Саба шәһәр җирлеге Советының 2020нче елда
башкарган эшләренә отчеты.
Докладчы: Р.М.Хәсәнов –
Саба шәһәр җирлеге башлыгы
Хөрмәтле иптәшләр!
Елдагыча, бүгенге җыенга узган 2020нче елга йомгак ясап, 2021нче елга максатлар һәм бурычлар билгеләргә җыелдык. 2020нче ел вакыйгаларга бай ел булды. Белгәнегезчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнен 75 еллыгын билгеләп үттек, Саба районы оешуга – 90 ел, ТАССР оешуга - 100 ел тулды. Әмма коронавирус дигән афәт аркасында без бу бәйрәмнәрне зурлап оештыра алмадык, халыкның билгеле бер өлешенә генә әлеге чараларда катнашырга туры килде. Сентябрь аенда үткәрелгән Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар шулай ук үзенчәлекле шартларда үтте, тавыш бирү берничә көн дәвамында үткәрелде.
Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Безнең төп бурыч - ул җирлектәге халык белән эшләү. Шуңа күрә халык яшәешен, көнкүреш шартларын һәрдаим контрольдә тоту, алар белән аралашу безнең көнүзәк мәсьәләләребезнең берсе булып тора. Шәһәр җирлегенә үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 2321 кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 93 язмача гариза керде.
Саба шәhәр жирлеге биләмәсенә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе һәм Урта Саба авылы керә. Җирлектә бүгенге көнгә барлыгы 9115 кеше яши, 2019нчы елда 9021 кеше булган, 94 кешегә арткан, шуның 8988е Сабада, 127 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны - 3205, шуның 3128е - Сабада, 77 хуҗалык - Урта Сабада. Күпкатлы йортлар саны 46, аларда барлыгы 943 квартир исәпләнә.
Демография күренешенә килгәндә, туучылар саны 2020нче елда 115 булды, 2019да 106 бала дөньяга аваз салган булган (9 балага күбрәк туган).
Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2019 – 75, 2020 – 69 үлем очрагы теркәлгән.
Яңа гаилә төзүчеләр саны быел узган елга караганда азрак теркәлгән. Җирлектә 2020нче елда 40 пар язылышкан, 2019да 42 булган. Аерылышучы гаиләләр саны – 28 (2019да 31 булган).
Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында бистәгә 104 кеше яшәргә күчкән, 68е башка авыл һәм шәһәрләргә күченеп киткән.
Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2613 пенсионер яши. Шуның 2057се- картлык буенча пенсия алучылар, 237се - инвалидлык буенча, 267се - социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме 13 588,43 сумны тәшкил итә.
Стационар телефоннан барлык хуҗалыкларның 56,6, кабельле интернеттан 66,5, кабельле телевидениедән 67,7 проценты файдалана.
Бистәдә урнашкан 88 сәүдә ноктасының 76сында электрон түләү аппаратлары урнаштырылган, бу 86,4 процентны тәшкил итә.
Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы 229 күпбалалы гаилә исәпләнә, узган ел 186 булган, 43кә арткан. Җирлектә 4 хезмәт ветераны, 15 сугышта катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре яши, ялгыз гына яшәүче 327 пенсионер исәпләнә. 4 социаль хезмәткәр эшли.
2021нче елның 1нче январенә алынган мәгълүматлар буенча, Байлар Сабасы бистәсе буенча 61 гектардан артык мәйданны биләгән җир кишәрлеген үз эченә алган 162 килешү төзелгән. 2020нче елда аренда өчен түләүләр суммасы 1 млн 581 мең сумны тәшкил итте, 3,268 га мәйданда 34 җир участогы 3 млн. 41 мең сумга хуҗаларына үз милке итеп рәсмиләштерелде. Шуның эченнән 7 җир участогы 2 млн. 541 мең сумга ачык аукцион аша тапшырылды.
Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, әлеге категориягә керүче 340 гаилә Шәмәрдәнгә чыга торган якта барлыкка китерелгән 7 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды. 2020нче елда мондый җир кишәрлекләренә барлыгы 48 гаилә ия булды. 2019нчы елда 34 гаиләгә бирелгән иде.
