%

 

Коммуналь хезмәтләргә акча түләмәүчеләр исемлеген слайдта күрә аласыз.

 

Утырышлар, җыелышлар

      Авыл җирлеге Советы утырышлары даими рәвештә уздырылды.

Барлыгы 12 утырыш үткәрелеп,  көн тәртибендә 39 мәсьәлә  каралды,       ,  эшләнгән эшләргә анализ ясалды, алга бурычлар куелды.Учреждение җитәкчеләре белән дә даими  киңәшмәләр үткәрелде.

     Авыл тормышына кагылышлы  мәсьәләләр  гражданнарның гомуми җыелышларында карала. Барлыгы 6 гражданнар җыелышы үткәрелде.

2015 елның январь  аенда  2014 елда эшләгән эшләргә  отчет ясалды, ә алдагы жыелышларда  авылларны төзекләндерү,чистарту,яшелләндерү һәм җәйге чорга янгынга  каршы көрәш  чараларының торышы,гражданнарның терлекләрен көтүгә чыгаруны оештыру  турындагы мәсьәләре каралды,тиешле карарлар кабул ителде.

     Авыл жирлеге Советы   төрле эчтәлектәге сораулар һәм

мөрәҗәгатьләр белән 34 кешене кабул итте,18 язмача гариза кереп, 15 енен жаваплары кәнәгатьләндерелде (Гатина Д, Гарипов Г., Кашаева Т.)

Халыкка төрле эчтәлектәге 645 белешмә бирелде.

 

 

РЕФЕРЕНДУМ

         2014, 2015 нче елларда Олы Кибәче авыл җирлеге гражданнарының  үзара салым җыю буенча җирле референдумнары үткәрелде.

     2014нче елда Олы Кибәче авыл җирлеге буенча 80 100 сум үзара салым акчасы җыелды, Республика бюджетыннан 320 400 сум бүленеп бирелде, барлыгы 400 500 сум акча булды.

Төбәк авылында 110 000 сумга балалар мәйданчыгы төзелде.(22 000үзара салым, 88 000 РТ б.)

          Кече Кибәче авылында шулай ук 77 500 сумга балалар мәйданчыгы төзелде. (15 500ү.с., 62 000 РТ б.)

          Олы Кибәче авылында 75 000 сумга зират юлына торба салып таш юл җәелде. 25 000 сумга  иске корылма сүтелде. 113 000 сумга балалар мәйданчыгы төзелде. (О. Кибәче буеча 42 600 сум ү.с. , 170 400 сум РТ б., Барлыгы 213 000 сумлык булды)

      2015 нче елда Олы Кибәче авыл җирлеге буенча 77 700 сум үзара салым акчасы җыелды, Республика бюджетыннан 310 800 сум бүленеп бирелде, барлыгы 388 500 сум акча булды.

          Төбәк авылында 108 000 сумга инвентарьлар кую өчен зират өе эшләнде.        (21 600 ү.с., 86 400 РТ б.).

          Кече Кибәче авылында 75 500 сумга 90 м. озынлыкта зират коймасы кору өчен тотылды. (15 100 ү.с., 60 400 РТ б.).

          Олы Кибәче авылында 205 000 сумга спорт мәйданчыгы төзергә тотылды. (41 000 ү. с., 164 000 РТ б.) Олы Кибәче авылында балалар һәм спорт мәйданчыгын бер урында төзедек, алга таба бу су буе болынында ял һәм сәләмәтлек паркы булдыру турында хыялланабыз. Башлангычы бар,  алдагы эшләрдә эшмәкәрләребез Галиахметов Илшат, Шафиков Рифкат абый һ.б. егетләр ярдәм итәргә әзер.

           Шулай итеп, 2014, 2015 елларда референдумга куелган мәсәләләр үтәлде. Бу суммалар һәр авылныкы үз авылы өчен генә тотыла һәм башка максатларга да кулланып булмый. Хөрмәтле авылдашлар! 2016 нчы елдада бу мөмкинлектән файдаланып калырга чакырам.

