Саба шәһәр җирлеге Советының 2024 нче елда
башкарган эшләренә отчеты.
Докладчы: Р.М. Хәсәнов –
Саба шәһәр җирлеге башлыгы
Хөрмәтле иптәшләр!
2024 нче елда бистәбездә социаль-икътисади үсеш дәвам итеп, һәр тармак төрле инновацияләргә таянып эшләде
Бүгенге докладымда сезне Байлар Сабасы бистәсенең һәм Урта Саба авылының бүгенге тормыш-көнкүреше, 2024нче елда башкарылган эшләр һәм 2025 нче елда алга куелган максатлар белән таныштырам. Хэмдэ суземне башлап китэсе килэ, махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройларыбыз турындагы истәлекләрдән башларга теләр идем.
Мэрхумнэрнен якты истэлегенэ (1 минутлык тынлык игьлан ителэ) Рэхмэт сезгэ!
Хокумэтебез, хэмдэ район житэкчелеге СВОдагыларнын эти-энилэренэ, семьяларына һәрдаим булышу остендә эшлилэр. Бары тик без аларга туган-ускэн ойлэренэ исэн-сау жину белэн эйлэнеп кайтуларын телэп калабыз. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, хөкүмәтебез халыкка һәрьяклап ярдәм итү өстендә эшли дип әйтер идем.
Саба шәһәр җирлеге үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Халык белән эшләү, җирлектә урнашкан оешма, предприятие, учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә тору, матурлык һәм уңайлылык тудыру – безнең көн кадагындагы һәм һәрдаим уңай хәл ителеп баручы мәсьәләләр. 2024 елда гражданнардан барлыы 62 морэжэгэть керде, шунын 27 сы язмача рэвештэ, 18 сы жирлек башлыгына исеменэ язылган иде . Бу морэжэгатьлэр ел дэверендэ канэгатьлэндерелде , гражданнарга жавап хатлары жибэрелде.
Җирлектә бүгенге көндә барлыгы 9503 кеше яши. 6 балалар бакчасында 839 бала тәрбияләнә, 3 мәктәптә 1548 укучы белем ала, Саба аграр көллиятендә 290 студент һөнәр үзләштерә. Хуҗалыклар саны - 3436, шуның 3356 се - Сабада, 80 хуҗалык - Урта Сабада.
Демографик вәзгыять түбәндәгечә: туучылар саны – 52 (узган елга караганда 24 кә кимрәк), үлүчеләр – 46 кеше (узган елгыдан 23 кимрәк).
Җирлек буенча 32 яңа гаилә төзелеп, бергә тормыш башлап җибәрделәр (узган ел 27 булган). Аерылышучылар саны кубэйгэн – 27 берәмлек (узган ел 17 иде).
Ел дәвамында җирлек территориясенә 97 кеше яшәргә күченеп килгән, 52 кеше яшәү урынын алыштырган, күченеп киткән.
Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2648 пенсионер яши. Пенсиянең уртача айлык күләме 19 411,19 сумны тәшкил итә. 2024 елда – 50 ел бергэ торучылар 12 пар, 60 ел бергэ торучы - 2 пар, 90 яшен тутырган 6 кеше, 95 яшен тутырга 2 кеше.
Стационар телефоннан барлык хуҗалыкларның 41%, кабельле интернеттан 65%, кабельле телевидениедән 72 проценты файдалана.
Бистәдә урнашкан 98 сәүдә ноктасының 96 ендә электрон түләү аппаратлары урнаштырылган, бу 98 процентны тәшкил итә.
Җирлек буенча барлыгы 300 күпбалалы гаилә исәпләнә, 5 хезмәт ветераны яши. Сугышта катнашучыларнын 8 тол калган тормыш иптэше яши. Ветенераннарыбыз хэрвакытта игьтибар узэгендэ торалар.Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучылар саны – 122 гаилә.
2024 нче елда Байлар Сабасы бистәсе буенча 28 җир кишәрлеге (5,75 га мәйданда) арендага бирелгән. Шуның 1се ачык аукцион аша хуҗаларына тапшырылган. 39 җир участогы 4 млн740 мең сумга физик затлар тарафыннан рәсмиләштерелгән.
Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү буенча да эш дәвам итә. 2022 нче елның августында гамәлгә кергән яңа закон нигезендә, андый гаиләләр җир алу өчен гариза язганда, торак шартларын яхшырту буенча чиратта торулары сорала. 2024 нче елда мондый җир кишәрлекләрен барлыгы 7 гаилә алды. (2023 елда 17 булган)
Җирлекнең бюджет кереме 2024 нче елда үзебезнең җирлектә булган оешмалардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән 50 млн.256 мең сумны тәшкил итте. Шуның эченнән: физик затлар кеременә – 34 млн. 485 мен сум, милек салымы 4 млн. 056 мең, җир салымы 11 млн. 713 мең сумлык керем алынды.
Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм вакытында салымнарны күчереп баруларыннан тора. Хокумэтебезнен автономия сэлэмэтлек учреждениясенэ кергэн “Саба узэк шифэхэнэсе 27 млн -10%-2 млн 700 мен. Россия Федирациясенен МВД отделына кергэн Саба районы булекчэсе 8 млн 90 мен - 10% 890 мен. Райондагы федераль налог инспециясенен Татарстан Республикасы буенча булган №10 номерлы налогы учреждениясе 8 млн 600 мен- 10% 860 мен.
Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән салымнар буенча: җир салымы буенча гражданнарның 214 мен 582 сум, милек салымы буенча 205 мең, транспорт салымы – 881 мен
Безнең җирлекнең бюджет тотылышының иң зур өлешен благоустройство өчен тотылган чыгымнар тәшкил итә. Ул үз эченә урамнарны карап тоту (49 млн. 733 мең), юл билгеләре урнаштыру, разметкалар сызу, урам юлларын төзекләндерү, аларны чистартып тору, тротуарлар салу һәм башка эшләрне ала.
Җирлектә урнашкан учреждениеләрнең 2024 нче елдагы эшчәнлеге белән танышып китик.
Промышленность предприятиеләре 2 млрд 025 млн 502 сумлык эш башкарганнар.
Мәсәлән, Урта Саба сугым цехында (ПССПК “Умырзая”) 2024 нче елда 802 млн. сумлык эш башкарылган (12 % арттырган) , 46 эшче эшли ( 1 эшчегэ арттырган) хезмэт хакы 16 % арттыруга ирешкэн.
ООО Цинк Саба еллык эш кулэмен 71% ка арттырган, 76 эш урыны булдырган , айлык хезмэт хакыт 24 % арткан
Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр 5 млрд. 289 млн. сумлык эш башкарганнар. Бу өлкәдә ООО “ПМК-159” һәм ООО “кристал” оешмасы зур тырышлык куялар. Эш күләмен дә арттырдылар, эшчеләр санын да саклап калдылар, хезмәт хакы да артты.
Сәүдә өлкәсендә хезмәт куючылар 218 млн сумлык эш башкарганнар. эшчелэр санын саклап калганнар .хезмэт хакыда артты
Хезмәт күрсәтүче предприятиеләр 1 млрд. 1 млн. 27 мен сумлык эш башкарганнар.
ООО “Яшен” җәмгыяте ел буена 129 млн 975 мен сумлык эш башкарган, биредә 69 эш урыны булдырылган. Хезмэт хакын 28 % арттырган
Саба инкубатор-кошчылык станциясе һәм Фазуллин Рамил Нуруллович крестьян-фермер хуҗалыгының эш күләме 2024 нче елда 39 млн.сумлык булган. Шулай ук Саба күптармаклы җитештерү оешмасы, Сабаагрохим, Сабэнергосервис, Аш-су җәмгыятьләрен дә мактап үтәргә кирәк. Алар еллык эш күләмен, хезмәт хакы күләмен арттырып эшләделәр. Барысына да зур рәхмәт белдерәбез.
Барлык пердприятиеләр бергә 8 млрд 196 млн. сумлык эш башкарганнар.
Ә инде җирлектәге шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегенә килгәндә, алар тормыш авыр, чимал кыйбат, керем алу кыен дип тормый, курыкмыйча үз эшчәнлеген башлап җибәрә һәм күбесенең эшчәнлеге халык тарафыннан хуплап каршы алына.
|
1 |
Фархиева Ландыш Флоридовна |
Тукай урамы, 15а здания адресы буенча.Үзенең чэч тараш ханэ студиясен ачып жибэрде |
|
2 |
Хасанова Райля Наилевна |
Г.Закиров урамы, 74 а йортында "Безнең урын"дип исемләнгән үзенең каһвәханәсен ачты. |
|
3 |
Алена николаевна
|
З.Юсуповада урнашкан бинада, Фармленд исемендэге даруханэсен ачып жибэрде
|
Алга таба да шәхси эшмәкәрләр сафы сирәгәймәсен, аларга хөкүмәтебез дә тиешле ярдәмен салсын иде дигән теләктә калабыз.
Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның санына, аларның эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җитештерүченең төп максаты, әлбәттә инде, табыш алу. Шушы табышның бер өлеше җирле бюджетка салым буларак керә. Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кооперативлар уңышлы эшләп килә. Бүгенге көнгә җирлек буенча 331 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, 318 юридик зат исәпләнелә.
Кече эшмәкәрлек үсешен тагын да киңәйтү, законлаштыру максатында 2028 нче елга кадәр сынау рәвешендә Татарстан Республикасы буенча самозанятость (үзмәшгульлек) программасы гамәлгә кертелгән иде. Әлеге программа буенча 2024 нче елда җирлектә яшәүче 317 кеше теркәлгән, ә гомумән алганда программа эшли башлаган көннән алып исәпләсәң, андыйлар саны 941 кеше. Алар - техника белән хезмәт күрсәтүчеләр, матурлык салоны хуҗалары, кондитер продукциясе җитештерүчеләр, йорт һәм фатирларын арендага бирүчеләр. Үзмәшгульләр теркәлү статистикасы буенча, 100 кешегә расчет белән исәпләгәндә, 11,2 берәмлек туры килә.
Табыш бирүче тармакларның тагын берсе – авыл хуҗалыгы. Безнең җирлектә әлеге өлкәдә Юлбат җәмгыятенең Урта Саба бригадасы, крестьян-фермер хуҗалыклардан Ибрагимова Әнисә Равилевна, Халиков Радик Ясәвиевич, Фазуллин Рамил Нуруллович, Фазуллин Фәнзил Рамилевич, Исрафилов Илнар Зөфәрович, Габдрахманов Ришат Мөдәрисович, Насыбуллин Илгиз Якупович нәтиҗәле эш алып бара.
Җирлектә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче грантка 2024 нче елда ия булучылар Гарипов Ильнур Фазрахманович цехта тушенкалар җитештерү өчен ит эшкәртү эшенә кереште. ПССПК “Умырзая” Гарипов Рамиль Рашитович итне сөяктән аеру цехын алып бара. Хэм шулай ук элекеге елларда грантка ия булганнарныда эйтеп узасы килэ Шуларның берсе - Исрафилов Илнар Зөфәрович “Джейрси” токымлы савым сыерлары үрчетеп, югары сыйфатлы сөт җитештерү эшен башлады. Икенчесе – Халиков Радик Ясәвиевич, 30 000 баш бройлер чебиләре үстерүгә йөз тоткан кош-корт фермасы төзеде хэм бугенге кондэ эйбэт кенэ эшен алып бара. Ганиев Альберт яшелчәчелек белән шөгыльләнэ Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, җирлек территориясендә документларын теркәлү үтеп, паспорт алган 19 кортчылык бар. Аларда 377 баш умарта исәпләнелә.
Җирлек территориясендә урнашкан Урта Саба җәмгыяте 147 млн. 478 мен сумлык продукция җитештерде. 2190 га чәчүлек мәйданы бар. Гектарыннан 24,6 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкта 260 баш савым сыеры исәпләнелә, бер сыердан елына 9 832 кг. сөт савыла. Бер башка еллык ит җитештерү күләме 287 кг. ны тәшкил итә.
Җирлектә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннары тотрыклы саклана. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 424 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 71е– сыерлар, 241 кәҗә, 84 сарык исәпләнелә. Хөкүмәт тарафыннан ел саен бирелүче сыер башы санына карап 2000 сум нән башлап, кәҗәгә 500 сум исәбеннән субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды (сыер асраучыларга 219 мең, кәҗә асраучыларга 31 мең 500 сум). Моннан тыш 3 яшьтән зуррак бия асраучы хуҗалыкларга 150 000 сум субсидия түләнде.(5000 мен сум) , Шулай ук хокумэтебез чебилэргэ субсидия тулэнде. ( 4 млн 122 мен 920 сум ) Барлык субсидия суммасы 4 млн 524 мен 120 сумлык
Байлар Сабасы бистәсендә сөт җыю эшенә ихтыяҗ юк. Урта Саба авылында 2024 нче елда 41 баш сыердан 735 ц. сөт җыелды. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Вагизов Ринат алып бара ССПК “Симет”
Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда 2023 нче елда барлыгы 1311 светильник янды, 2 млн 522 мең 346 сумлык ут кулланылган, бу узган ел белән чагыштырганда 514 мең 837 сумга күбрәк. 1 светильникка 1923,99 сум туры килә. 2023 нче елда 1594 сум булган. 3 светильник өстәлде.
