Отчет органов местного самоуправления Сабинского городского поселения Сабинского муниципального района Республики Татарстан за 2017 год и о задачах на 2018 год

Саба шәһәр җирлеге Советының 2017 нче елда  

башкарган эшләренә отчеты.

 

 

Докладчы: Р.М.Хәсәнов –

Саба шәһәр җирлеге рәисе урынбасары

 

Хөрмәтле иптәшләр!

Менә тагын бер ел узып, эшчәнлеккә нәтиҗә ясар вакыт җитте.

Саба шәһәр җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы” 131 нче Федераль Законга һәм Уставка нигезләнеп алып бара. Безнең төп бурыч - ул җирлектәге халык белән эшләү. Шуңа күрә халык яшәешен, көнкүреш шартларын һәрдаим контрольдә тоту, алар белән аралашу безнең көнүзәк мәсьәләләребезнең берсе булып тора. Шәһәр җирлегенә үзләренең төрле формадагы һәм эчтәлектәге сораулары белән 3 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте, ел буена барлыгы 289 язмача гариза керде.

        Саба шәhәр жирлеге биләмәсенә  Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе һәм Урта Саба авылы керә. Җирлектә бүгенге  көнгә барлыгы  8780 кеше яши, 2016нчы елда 8650 кеше булган, 130 кешегә арткан, шуның 8656ы Сабада, 124 кеше Урта Сабада исәпләнә. Хуҗалыклар саны - 3040, шуның 2962се- Сабада, 76 хуҗалык - Урта Сабада. Күпкатлы йортлар саны 44, аларда барлыгы 872 квартир исәпләнә.  

      Демография күренешенә килгәндә, туучылар саны 2017нче елда 122 генә булды, 2016да 133 бала дөньяга аваз салган булган.

   Үлүчеләр күрсәткечендә, узган ел белән чагыштырганда, кимү күзәтелә. 2016 – 70, 2017 – 63 үлем очрагы теркәлгән.

    Яна гаилә төзүчеләр саны елдан-ел артуы күзәтелә. Бу, әлбәттә, бистәдә халык саны артуына да нык йогынты ясый. Шәhәр жирлегендә 2016 елда 48, 2017нче елда 63 пар язылышкан.  Аерылышучылар саны – 14 гаилә. (2016да 22 булган).

Саба шәһәр җирлеге буенча ел дәвамында бистәгә 174 кеше яшәргә дип күченеп килгән, 91е башка авыл һәм шәһәрләргә күченеп киткән.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә барлыгы 2606 пенсионер яши. Шуның 1989ы- картлык буенча пенсия алучылар, 287се - инвалидлык буенча, 274е - социаль пенсия алучылар. Пенсиянең уртача айлык күләме 11 567 сумны тәшкил итә. Пенсионерларның 1285е пластик банк карталары белән файдалана, 1683е ЕСИА программасында теркәлү узган.

Җирлектә 1 Бөек Ватан сугышы ветераны, 17 хезмәт ветераны, 31 сугышта катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре яши. Инвалидлар саны 1136 кеше, инвалид балалар саны – 64.

Материаль ярдәм күрсәтү буенча  республика үзәгенең Сабадагы филиалыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә,  торак-коммуналь хуҗалык түләүләре өчен 3123 кешегә 13 млн 960 мең сумлык субсидия түләнгән.

Стационар телефоннан барлык хуҗалыкларның 65, кабельле интернеттан 64, кабельле телевидениедән 52 проценты файдалана.

Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участогы бүлеп бирү турында Россия Президенты тарафыннан закон кабул ителгәннән соң, әлеге категориягә керүче 210 гаилә Шәмәрдәнгә чыга торган якта формалашкан 7 яңа урамнан җир кишәрлекләре алды инде. 2017нче елда шундый җир кишәрлекләренә барлыгы 13 гаилә ия булды.

Ел дәвамында Саба бистәсендә 0,53 га мәйданда аукцион аша барлыгы 6 буш участок сатып бирелде (4се- арендага, 2се – шәхси милек буларак).

Хөкүмәт тарафыннан икенче яки өченче баласын алып кайтучы аналарга бирелә торган ана капиталы сертификатына 2017нче елда бистә буенча 57 кеше ия булган. Бүгенге көндә ана капиталы суммасы 453 мең 26 сумны  тәшкил итә. ( 25 млн 822 мең)

Җирлектә бүгенге көндә 286 юридик зат, 314 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.