 

Мәгариф

     Олы Кибәче урта мәктәбендә 2015-2016 нче уку елында барысы 81 бала укый, 22 укытучы балаларга белем бирә. 2015 елда мәктәп тәмамлаган 6 укучының барысы да кулларына  аттестат алып, 4 се югары , 2се махсус уку йортларына укырга керде. Мәктәп укучылары  муниципаль олимпиадаларда катнашып 22 призлы урынга ия булдылар,  9 укучы  республика турында катнашачак. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча мәктәп коллективы 2 ел рәттән район күләмендә 3 урынга лаек булды. 2015 елда  республика күләмендә 5 призлы урын булды. Шакирова Гөлназ татар теленнән республикада җиңүче булып,”Республика горурлыгы” медале һәм электрон китап белән бүләкләнде. 

  Мәктәп укучылары һәм укытучылары район күләмендәге төрле чараларда, конкурсларда катнаша. Республика, Бөтенроссия конкурсларында катнашып-2 , район конкурсында  26  призлы урын алдылар. Спорт ярышларында 16  призлы урын булды.

   Мәктәптә 1 хореография, 1 “Күңелле сәхнә”, 2 “Оста куллар”,  “Тылсымлы карандаш” , бадминтон, флорбол түгәрәкләре эшли, анда 81 бала шөгыльләнә. Түгәрәкләргә йөрүче укучылар да төрле конкурсларда, ярышларда катнашып,  бик күп призлы урыннарга ия булдылар. Район күләмендә узган “Күңелле стартлар” бәйгесендә 2 нче  урын булды. Республикада бадминтон буенча 2 призлы урын бар. Шулай ук яңа ел сыннары ясау буенча да өченче  ел рәттән 1нче урын алдылар.

6 нчы республикакүләм  социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә “Тылсымлы курчаклар “ проекты җиңү яулады, 50 мең сумлык грантка лаек булды.

    Мәктәп бакчасыннан җыеп алынган уңыш буенча коллектив Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына , тәҗрибә-өйрәнү участокларының Бөтенроссия конкурсының региональ этабында 2 урынны алып, дипломга лаек булды.

     Бакчадан алынган табыштан  63800 сумлык коймага тимер штакетник алынды , 14500 сумга парникның поликорбанатлары алыштырылды, ашханә,  операторлар бүлмәсенә стендлар эшләнде. Географик мәйданчык һәм бакчаның бер өлешенең коймалары өлешчә тимер койма белән алыштырылды. 15000 сумлык принтер алынды. Калган акча укучыларны ашханәдә өстәмә тукландыру өчен тотыла.

 “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе барышында мәктәп  коллективы да актив катнашты.  107 мең сум акча кабинетларга стендлар, коридорлар, актлар залы, китапханә, ашханәгә челтәрләр алу һәм тектерү өчен тотылды.

    Мәктәпнең төп таянычы ата-аналар. Олы Кибәче авыл җирлегендә авыр гаиләләр, бала тәрбияләүгә салкын караучылар, эчкече гаиләләр юк. Укучылар да әти-әниләренең яхшы үрнәгендә хезмәт сөючән, максатчан булып үсәләр.

     Мәктәп коллективы үзе дә җәмәгать эшләрендә  бик актив катнашып килә. Авыл җирлегендә башкарылган бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Алар башкарган  эшләр, нинди генә авырлыкта булса да,  җиренә җиткерелеп  үтәлүе белән аерылып тора.

    Ә быелгы уку елы Олы Кибәче урта мәктәбе өчен аеруча куанычлы, чөнки мәктәптә Президентыбыз программасына нигезләнеп эшләнелгән   зур күләмле капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Мәктәпнең , мәктәп белән бергә балалар бакчасының  эче, тышы төзелешнең яңа технологияләрен кулланып яңартылды, бизәлде. Барлыгы капиталь төзекләндерү эшләре өчен 24млн.527мең сум акча тотылды. Якты, җылы  һәм бөтен мөмкинлекләре булган  бина укучыларны яңа уку елында каршы алды.  Бу зур эш өчен Президентыбызга, башлап йөргән җитәкчеләребезгә, хезмәтләре кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне әйтеп, уңышларыбызны тагын да арттырырбыз дип ышандырабыз.

 

 

      Безнең җирлектә 2 балалар бакчасы эшли.