Хөкүмәт тарафыннан бала алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2020нче елда бистә буенча 114 кеше ия булган. Шуның 45е – беренче бала тугач бирелгән, 66сы – икенче һәм аннан соң туган балалар өчен.
Җирлекнең бюджет кереме 2020нче елда үзебезнең җирлектә булган оешмалардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән 30 млн. 519 мең сумны тәшкил итте. Шуның эченнән: физик затлар кеременнән 20 млн. 214 мең, милек салымы 2 млн. 896 мең, җир салымы 13 млн. 262 мең сумлык керем алынды.
Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм вакытында салымнарны күчереп баруларыннан тора. 2020нче елда иң күп налогны “Сабагаз” идарәсе (13 млн. 826 мең -10 % - 1 383 000), район үзәк шифаханәсе (14 млн. 786 мең -10 % - 1 478 000),
“Татавтодор” җәмгыяте (8 млн 686 мең -10% - 869 мең) керткән. Ел ахырына җирлектәге организацияләрнең 732 мең сумнан артыграк бурычлары калды.
Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир салымы буенча гражданнарның 237 мең, милек салымы буенча 186 мең сум бурычлары бар.
Безнең җирлекнең бюджет тотылышының иң зур өлешен благоустройство өчен тотылган чыгымнар тәшкил итә. Ул үз эченә урамнарны карап тоту (52 млн.нан артык), юл билгеләре урнаштыру, разметкалар сызу, урам юлларын төзекләндерү, аларны чистартып тору, тротуарлар салу һәм башка эшләрне ала.
Җирлектә урнашкан учреждениеләрнең 2020нчы елдагы эшчәнлеге белән танышып китик.
Промышленность предприятиеләре 846 млн сумлык эш башкарганнар. 2019нчы елда әлеге күрсәткеч 924 млн сумны тәшкил иткән. Бу өлкәдә эшләүчеләр саны 2020нче елда 259, 2019нчы елда 274 кеше исәпләнә.
Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр 1 млрд. 187 млн. сумлык эш башкарганнар. 2019нчы елда – 957 млн. сумлык. Эшчеләр саны – 228 кеше. Уртача хезмәт хакы 36 399 сум.
Сәүдә өлкәсендә хезмәт куючылар 222 млн. сумлык эш башкарганнар. Уртача хезмәт хакы 20 143 сум.
Хезмәт күрсәтүче предприятиеләр 905 млн сумлык эш башкарганнар. Әлеге өлкәдә 462 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 21 947 сум.
Барлык пердприятиеләр бергә 3 млрд 161 млн. сумлык эш башкарганнар.
Кайбер предприятиеләргә тулырак анализ ясап үтәм.
Саба сөт комбинаты узган елгы күрсәткечләреннән чигенеп эшләде. 2019нчы елда 177 млн сумлык эш башкарган булсалар, 2020нче елда әлеге күрсәткеч 67 млн сумлык кына. Тулы куәтенә эшли алмаганлыктан, 56 кешедән 40 эшче генә калган, хезмәт хакы да кимегән. Быел комбинатны тулы куәтенә эшләтеп җибәрү максат итеп куела.
Урта Саба сугым цехы (ПССПК “Умырзая”) 2020нче елда 365 млн (2019нчы елда 276 млн сумлык) эш башкарылган. Хәзерге көндә цехта 22 кеше эшли (2019нчы елда 15 кеше эшләгән). Уртача хезмәт хакы – 26 311 сум.
Шулай ук “Каймак” кооперативы да эш күләмен 2019нчы ел белән чагыштырганда арттыруга ирешкән (2019нчы елда 23 млн сумлык, 2020нче елда 43 млн. ), 13 кеше эшли.
Саба инкубатор-кошчылык станциясе һәм Фазуллин Рамил Нуруллович крестьян-фермер хуҗалыгының эш күләме 2019нчы елда 23 млн., 2020нче елда 30 млн. сумлык булган. Уртача хезмәт хакы 18 150 сум.