Җирлекнең бюджет кереме 2017нче елда 88 млн. 519 мең сумны тәшкил итте, үтәлеше 2016 нчы ел белән чагыштырганда 94 процент. Шуның эченнән: собственный доход 80 млн., милек салымы 2 млн. 111 мең, җир салымы 12 млн 726 мең, арендадан 956 мең, штрафлардан 622 мең, муниципаль милекне сату һәм наймга түләүләрдән 1 млн. 520 мең сумлык керем алынды.

Җирлекнең бюджеты, беренче чиратта, организацияләрнең тотрыклы эшләвеннән һәм вакытында салымнарны күчереп баруларыннан тора. 2017нче елда иң күп налогны җаваплылыгы чикләнгән “Дельтрасагро” җәмгыяте (10  млн. 571 мең),  “Эстель” җәмгыяте (1 млн. 72 мең сум) һәм “Сабагаз”  идарәсе (992 мең сум) керткән. Таблицадан күргәнегезчә, ел ахырына җирлектәге организацияләрнең 70 млн сумнан  артыграк бурычлары калды ( 10 % - 7 млн. безгә керә).

Хуҗалыклардан җыелып бетмәгән җир салымы буенча гражданнарның 855 мең, милек салымы буенча 369 мең бурычлары бар.

Безнең җирлекнең бюджет тотылышы барлыгы 65 млн. сумны тәшкил итте.  Аның иң зур өлешен благоустройство өчен тотылган чыгымнар тәшкил итә (63  млн. 348 мең сум).  Ул үз эченә урамнарны карап тоту (13 млн. 867 мең), юл билгеләре урнаштыру, юлдагы чокырларны рәткә китерү, разметкалар сызу һ.б.,  торак-коммуналь хуҗалык, элемтә чаралары өчен түләүләрне, автотранспортны төзек хәлдә тотуны ала.      

2017нче елда җирлектә урнашкан бюджет учреждениеләре тотрыклы эшләделәр дип әйтергә була.

    Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә колачлы һәм нәтиҗәле эш алып барыла.

Саба  гимназиясе 976 укучы һәм 98 укытучыны берләштерә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе күрсәткечләре буенча, сонгы ике елда, 9 нчы сыйныф укучылары математика, физика, информатика, химия, география, тарих, җәмгыять белеме, татар теле фәннәреннән уртача курсәткечне яхшырта алдылар. 11 нче сыйныфларга килгәндә, рус теле, математика,  физика, химия, тарих фәннәреннән нәтиҗәләре күтәрелде.

Фән олимпиадалары нәтиҗәләре шулай ук әһәмиятле күрсәткеч булып тора. Бу өлкәдә дә сизелерлек алга китешне билгеләп үтәргә мөмкин: 2016 елда муниципаль этапта 31, республика этабында 1 урын яуланган булса, быел бу сан 41 һәм 4 не тәшкил итә.

Сабаның сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында 167 бала белем ала, 10 түгәрәк эшли. Сәләтле балаларның чынлап та сәләтле икәнлекләре аларның ирешкән уңышларында күренә. Россия күләмендәге фән олимпидаларында узган уку елында 1, республика күләмендәге фән олимпиадаларында 32 призлы урын алуга ирештеләр.

Укучылар Республика, Россия күләмендә үткәрелгән иҗат бәйгеләрендә актив катнашалар, спорт ярышларында даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. 

Саба аграр көллиятендә студентлар саны 440. Студентлар район халкын ел саен Яңа ел бәйрәмендә кардан ясалган гигант иҗат җимешләре белән сөендерәләр, Республикакүләм олимпиада, конкурсларда актив катнашып киләләр. Мәсәлән, республика күләмендә үткәрелгән “Начинающий фермер”  6 нчы интеллектуаль уенында көллиятнең өч студенты призлы урыннарга ия булдылар.

Саба шәһәр җирлегендә хәзерге көндә 7 балалар бакчасы эшләп килә, 6сы – Сабада, 1се- Урта Сабада (ул “Шоколад” балалар бакчасының филиалы буларак эшли).Аларга барлыгы956 бала йөри,96 тәрбияче эшли. Алар белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баралар, эш тәҗрибәләре белән республикакүләм семинарларда уртаклашалар. Мәсәлән, 2017 елда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивалендә җиңү яулап, “Шоколад” балалар бакчасы театр коллективы  иң югары бүләк - Гран- прига лаек булды һәм алар “Әкият” Татар Дәүләт курчак театры сәхнәсендә , “Алтын бөртекләр” спектаклен куеп, Казан шәһәре тамашачысының күнелен яулады. “Кыңгырау” балалар бакчасы Россия күләмендә үткәрелгән “Спорт – җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә каршы” дип аталган акциянең республика этабында 3нче урынны алдылар һ.б.