      Бүгенге көндә Олы Кибәче балалар бакчасында 2 төркемгә бүленеп  34 бала йөри, 9 хезмәткәр эшли, ел буена уртача йөреш 31 бала, 7680 бала көне исәпләнә. Төбәк балалар бакчасында 6 бала тәрбияләнә, 5 хезмәткәр эшли.  Уртача  йөреш 6 бала, 1550 бала көне исәпләнә.  (Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә    спорт бәйгеләре, турнирлар,  класс сәгатьләре, күргәзмәләр оештырылды.)(Гомумән алганда, мәгариф учреждениеләрендә күп төрле чаралар үткәрелә) Әти-әниләр белән берлектә “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, Сабантуй,  Яңа ел бәйрәмнәре уздырылды. Олы Кибәче балалар бакчасы иң яхшы дизайнлы бакча исеменә һәм яңа елга ясаган сыннар буенча 2 нче урынга лаек булдылар.

2 балалар бакчасында да 2 шәр түгәрәк эшли. Уртача хезмәт хакы 16 400 сум.

 

                                                    Мәдәният

   Мәдәният халыкның  рухи  сәламәтлеген ныгытуда, балаларны һәм яшьләрне эстетик яктан  тәрбияләүдә  әһәмиятле урын алып тора.

Шуны истә тотып авыл җирлеге бу өлкәгә зур игътибар бирә.

 Җирлектә  3 клуб һәм 1 китапханә эшли.

  2015 нче елда халыкка мәдәни һәм рухи тәрбия бирүдә нәтиҗәле эш алып барылды. Ел  дәвамында күп төрле мәдәни чаралар, бәйрәм кичәләре, концертлар үзенчәлекле итеп  үткәрелде. Халык кичәләргә, концертларга бик теләп яратып йөри.

     Шулай ук җирлегебездә  “Нәүрүз” , Сабан туйлары, Яшьләр көне, Җиңү бәйрәме, аналар, өлкәннәр көне, яңа ел кичәләре һәм башка бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә.

(Түләүле хезмәттән кергән акчалар  клубта бәйрәмнәр, кичәләр үткәрергә тотыла.(К. Кибәче 5000, О. Кибәче 3500, Төбәк 5200сум))

 

                                                 Китапхәнә

     Олы Кибәче авылы китапханәсендә барлыгы 9931 китап  бар:                        ( 4865 татарча, 5060-русча , 6 инглизчә  китап бар. )  Барлыгы    735 китап укучы исәпләнә.

    Китапханәдә интернетка тоташтырылган 3 компьютер эшли, 25 төрдә газета журнал килә.  (балалар өчен 8, зурлар өчен -17 төрдә газета –журнал.)               3 авылда күчмә китапханә эшли. Ел дәвамында район һәм республика  китапханәләре үткәргән конкурсларда катнашып рәхмәт хатларына ия булдылар.

      Китапханәдә төрле истәлекле даталарга, язучылар, шагыйрьләрнең юбилейларына багышлап күргәзмәләр оештырыла. Ел ахырында “Иң күп китап укучы “ конкурсы җиңүчеләренә  грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. 2015нче ел әдәбият елы уңаеннан җирлектә әдәби кичәләр, чаралар уздырылды. Шулардан якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина белән әдәби очрашу кичәсе үткәрү аеруча да үзенчәлекле булды. Ә иң әһәмиятле әдәби кичә “Эчәр суым синдә, Кибәчем” китабы авторы авылдашыбыз Люция Шарафиева белән очрашу булгандыр. Әдәби кичәдә авыл халкы, мәктәп, район вәкилләре һәм Люциянең иҗат дуслары катнашты. Кичә җыр, шигырь юллары һәм матур эчтәлекле җылы сүзләр белән үрелеп барды.(Очрашудан һәр кеше күтәренке рух белән таралды.) Люциягә тагын бер кат рәхмәтебезне җиткерәбез.

(Бу чараларның барысы да, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективының тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре. Аларга намуслы хезмәтләре өчен зур рәхмәт.)