Йортыбызда барлык уңайлыклар бар, краннан су һәрдаим ага, көнкүреш калдыкларын вакытында урнаштырабыз. Без – шушы җирлектә яшәүчеләр, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Алар күптөрле эш башкара. Су счетчиклары кую буенча (3359 абонент саны, 3325 куелган) 99% тәшкил итә. 143 урынга 447 берәмлек евроконтейнерлар урнаштырылды. Чыгарылган чүп күләме 43 000 куб.м. Боларга өстәп язын һәм көзен график нигезендә 10 куб.м. зурлыктагы бункерлар да куелды, алар төзелеш һәм бакча калдыкларын урнаштыру өчен., 23 елда 46 мен 475 куб.м. кар полигонга түгелде. 24 елда 49320 куб.м Тротуарлар техника һәм кул көче белән вакытында кардан чистартылды. Тротуар озынлыгы 38 км.дан артык (22 млн. 696 мең сумлык). Шулай ук бистәдәге 1625 төп агачны тәрбияләп, формалаштырып тордылар ( 2млн. 512 мең сумлык). Җәй көне Сабантуй үткәрү мәйданын, кышын кар һәм боз шәһәрчеген әзерләүдә аларның хезмәте бик зур. Ләкин арабызда шушы уңайлыкларның кадерен белмәүчеләр дә бар. Чүп һәм су өчен җирлек гражданнары 1 млн. 416 мең сум акчаны түләп бетермәгән. Түләүләрне электрон хезмәтләр аша башкаручылар хуҗалыкларның 95% тәшкил итә.
Райондагы административ комиссия тарафыннан төзекләндерү буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне үтәмәгән һәм бозган өчен, барлыгы 48 беркетмә төзелде. Шуның эченнән 3.6 статьясы буенча (Правила благоустройства буенча) 6 кешегә 15 000 суммнан штарф , шушы ук статья буенча 40 кешегә кисәтү ясалды. Шулай ук бу статья буенча 2 кешегә прекращение булды.
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2024 нче елда бистә буенча социаль яктан куркыныч хәлдә дип исәпләнгән 5 гаилә учетта тора (Зиннатуллин Фаниль, Хайрутдинова Гузэл, Долгий Денис, Минкабиров Динияр,Фаляхова Венера)
Административ хокук бозу кодексының 3.11 статьясы нигезендә 8 әти-әнигә беркетмә төзелгэн, шунын 4 сенэ 500 сумнан штраф салына, бутэненэ кисәтү ясалды, 5.35 статьясы нигезендә (ата-ана булу вазифасын үтәмәгән өчен) 10 беркетмә төзелде, 6 на 500 эр йор сумннан штраф, 4 кисэту ясалды. Шулай ук, Балигъ булмаган балаларнын исерек хэлдэ булу сэбэпле 20.21 статьясы нигезендэ 1 беркетмэ балигъ булмаган балага тозелгэн. Кыйнау рәвешендә административ хокук бозу кылган өчен 2 беркетмә балигъ булмаган балага төзелгән.
Саба шәһәр җирлегендә 2024 нче елда 20 җәмәгать тәрбиячесе эшен башкарды. Бүгенге көндә 10 җәмәгать тәрбиячесе шулай ук даими рәвештә үз карамагындагы бала белән эшен алып бара.
Барыбызның да күз алдында: район үзәге Байлар Сабасы матур, төзек һәм чиста. Моңа, әлбәттә, ел дәвамында төзелеш эшләре алып бару нәтиҗәсендә ирешелә. Район үзәк хастахәнәсенең хирургия булегендэ күләмле төзекләндерү эшләре алып барылды. Урта Сабада яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды Тукай паркында (библиотека артындагы) 2 нче чират тозу эшлэре алып барылды.( ООО Акварэй тарафыннан) Тынычлык урамында, 20 нче йорт, 36 фатирлы торак йорт төзелеп килэ. Күп балалы җирләргә электр, су һәм газ үткәрелде. Тынычлык урамында тозелеп ачылды. М.Җәлил урамында яшьләр үзәге төзелеше төгәлләнеп килә. Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамындагы 11 хэм 13 нче йортка, Школьная урамындагы 26, 28, 41 йортына күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясалды. Шулай ук элек банк булып торган хэзерге кондэ туган якны ойрэну музеенда капиталь ремонт эшлэре тогэллэнеп килэ. Янадан арендалы торак программасы кысаларында яна йортлар тозелэ. Саба муниципаль районының "Саба үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе кан тамырлары үзәге төзелеше бара . 2024 нче елда Җирле бюджтан җирлектә булган объектларны ремонтлау өчен 59 млн 493 мең сум акча сарыф ителгән.