Һаман да киңәю, яңа цехлар ачу, өстәмә эш урыннары булдыру, гомумән, җирлегебездә халык өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эшләүче шәхси эшмәкәрләребез турында бары тик мактау сүзләре генә әйтеп була.
|
1 |
ИП Каримов Булат Ринатович |
Паласлар чистарту буенча цех ачты |
|
2 |
ИП Абдуллин Дилюс Раисович |
Җиңел машиналарның кузовын ремонтлау буенча цех ачты |
|
3 |
ИП Аубакиров Алмаз Газимзянович |
Мебель җыю буенча ңа цех ачты |
|
4 |
КФХ Фазуллин Рамиль Нуруллович |
Инкубатор цехы төзеде |
|
5 |
Ногманов Фирдинат Рифхатович |
Автомобиль һәм двигательләр төзәтер өчен яңа бина төзеде |
|
6 |
Гафиятуллина Алина Тагировна |
Матурлык салоны ачты |
|
7 |
Галиев Марат Василович |
Банкет залы төзеде |
|
8 |
Гильмиев Ильфат Фаритович |
Хуҗалык товарлары кибетенә янкорма эшләде |
|
9 |
Мустафин Айнур Ибрагимович |
Сыр җитештерү буенча яңа цех ачты |
|
10 |
Галимов Ильнур Салимович |
Автомойка һәм шиномонтаж ачты |
|
11 |
Хафизов Рушан Касимович |
Пластмасс гранула цехы ачты |
|
12 |
Шигабутдинов Марат Рашитович |
Бытовой химия товарлары эшләү цехы булдырды |
Алга таба да шәхси эшмәкәрләр сафы сирәгәймәсен, аларга хөкүмәтебез дә тиешле ярдәмен салсын иде дигән теләктә калабыз.
Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның күплегенә, аларның яхшы эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җитештерүченең төп максаты, әлбәттә инде, табыш алу. Шушы табышның бер өлеше җирле бюджетка салым буларак керә. Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, кооперативлар саны уңышлы эшләп килә. Бүгенге көнгә җирлек буенча 306 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, 310 акционерлык җәмгыте, җитештерү кооперативы исәпләнә.
Алга таба кече эшмәкәрлек үсешен тагын да киңәйтү, законлаштыру максатында 2028нче елга кадәр сынау рәвешендә Татарстан Республикасы буенча самозанятость (үзмәшгульлек) программасы гамәлгә кертелгән иде. Әлеге программа буенча 2020нче елда җирлектә яшәүче 226 кеше теркәлгән, ә гомумән алганда программа эшли башлаган көннән алып исәпләсәң, андыйлар саны 374 кеше. Алар - техника белән хезмәт күрсәтүчеләр, маникюр ясаучылар, кондитер продукциясе җитештерүчеләр, халык телендәгечә әйтсәк шабашниклар, йорт һәм фатирларын арендага бирүчеләр. Әлеге өстенлекле юнәлештә эшләүчеләр аның файдасын күрәләр.
Табыш бирүче тармакларның берсе – авыл хуҗалыгы. Безнең җирлектә әлеге өлкәдә Юлбат җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Урта Саба бригадасы, крестьян-фермер хуҗалыклардан Ибрагимова Әнисә Равилевна, Халиков Радик Ясәвиевич, Фазуллин Рамил Нуруллович, Фазуллин Фәнзил Рамилевич, Габдрахманов Ришат Мөдәрисович нәтиҗәле эш алып бара. Бу оешмаларның 2020нче елда җитештергән продукция күләме 119 млн. сумны тәшкил итә.
Җирлектә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелүче грант алучылар да бар. 2020нче елда Насыйбуллин Илгиз сарык үрчетү юнәлешендә (300 башка кадәр) 2 млн. сумнан артык күләмдә грантка ия булды, бүгенге көндә торак төзелеше эшен алып бара.
Җирлек территориясендә урнашкан Урта Саба җәмгыяте 95 млн. сумлык продукция җитештерде. 2230га чәчүлек мәйданы бар. Гектарыннан 33,5 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкта 260 баш савым сыеры исәпләнелә, бер сыердан елына 5661 кг. сөт савыла. Бер башка еллык ит җитештерү 301 кг. ны тәшкил итә.