 

     2015 нче елда  җирлегебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үттек. Бу уңайдан Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп  тантаналы рәвештә “Бөек Җиңүгә 70 ел” дигән медальләр, президентыбызның рәхмәт хатлары тапшырылды һәм сый-хөрмәтләр күрсәтелде. Ә 9 май Җиңү көнендә обелиск каршында зурлап митинг үткәрелде.  Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар көче белән эшләнгән “үлемсез полк” маршы үтте һәм һәйкәл каршына куелды. Соңыннан Казан артислары тарафыннан зур концерт булды,  авыл халкын сөендереп бәйрәм концерты оештырганы өчен Рифкать абыйга рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шулай ук ел дәвамында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә, балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында күп кенә чаралар үткәрелде, укучыларыбыз тарарафыннан өлкәннәргә шефлык күрсәтелде.

   Бөек Җиңүнең 70 еллыгы барган көннәрдә Олы Кибәче авылында Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайтып вафат булучы 78 авылдаш каһарманга һәйкәл  һәм тыл хезмәткәрләренә таш куелды. Һәйкәл авыл халкы, кайткан кунаклар Һәм район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы рәвештә ачылды.  Ә Һәйкәл Рифкат абый тырышлыгы белән торгызылды.

    Шуны да әйтеп үтәсе килә Олы Кибәче авыл җирлегендә башкаркан игелекле эшләре, һәм хезмәтләре өчен Рифкать Зыятдин улына Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургалиевич исеменнән “Рәхмәт хаты” тапшырылды, шулай ук авыл халкы да Рифкат абыйга изге эшләре өчен  бик зур рәхмәтле.

 

                                                     Спорт

     Сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт чаралары уздыру яшь буынга  сәламәт һәм нык булып үсәргә этәргеч ясый.

Спорт ярышларын уздыру, район ярышларында катнашу һәм зона буенча команда ярышларын үткәрү өчен барлыгы 24600 сум акча тотылды .      Җирлегебездә  өстәл теннисы, волейбол, мини футбол, бадминтон белән шөгылләнәләр  һәм  массакүләм спорт чараларында актив катнашалар.                                                                                                                                         

    2015 нче елда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Кибәче авыл җирлегенең күчмә  кубогына ир-егетләр арасында волейбол , ә хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол һәм күңелле старт ярышлары уздырылды.                                                                                                         (Район күләмендә уздырылган барлык спорт ярышларында да актив катнашып киләбез). Барлык спорт сөючеләргә бик зур рәхмәт әйтеп, алга таба да шулай кыю һәм күтәренке рухлы булып калуларын телим.  

 

                                                    Медицина.

     Халыкка  3 авылда 3 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) хезмәт күрсәтә.  Алар уңайлы, җылы,  яңа биналарга урнашкан, халыкка медицина ярдәме күрсәтүөчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Кирәкле дарулар һәм өч яшькә кадәрле баларга өстәмә туклану өчен бирелә торган сөт продуктлары вакытында алып кайтып бирелә.

Ел буена

ФАП та авырулар кабул итү:                              

   Олы Кибәчедә   -  2015 елда -2650                     2014 елда    -  (2570)

   Кече Кибәчедә                       -1413                                             - (1930)

   Төбәктә                              -   1615  кеше исәпләнә.                 - (2313)

Бүгенге көнгә 3 авырлы  хатын учетка басты.

 

Социаль яклау

      Халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан   ел буена субсидия

түләнеп килде.  _________________________     материаль ярдәм бирелгән. Шәмәрдән  тернәкләндерү үзәгендә 11 кеше ял итте.

Биләмәдә ярдәмче  балалары булмаган 2 өлкән кеше яши. Аларга 2 караучы беркетелгән.

Авыл җирлеге буенча 2 опекунга алынган бала исәптә тора.

 

                                                     Почта хезмәте

    Безнен биләмәдәге халыкка бер почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә.  Халыкка вакытлы матбугат, пенсия, пособие һәм  субсидияләр вакытынды таратыла. Газ, электр, телефон, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр ала.

      Вакытлы матбугатка язылуга план 840 данә булып, ул 101% итеп үтәлгән.

    Районыбыз гәҗите ”Саба таңнары”нда безнең өчен кирәкле булган мәгълүматлар , карарлар, яңалыклар бастырылып барыла. Һәр  берегезгә дә бу гәҗиттәге язмалар белән даими танышып баруны  киңәш итәм.