2024 нче елда җирлек буенча барлыгы 9 975 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Байлар Сабасында индивидуаль 79 йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды, Урта Сабада – 1 йорт төзелде. Бүгенге көндә җирлектә 48 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә. Аларның күбесе күпбалалы гаиләләргә бирелгән участокларда урнашкан. Шунда ук эйтеп утэсе килэ жирлегебездэ 2024 нче елда 7 иске йорт сутелде.
Димәк, алга таба бистәдә хуҗалык саны да, кеше саны да арту ягына таба барачак. Бу исә, үз чиратында, эш урыннары булдырудан башлап, культуралы ял итүне дә кертеп, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләү өчен яңа максатлар һәм бурычлар кую өстендә эшләргә кирәк булачак дигән сүз.
Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан расланган Байлар Сабасы бистәсенең 2016-2030нчы елларга социаль-икътисади үсеше стратегик планында төп басым агоропромышленность комплексы, кече һәм урта бизнес, әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, территория үсеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкка тулы канлы тормыш белән яшәү өчен шартлар тудыруга ясала. Соңгы елларда сәнәгать җитештерүенең үзәк ноктасы булып Саба индустриаль паркы тора.
2024 нче ел нәтиҗәләре буенча, биредә барлык резидентлар тарафыннан1 330 млн. сумлык товар җитештерелде, 132,71 млн. сумлык салым түләнде. Барлыгы 28 резидент белән килешү төзелде, шуның 14 е бүгенге көндә үз эшчәнлеген алып бара.2024 нче елда:
2025 нче елдагы эш планыны килгэндэ, бүгенге көндә промзона территориясендэ 4 резидент төзелеш эшләре белән мәшгуль. Болар:
Шулай ук паркның 2 нче чират (азык җитештерү класстеры) төзелеш эшләренен 2 нче этабынбашкарып чыгу күз алдында тора.
10 гектар мәйдандаазык-төлек житештерүцехлары урнаштыру өчен барлык уңайлыкларын булдыру, кирәкле инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү бурыч итеп куелган иде. 2024 нче елдаТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә булеп бирелгән акчага паркны электр, газ, су уткэргеч, юллар салу, чистарту корылмалары булдыру кебек кирәкле коммуникацияләр үткәрү буенча планлаштырылган төзелеш эшләренең беренче этабы инде башкарылып чыкты.
Икенче чираттагы «Саба» индустриаль паркының эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм уңышлы үстерү кысаларында бугенге кондэ тугыз резидентка җир кишәрлекләре инде бүлеп бирелгән, һәм алар белән азык-төлек кластеры территориясендә эшкуарлык эшчәнлеге алып бару турында килешүләр төзелгән. Янадан ике кооператив килешу төзергә теләкләрен белдерде.
Хәзерге вакытта азык-төлек кластеры резидентлары тарафыннан инде зур эшләр башкарылды, атап әйткәндә: «Юлбат» кооперативы яшелчәләр эшкәртү заводының бинасын төзеп бетерә; «Даминик» кооперативы ит эшкәртү цехын төзү эшләре белә мәшгуль; «Саида» җәмгыяте прәннек җитештерү заводын проектлау эшен тәмамлады; хәзерге вакытта ит һәм казылык эшләнмәләре эшкәртү буенча «Алга» кооперативы төзелеш эшләрен башлап җибәрергә мөмкинлекләр барлый. Чәк-чәк җитештерүче «Ясминә» һәм ит һәм ярымфабрикатлар җитештерүче «Хуҗабикә» кооперативлары проект документациясен рәсмиләштерү һәм төзелешкә рөхсәт алу белән шөгыльләнәләр.