Җирлектә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннары тотрыклы саклана. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 551 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 93е– сыерлар, 225 кәҗә, 285 сарык исәпләнелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының һәм кәҗәләрнең баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан сыер башына санына карап 2000нән башлап, кәҗәгә 500 сум исәбеннән субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды (сыер асраучыларга 248 мең 700 сум, кәҗә асраучыларга 42 мең). Моннан тыш ветеринар хезмәтләр күрсәтү максатыннан 20 700, чеби, үрдәк һәм каз бәбкәләре алучы гаиләләргә 965 585 сум субсидия түләнде. Барлык сумма – 1 млн. 276 мең 985 сум.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый. Банклар бирә торган кредитларны абзар-кура салу һәм яңарту өчен материаллар алу максатыннан 2020 елда 22 кеше алган (7 млн. сумнан артыграк). “Россельхозбанк” аркылы исә яңа төр авыл хуҗалыгы кредиты - 3%лы торак сатып алу өчен бирелә торган кредитны 25 кеше (51 млн.сумлык), 5%лы кредитны 5 кеше алган (1 млн. 217 мең сумлык).
Байлар Сабасы бистәсендә сөт җыю эшенә ихтыяҗ юк. Урта Саба авылында 2020нче елда 43 баш сыердан 866 ц. сөт җыелды (2019нчы елда 965 ц.иде). Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Зиннәтов Рифат алып бара. Тапшырылган сөт өчен вакытында исәп-хисап ясала.
Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда 2020нче елда барлыгы 889 светильник янды, 1 млн 946 мең сумлык ут кулланылган, бу узган ел белән чагыштырганда 232 меңгә күбрәк. 1 светильникка 2189 сум туры килә. 2019нчы елда 1969 сум булган. (266,56 х 889= 236 971)
Йортларыбызда һәрдаим су булып торганын, чүп бункерларын вакытында чистартып торганнарын барыбыз да ярата, ләкин менә шушы хезмәтләр өчен вакытында түләргә дә онытмасак иде. Торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2020 нче ел ахырына 2 млн 442 мең сум әҗәте җыелып бетмәгән. Түләүләрне электрон хезмәтләр аша башкаручылар хуҗалыкларның 62 проценттан артыгын тәшкил итә.
Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 88 шәхси эшмәкәр һәм район кулланучылар җәмгыяте кибетләре хезмәт күрсәтә. Шулай ук почта бүлеге, 3 банк, 1 больница, 2 бригада Такси, янгын сүндерү бүлекләре, ветеринария берләшмәсе, район хәрби комиссариаты уңышлы эшли.
Райондагы административ комиссия тарафыннан благоустройство буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне үтәмәгән һәм бозган өчен, барлыгы 34 административ эш кузгатылып, шуның 33сенә кисәтү ясалды, 1сенә 3500 сум штраф түләттерелде. Шулай ук тиешсез урында күрсәтмә такталар, белдерүләр, реклама урнаштырган өчен 1 кешегә, урамда тиешсез урында сату иткән өчен 1 кешегә кисәтү ясалды. Шулай ук без – җирле үзидарә органнары тарафыннан 14 беркетмә төзелеп, 2 кешегә 4000 сум күләмендә штраф түләтелде, 12сенә кисәтү салып, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушылды.
Җирлек буенча барлыгы 48 иске йорт исәпләнелә. 2020нче елда шуның 12се сүтелде (7 – Урта Саба, 5 – Саба). 22се төзекләндерелде. Тагын 6 йортны комиссия белән барып караганнан соң, тиешле күрсәтмә чыгарылачак, 5 йортның хуҗасына төзекләндерү турында күрсәтмә бирелде, 1се арестта, 2 йорт яз көне сүтеләчәк.
Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан шулай ук зур күләмле эш башкарылды. 2020нче елда бистә буенча социаль яктан куркыныч хәлдә дип исәпләнгән 5 гаилә исәптә торды. 3се – спиртлы эчемлекләр кулланган өчен, 2се – бала ихтыяҗларын үтәмәгән аркасында. Бүгенге көндә 2 гаилә исәптән төшерелде.