 

Сәүдә

      Җирлектә сәүдә  хезмәте күрсәтү буенча 8 шәхси кибет эшли. Шуларның 7 се ашамлыклар һәм төрле кирәк-яраклар сата, 1 се хуҗалык товарлары белән сәүдә итә. Кибетләргә икмәк   Икшермә, Шәмәрдән пекарняларыннан кайта. Кибетләрдә көндәлек куллану  товарлары халыкның соравы  буенча даими рәвештә яңартылып торыла. (Халыкның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын саклау максатыннан кибетләрдә даими тикшерүләр үткәрелә). Олы Кибәчедә яңадан 2 кибет ачылуы көтелә, 1се хуҗалык товарлары, ә икенчесе җирлектә бер генә ноктада  спиртлы эчемлекләр белән сату итәчәк.

Чисталык, төзекләндерү

 

    Биләмәне җыештыру ел буе дәвам итэ. Айга 2 тапкыр график буенча көнкүреш калдыкларын җыю өчен чүп җыю машинасы килә.  Ә чүплек базына төзелеш калдыклары гына ташланырга тиеш һәм кисәткәнне көтмичә  чокырның эченә ташлавыгыз сорала.

       Даими рәвештә авыл җирлеге территориясендә өмәләр оештырабыз.

         Шәхси хуҗалыкларга капка төпләрендә, бакча башларында  төзелеш материаллары, техника, утын һәм башка әйберләр тоту яки саклау тыела. Гомумән, авыл территориясендә хуҗасызлык күренеше булырга тиеш түгел.  Кисәтүләргә карамастан, авыл җирлеге советы  тарафыннан кабул ителгән төзекләндерү карары кагыйдәләрен үтәмәүчеләр күзәтелә. 2015 нче елда җирлек буенча 4 физик затка карата тикшерү акты төзелде һәм  алар административ комиссия тарафыннан штрафка тартылды. Мин сезне мондый күңелсез хәлдә калмаска чакырам.

  Ә инде хуҗалыкта төзелеш барган чорда авыл җирлеге тарафыннан төзелеш материалларын куеп тору өчен вакыты күрсәтелеп рөхсәт белешмәсе бирелә.

 

                        Үләт тапшыру (Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү)

    Минем сезгә үлгән малларны урнаштыру турында яңадан искәртеп китәсе килә. Без  үлгән малларны Төбәктә урнашкан биотермик чокырга ташлый идек, бу эш узган ел ук туктатылды. Чөнки районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы  яңа төр хезмәт күрсәтә. Алар махсус машиналар белән үлгән терлекләрне үтильгә алып китәләр. Моның өчен бары 2-33-94 тел. номерына  яки җирле үзидарәгә хәбәр итәргә кирәк. Хезмәт күрсәтү бушлай. Безнең җирлектән 2015 елда 6 шәхси хуҗалыктан 4сыер һәм 2 бозау алып кителде. (Төбәк фермасыннан 51бозау, 1сыер).

     2015елда 11 төлке, 5 эт атылды, шуларның 9 очрагы шәхси хуҗалыклардагы этләр һәм тавыклар белән бәйләнешкә керделәр. Барысына да участок вет. врачы тарафыннан вакытында уколлар кадалды. Быел төлкеләр әлегә күренми, әгәр дә күренсәләр вакытында хәбәр итеүегезне сорыйм.

 

ЛПХ, фермерлар, КФХ

      ЛПХ кредеты алу буенча  8 кеше мөрәҗәгать итте, алар  1 млн 420 мең сумлык кредит алды. Шулардан  7 кеше –(1 млн 270 мен )каралты-кура төзү өчен, 1 кеше  мал алу өчен ( 150 мең ) акча тоткан.

    Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  (ЛПХ) мал асраучыларыбыз күп.

   Жирлектәге  шәхси хужалыкларда  3 авылга  432 баш эре мөгезле терлек бар, шуның эченнән 207 сыер. 601 баш сарык малы һәм 46 кәҗә, 6 баш ат, 2135 кош-корт, 300 баш умарта бар. (2014тә 461терлек-220 сыер. 610сарык, 21кәҗә. 1ат булган)

 

 

  Жирлек буенча  3 баштан  6 га кадәр сыер асраучы 15 кә якын гайлә бар.       (Яруллин Хабибрахман, Шарафеев Габделхай, Яковлев Рөстәм, Сиразеев Ильнур, Мухаметгарипов Сәүбән, Шавалиев Фирдүс, Шаяхметов Фәнис , Ахунов Фәнил, Фатихов Илфат, Мифтахов Гаптрәүф гаиләләре)