Саба районы сәнәгать җитештерүенең үзәк ноктасы булган Саба индустриаль паркы эшчәнлеге белән кызыксыну елдан-ел арта бара. 2024 нче елда шушы максаттан «Эшлекле Россия» Татарстан бизнес-ширкәте вәкилләре, Намибия Республикасыннан делегация вәкилләре, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы" берлеге вәкилләре кебек кунаклар эш визиты белән паркта булып киттеләр.
2024 ел ахырында, индустриаль паркларның идарәче компанияләре өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының беренче гамәли юнәлешле республика семинары безнең районда булып узды,чара Индустриаль паркка экскурсия белән тәмамланды.
Илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында, узган елда да, Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2024 нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә, шулай ук район мәдәният йортында җыелыш формасында алып барылды. Әлеге җыелышларда халыкны борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, теләк һәм тәкъдимнәр язмача һәм телдән кабул ителде. Җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 500 сум акча җыюга ризалык бирелде. Барлыгы 3 млн 348 мең 499 сум күләмендә акча җыелып, әлеге суммага планлаштырылган эшләрнең барысы да эшләнеп бетте.
Алар түбәндәгеләр: Байлар Сабасында:
Бүгенге көндә халыктан 2024нче ел өчен үзара салым акчасын җыю эше тәмамланып килә. Көн тәртибенә кертелгән эшләр 2025нче ел дәвамында эшләнәчәк, алар Байлар Сабасының һәм Урта Саба авылының төзеклеген тәэмин итү өчен тотылачак. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә алга таба да актив катнашырсыз дигән теләктә калам.
Ел дәвамында урамнарга яңа агачлар утырту, корыган агачларны кисү, газон чабу, тротуар җәю эшләре бистәнең йөзен матурайту, төзекләндерү максатыннан башкарыла.
Бистә территориясен тәртиптә тоту, агач һәм куаклар утыртуда, зиратларны чистартуда бистәдә эшләүче оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре зур тырышлык куя. Һәрдаим экологик өмәләр оештырыла. Ел саен апрель-май айларында санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителә. 2024 нче елда, мәсәлән, Байлар Сабасында барлыгы 1625 төп агач һәм куаклар утыртылды (гомуми суммасы 5 млн. 594 мең 825 сум). Җәй дәвамында 1021 мең 459 кв.м. мәйданда газон чабылды ( 1 млн 634 мең 418 сумлык).
Барлыгы 54 мең 349 төп чәчәк үсентесе утыртылды, аларны карап тоту һәм тәрбияләүне дә кертеп, суммасы 5 млн 215 мең 685 сумны тәшкил итә. Сабабызны җәй көне чәчкәләр иле эчендә утыра дип әйтсәк тә дөрес булыр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да территорияләрен матур итеп бизәп төрле чәчәкләр утырта.
Башланып киткән 2025 нче елда да күләмле эшләр башкаруны күз алдында тотабыз.
Хөрмәтле иптәшләр!
Жирлегебездэ ДНД да йоруче гражданнарыбызнын кайберлэренэ зур рэхмэтемне житкерэсем килэ. Алар 11 елдан артык ДНД да намус бн эшлэрен башкаралар Менэ алар: Сбербанктан-Файзетдинов Саубан Ташмухаметович
Гимазиядан-Хайбриев Ильнур Зуфарович , хэм Шигабиева Гульнара Раифовна
Балалар сэнгать мэктэбе-Газизов Алмаз Зиннурович, хэм Султанов Сайдаш Накипович
Балалар Ижат узэге- Аубакиров Фарит Габделмазитович , Файзетдинов Рифкат Ташмухаметович хезмэтлэре очен бик зур рэхмэт!
Җирлектә башкарылган эшләрне санап бетерү мөмкин түгел. Барысы да безнең өчен, безнең тормыш җитеш, тулы канлы булсын өчен эшләнә. Моның өчен хезмәт куючы Россия, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Барыбызда белгэнегезчэ 2025 елда 14 сентябрь конендэ Татарстан Рэисен хэмдэ жирле узидарэ органнарына документлар сайлау коннэре дип игьлан ителде. Форсаттан файдаланып барыгызныда билгелэнгэн коннэрдэ, узегезнен сайлау участокларына барып тавышларыгызны бирерсез дип ышанып калабыз.
2025 нче ел 80 ел Ватанны саклаучылар елы. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Бүгенгене киләчәккә тапшыру исә безгә йөкләнгән. Сезнең белән берлектә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешербез. Барчабызга да исәнлек саулык, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек теләп калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Последнее обновление: 18 февраля 2025 г., 16:09