Административ хокук бозу кодексының 3.11 статьясы нигезендә (балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәгән өчен) 8 әти-әнигә кисәтү ясалды, 5.35 статья нигезендә (ата-аналарның яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен) 16 беркетмә төзелде, 6 кеше кисәтү алды, 1850 сумлык штраф түләтелде. Шулай ук административ хокук бозу кодексының 20.6.1. статьясы нигезендә (гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен) 5 беркетмә төзелде, 4се кисәтү алды, 1се 1000 сум күләмендә штрафка тартылды.
Гомумән алганда, 2020нче елда Байлар Сабасы бистәсе буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Район хәрби комиссариатында һәм йөзү бассейнында зур күләмле капиталь төзекләндерү эше башкарылды. Шулай ук Сабинка елгасы яр буенда, культура һәм ял паркында төзелеш һәм матурлау эшләре дәвам итә. Халык телендә Әфганнар паркы дип йөртелгән паркны да төзекләндерү эшләре башланып китте. Закир Йосыпов урамының җәүялеләр йөри торган өлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз истәлегенә “Вакыт безне сайлады” дип исемләнгән яңа һәйкәл торгызылды. Пушкин урамында универсаль спорт мәйданчыгы кулланылышка тапшырылды. Дуслык урамында халык соравы буенча кибет төзелде, ул озакламый үз эшен башлап җибәрәчәк. Шулай ук Байлар Сабасының Тынычлык урамында өченче мәчет төзелеше башланып китте, Җәмигъ мәчетендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды, Закир Йосыпов урамындагы кайбер биналарның тышкы фасадлары төзекләндерелде. Байлар Сабасының З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15 һәм 15А күпфатирлы гомуми йортларының ишегалдында Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында барлыгы 6830 квадрат метр мәйданда төзекләндерү эшләре башкарылды. Программа 3 йорттан 63 фатирда яшәүчеләргә уңайлы мохит тудырды. Торак милекчеләре ширкәтенә хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2020нче елда Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамындагы 5нче күпфатирлы йортына капиталь ремонт ясалды, 2021нче елда исә Закир Йосыпов урамы 17, Төзүчеләр урамы, 1нче һәм 5нче йортлар төзекләндереләчәк.
2020 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш шартларын тикшерү комиссиясе аша 13 гариза каралды, шуның 11е торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.
2020нче елда җирлек буенча барлыгы 9860 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Байлар СабасындаТынычлык, 7 адресы буенча 27 фатирлы күпкатлы йорт, индивидуаль 40 йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды, Урта Сабада – 1 йорт төзелде. Бүгенге көндә җирлектә 46 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә. Аларның күбесе күпбалалы гаиләләргә бирелгән участокларда урнашкан. Шулай ук арендалы торак программасы кысаларында Байлар Сабасында 3, Урта Сабада 1 индивидуаль йорт төзелеше тәмамланып килә.
Димәк, алга таба бистәдә хуҗалык саны да, кеше саны да арту ягына таба барачак. Бу исә, үз чиратында, эш урыннары булдырудан башлап, культуралы ял итүне дә кертеп, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләү өчен яңа максатлар һәм бурычлар кую өстендә эшләргә кирәк булачак дигән сүз.
Саба шәһәр башкарма комитеты тарафыннан 2016нчы елның 4нче августында расланган Байлар Сабасы битәсенең 2016-2030нчы елларга социаль-икътисади үсеше стратегик планы да әнә шул мәнфәгатьләрне күз уңында тотып төзелгән иде. Төп басым агоропромышленность комплексы, кече һәм урта бизнес, әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, территория үсеше, инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкка тулы канлы тормыш белән яшәү өчен шартлар тудыруга ясала. Бу өлкәдә иң күләмле эш Саба индустриаль паркы территорисендә алып барыла. ООО Саба Техмаш җәмгыяте 2020 елда парк биләмәсендә 1200 кв.м лы сәнәгать бинасы төзү эшләрен башлап жибэрде (инвестиция күләме 2 млн.). СППК “Иген” җәмгыяте, моно азык житештерү линиясен сатып алды, аны урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә (инвестиция -156 млн.) Шулай ук ООО Саба җәмгыяте комбикорма ясау заводының төзелешен башлап жибәрде (инвестиция күләме 85 млн.).