        Мал санын исәпкә алган вакытта дөрес сан әйтмәүчеләр бар. Электрон хуҗалык китабына квартал саен сез әйткән мал саннары утыртылып барыла. Бу саннарны район да, авыл хуҗалыгы министрлыгы да күреп тора. ЛПХ кредитына выписка алганда, савым сыерларына, кәҗәләргә  субсидия биргәндә, сез әйткән саннар буенча гына биреләчәк. Аңлашылмаучанлыклар  килеп чыкмасын өчен, барлык булган малларыгызның санын һәм булган үзгәрешләрне вакытында авыл җирлегенә хәбәр итеп торуыгызны сорыйбыз. 

 

       Шәхси хужалыклардан даими рәвештә сөт җыела. Быел барысы 685 мең 324 л сөт җыелган, сумнарга әйләндергәндә 10 млн 447 мең  46 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә1 л сөтнен бәясе 18 сум 50 тиен тора. Сөт акчасы вакытында түләнеп барыла. Сөт бәяләре арткач сыер санын арттырырга теләүчеләр дә барлыкка килде. Биләмә буенча  иң күп сөт бирүчеләр:

Яковлева Кадрия – 17 041л.(якынча еллык кереме 250 000 сум), Ахунов Фәнил -16 362 л, Фатихова Гөлүсә -16 212 л, Мухаметгарипова Гашия – 15 587л., Яруллина Чулпан -14 130 л, Ибушева Фирая л-12 105л..  (Алар барысы да   4-8гә кадәр  сыер асраучылар.)

     Шәхси хуҗалыкларның малларына хөкүмәт тарафыннан узган ел савым сыерларга 627 мең  сум һәм кәҗәләргә 30 мең сум субсидия  бирелде.

     Биләмәдә 3 гаилә фермасы эшләп килә. Сарыкчылык буенча эшләүче Галиахметов Илшат хуҗалыгыда бүгенге көндә 60 баш сарык малы,  мөгезле эре терлек буенча эшләүче Гараев Радикта 10 савым сыеры( -31 467л. сөт савып тапшыра), барлыгы 29 баш мөгезле эре терлек асырый,  кортчылык буенча Шакиров Фиргат 40 баш умарта тота.

     Авыл жирлеге буенча  барлыгы 12 фермер хуҗалыгы , 10 шәхси эшмәкәр эшли. Яңадан 3 егет төрле өлкәдә үз эшләрен ачарга әзерләнә. Эшмәкәрләребез җирлегебезгә һәрдаим ярдәм итеп торалар, бигрәктә Галиахметов Илшатны аерым атап, ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерәм.

 

      Биләмәдә,” ТАТМИТ Агро”филиалы  урнашкан. “ТАТМИТ Агро”да барысы 32 кеше эшли,15000 дунгыз үстерелә, уртача хезмәт хакы 14 500сум. ООО  Сабаның  ”Кибәче“ бүлекчәсендә 70 кеше эшли, 1340 баш мөгезле эре терлек бар. Чәчүлек җирләре - 2799  га исәпләнә. 1гектардан  уртача 27,6 ц уныш жыйналган. Уртача хезмәт хакы 12 500 сум. Эшчеләргә хезмәт хакы хисабына 910  ц печән, 480 ц икмәк, 450 ц салам бирелгән. Пай җирләре өчен халыкка 1 пайга 1 ц арпа һәм 1 ц бодай исәбеннән икмәк бирелгән.

                                        

 

                                            Йорт-җирләр

     Безнең җирлектә йорт-җирне рәсмиләштерү эше дә уңышлы гына дәвам итә. Бүгенге көнгә барысы 349 йортның документы бар, 24 йортка өйләрен рәсмиләштерергә кирәк, алар арасыннан нотариуста эш ачылганнары да бар. (Барлыгы җирлектә 373 йорт-җир бар, шуларның 299 да кеше яши.)

 

       2015 елда җирлектә 6 яңа йорт төзелде. Шулардан 2 йорт АПК программасы нигезендә төзелде.Төрле программалар буенча 5 гаилә чиратта тора. 5 кеше ипотека кридеты алып йорт-җирләрен яхшыртты(1.250мең сум). 

 

  Җир  пайларын вакытында рәсмиләштермәүче 192 кеше судка бирелгән иде, шуларның 22 пай хуҗасы үзләре рәсмиләштерергә алынды, ә 170 пай җире хуҗасы баш тартты һәм авыл җирлеге исеменә рәсмиләштерелде. (Барлыгы исемлекә 974 пай җире бар, -942 рәсм-гән, 32пай______________________

 

Юллар төзү

   Җирлегебездә авыл юлларын яхшырту программасы буенча эшләр дәвам итә. 2015 елның җәйге чорында Олы Кибәче авылы  Ворошилов урамына 130м. озынлыкта таш юл җәелде, 720 мең сумлык юл булды

     Урам юлларын кардан чистарту өчен ООО Саба “Кибәче” бригадасы белән килешү төзелде, ел саен акча күчереп барыла. Юлларны кырдыру, кардан чистарту өчен җирлек бюджетыннан   20 000 сум акча тотылды.

                                                 Зиратлар торышы

      Авылларыбызның изге урыны булып саналган зиратларның торышына килгәндә игътибар зур . Ел саен берничә тапкыр  җәмәгатьчелек көче белән үләннәрдән  чистарту, чүпләрен тырмалап түгү эшләре башкарыла. Бу эштә мәчет картлары, авылыбыз муллалары башлап йөрүчеләр..

      Олы Кибәче, Төбәк авылы зиратлары үсеп утыручы агачлардан тулысынча арындырылды. Агач кисүне Кече Кибәче авыл зиратында башкарасыбыз бар. Ә Төбәк зиратында коймалап алуга әзерлек эшләре бара. Бу эш өчен Төбәк халкы үз теләкләре белән өстәмә акча җыйдылар.

 Олы Кибәче авыл мәчетенең мәктәпкә, балалар бакчаларына, ятим һәм авырып китүчеләргә матди ярдәм күрсәтүе, изге урын Биләргә баруда ярдәме өчен бик зур рәхмәт.

   Шулай ук изге эшләрдә үзләреннән зур өлеш керткән имамнар Газизуллин Рәис, Шавалиев Миннегали, Кадиров Гилметдин, Кашаева Тәнзилә апа, Гарипов Гарафетдин, Шарафиев Рафаил, Шакиров Фиргат абыйларга җирлек исеменнән чиксез рәхмәт белдерәм.

 

 

                          Янгын куркынычсызлыгы

      Халык һәм халык хуҗалыгы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү- зур әһәмияткә ия.

      2015 нче елда җирле үзидарә биләмәсендә янгын чыгу очрагы теркәлмәде.

       Бер янгын сүндерү машинасы бар, янгын сүндерүдә җаваплы Юзеев Георгий (тел.89874104736). Машина төзек, җылы гараҗда тора, янгын сүндерү җиһазлары белән тулысынча тәэмин ителгән.

       Шулай ук җирлектә 19 янгын гидранты бар, барысы да эшли торган хәлдә, даими тикшерелеп, килү юллары чистартылып торыла. Урынын белү өчен һәр гидрант янындагы таш электр баганаларына табличкалар куелган.

 

        Хөрмәтле авылдашлар, күргәнегезчә Олы Кибәче авыл җирлегендә эшләнгән эшләребез бик күп, авылларыбыз зурая , матурая, ләкин һәр яңа көн үзенең яңа бурычларын, яңа проблемаларын куюын да онытмаска кирәк.

 

   Хөрмәтле авылдашлар отчетымны Презедентыбыз Рөстәм Нургалиевичның еллык юлламасында әйткән сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

  “Без авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программаларын тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез.

    Безнең бурыч – авыл халкына тигез, лаеклы яшәү шартлары булдыру. Республиканың дүрттән бер өлеше авылларда яши. Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, иң күркәм сыйфатларын саклауга бик зур өлеш кертә,” -диелә еллык юлламада.

 

 

 

     Бергә булсак, бердәм булсак планлаштырган эшләрне башкарып чыгарбыз дип ышанам.

 

     Барыгызга да   иминлек,тынычлык, сәламәтлек телим.

.

 

                                      Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

                                                                                      19.01.2016

 

 

 

Последнее обновление: 20 января 2016 г., 11:33

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International