Шәһәр җирлеге каршында инде күп еллардан бирле “Үсеш” фонды эшләп килә. Һәр гаиләдән 100 әр сум булса да өлеш кертсәгез, хәйран сумма җыела. Әлеге акчалар чишмәләрне һәм зиратларны карап, төзекләндереп тоту максатында файдаланыла.
2020нче елда хуҗалыклардан 189 500 сум үзара салым акчасы җыелып, 38 мең сумы зиратларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итүгә тотылды.
Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, инде 7нче ел җирле референдум үткәрелде. 2019нчы елның 1нче декабрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, 1 млн 968 мең күләмендә акча җыелып, әлеге суммага планлаштырылган эшләрнең барысы да эшләнеп бетте. (1 млн 968 мең х 5 = 9 млн 840 мең) Алар:
Ләкин 2020нче елда илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында җирле референдум үткәрелмәде. Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә, шулай ук район мәдәният йортында җыелыш формасында алып барылды. Әлеге җыелышларда халыкны борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, теләк һәм тәкъдимнәр язмача һәм телдән кабул ителде. Җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Бүгенге көндә халыктан әлеге акчаны җыю эше тәмамланып килә. Көн тәртибенә кертелгән эшләр 2021нче ел дәвамында эшләнәчәк, алар Байлар Сабасының һәм Урта Саба авылының төзеклеген тәэмин итү өчен тотылачак. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә алга таба да актив катнашырсыз дигән теләктә калам.
Башкарылган эшләр барыгызның да күз алдында. Урамнарга яңа агачлар утырту, корыган агачларны кисү, газон чабу, тротуар җәю эшләре һәрдаим бистәнең йөзен матурайту, төзекләндерү максатыннан башкарыла. Матур бистәдә яшәү үзебезгә дә күңелле, чисталык саклау исә һәрберебездән тора.
Бистә территориясен тәртиптә тоту, агач һәм куаклар утыртуда бистәдә эшләүче оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре зур тырышлык куя. Һәрдаим экологик өмәләр оештырыла. Ел саен апрель-май айларында санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителә. 2020нче елда, мәсәлән, Байлар Сабасында Закир Йосыпов урамына һәм “Ямьле Саба” яр буе территориясенә барлыгы 653 төп агач утыртылды (гомуми суммасы 1 млн. 765 мең сум). Барлыгы 54 төп агач киселде (88 мең сумлык). Җәй дәвамында 412 873 кв.м. газон чабылды (442 мең сумлык).
Барлыгы 58 312 төп чәчәк үсентесе утыртылды (1 млн. 792 мең сумлык). Сабабызны җәй көне чәчкәләр иле эчендә утыра дип әйтсәк тә дөрес булыр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да территорияләрен матур итеп бизәп төрле чәчәкләр утырта.
Халык тормышын яхшырту өчен район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан зур эш башкарыла, шуның нәтиҗәсендә бистәнең йөзе матурая бара. Соңгы елларда сафка баскан мәдәният һәм ял паркын, халык телендә Набережная дип йөртелүче Сабинка елгасы яр буе мәйданчыгын төзекләндерү – шуның ачык мисалы. Бистә халкы мәдәният һәм ял паркын аеруча якын күрә, бирегә гаиләләре белән килеп, рәхәтләнеп ял итә. Шулай ук биредә массакүләм чаралар да еш үткәрелә.
Башланып киткән 2021нче елда да күләмле эшләр башкаруны күз алдында тотабыз. Менә алар:
Хөрмәтле иптәшләр!
Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин заман үзгәрә, аңа карап халыкның ихтыяҗы да камилләшә бара. Моның өчен хезмәт куючы Россия, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт.
2021нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге ел туган телебезнең кулланылыш дәрәҗәсен тагын да арттырсын, төрле милләт халыклары дус һәм тату мөнәсәбәттә яшик. Сезнең белән берлектә эшләгәндә генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешербез. Барчабызга да исәнлек саулык, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек теләп калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Последнее обновление: 23 марта 2021 г., 10:07