Биләмәдә бер мәдәният йорты һәм бер авыл клубы халыкка хезмәт күрсәтәләр. Алар халык һәм оешма, учреждение, предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр. Яңа ел бал-маскарады, Кыш бабайлар парады, Сабантуй, Нәүрүз бәйрәмнәрен, оешмаларның иҗат-отчет концертларын оештыруда мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт башлап йөрүчеләр рәтендә.

Саба бистәсе халкына Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе һәм музей хезмәт күрсәтә. Фондта барлыгы 73 748 китап тупланган. 2017нче елда мәдәният Министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашып, Район үзәк китапханәсе 220 мең сум күләмендә “Книга-Фест-Сабы” дип аталган проектны тормышка ашырды. Аның кысаларында  китаплар, фотоаппарат, төсле принтер, җиһазлар алынды. Китапханәдә төрле катлам укучыларының буш вакытларын файдалы уздыру максатыннан  “Ак калфак”, “Сөембикә”, “Өлкәннәр”, “Мишә дулкыннары”, “Алтын куллар”, “Зәлидә”, “Илхам”, “Яшь китапханәчеләр”, “Балачак” “Китап сөючеләр” клуб берләшмәләре актив эшли. 

    Районның Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балалар саны район буенча барлыгы 990, аларга 40 педагог тәрбия бирә, 5 юнәлеш буенча эш алып барыла. Укучылар аеруча техник һәм сәнгать-эстетика юнәлешләрендә яратып шөгыльләнә.

  Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең  үзендә һәм филиалларында 8 төрле юнәлеш буенча 500дән артык бала белән 31укытучы шөгыльләнә. Хореография белән шөгыльләнүче балалар аеруча күп.

Талантлы укучылар 2017 нче елда Халыкара, Бөтенроссия, регион-ара, республикакүләм һәм региональ конкурсларда катнашып, бик күп призлы урынга ия булдылар.

 Районыбызда спорт иң зур игътибар бирелүче өлкәләрдән санала. Моның өчен теләге булган һәркемгә мөмкинлекләр тудырылган. “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең төрле группаларында 14 спорт төре белән барлыгы 843 бала шөгыльләнә. Иң күп бала саны көрәш һәм өстәл теннисы түгәрәкләрендә.  Спортчыларыбыз республика, Россия һәм хәтта дөньякүләм ярышларда иң югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр “Сабантуй” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә дәбик күп. Биредә бадминтон, стендка ату һәм ат спорты буенча махсус түгәрәкләр эшли. Бүгенге көндә күрше районнардан да йөреп, барлыгы 200 бала шөгыльләнә.2017 нче елда “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә Россия күләмендә үтүче Россия Кубогының 2 этабы зурлап  уздырылды. Россия күләмендәге ярышлардан укучылар алтын, көмеш медальләр белән кайттылар. 

Бистәдәге мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә барлыгы 894 мероприятие үткәрелгән, түгәрәкләр саны - 199, аларда 3756 кеше шөгыльләнә.

Ут куллану буенча анализ ясагач, гимназия, 1нче, 2нче, 3нче балалар бакчалары, библиотека, “Олимп” спорт мәктәбе, иҗат үзәге, аграр көллият һәм безнең шәһәр җирлеге административ бинасы 2016нчы ел күрсәткечләренә караганда артыграк яндырганнары күренә.

Газ тоту буенча анализ ясасак, бюджет оешмалары арасыннан гимназия, сәләтле балалар мәктәбе, 4нче һәм 6нчы балалар бакчалары, библиотека, бассейн, иҗат үзәге һәм аграр көллият алдагы ел белән чагыштырганда күбрәк якканнар.

Су тотылышы буенча күрсәткечләрнең артуы гимназия, сәләтле балалар мәктәбе, 2нче балалар бакчасы, китапханә, бассейн, спорт комплексы һәм шәһәр җирлеге административ бинасында  күзәтелә.

     Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның күплегенә, аларның яхшы эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җитештерүченең төп максаты, әлбәттә инде, табыш алу. Шушы табышның бер өлеше җирле бюджетка салым буларак керә. Табыш бирүче тармакларның берсе – авыл хуҗалыгы. Безнең җирлектә әлеге өлкәдә җаваплылыгы чикләнгән Урта Саба җәмгыяте, Саба инкубатор-кошчылык станциясе, крестьян-фермер хуҗалыклардан Ибрагимова Әнисә Равилевна, Халиков Радик Ясәвиевич, Фазуллин Рамил Нуруллович нәтиҗәле эш алып бара. Бу оешмаларның 2017нче елда җитештергән продукция күләме 100 млн. 486 мең сумны тәшкил итә.

    Урта Саба җәмгыяте 65 млн. 688 мең сумлык продукция җитештерде. Район буенча 6нчы урынны алып тора.  2230га чәчүлек мәйданы бар. Гектарыннан 44,4 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкта 220 баш савым сыеры исәпләнелә, бер сыердан елына 5386 кг. сөт савыла. Бер башка еллык ит җитештерү 264 кг. ны тәшкил итә.  Барлыгы 38 кеше эшли.

     Саба инкубатор-кошчылык станциясе үзебезнең районга гына түгел, күрше районнарга да хезмәт күрсәтә. Еллык җитештерү күләме 15 млн. 630 мең сум. Биредә 6 кеше хезмәт куя. Халык яздан көзгә кадәр чеби, каз, үрдәк, күркәнең бер көнлеген дә,үстерелгәнен дә теләп сатып ала.

       Ибрагимова Әнисә Равилевна крестьян-фермер хуҗалыгы 2017 нче елдан бирле эшчәнлек алып бара. 10 га чәчүлек мәйданда бәрәңге игү белән шөгыльләнә. Райондагы бюджет оешмаларын  икенче икмәк белән тәэмин итә. Бер ел эчендә 1 млн. 700 мең сумлык табыш алуга ирешкән.

      Халиков Радик Ясәвиевич нигездә кошчылык белән шөгыльләнә. 1200 кв.м. мәйданлы бинада 2000 башка якын кош үстерелә. 12 гектар мәйданда чәчүлек җире бар. 2017нче елда 276 меңлек продукция җитештергән.

   Бистәдә йорт яны шәхси хуҗалыкларында асралучы мал баш саннарына килгәндә, бүгенге көндә 474 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә, шуның 67се– сыерлар. Кәҗә, сарык һәм ат баш саннары да арту ягына таба бара.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарын тормышка ашырып, шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының һәм кәҗәләрнең баш саннарын саклап калу максатыннан, хөкүмәт тарафыннан сыер башына 3 000 сум, кәҗәгә 1000 сум исәбеннән  субсидия бүленеп, алар вакытында хуҗаларына тапшырылды (сыер асраучыларга 201 мең, кәҗә асраучыларга 137 мең).  Моннан тыш ветеринар хезмәтләр күрсәтү максатыннан 7200, тана сатып алучыларга 30 000, яшь чеби, үрдәк һәм каз бәбкәләре алучы гаиләләргә 197 000 сум субсидия түләнде. Барлык сумма – 572 мең 232 сум.

 Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар заман белән бергә атлый. Банклар бирә торган кредитларны абзар-кура салу һәм яңарту өчен материаллар алу максатыннан 2017 елда 54 кеше алган 13 млн. 120 мең сумлык.

 Байлар Сабасында  сөт җыю эшенә ихтыяҗ юк. Урта Саба авылында 2017нче елда 27 баш сыердан 669 ц. сот җыелды. Әлеге эшне шәхси эшмәкәр Хөснетдинов Марс алып бара.

  Саба шәһәр җирлеге биләмәсендәге урамнарда 2017нче елда барлыгы 845 светильник янды. 2017 нче елда 1 млн 618 мең сумлык ут кулланылган, бу узган ел белән чагыштырганда 199 меңгә күбрәк. 1 светильникка 1915 сум туры килә.

Бюджет организацияләреннән башка, торак-коммуналь хуҗалыгына су һәм чүп өчен шәхси хуҗалыкларның 2017 нче ел ахырына 1 млн. 47  мең 669 сум әҗәте җыелып бетмәгән.                                           

Бистәбезне тагын да яшелләндерү, төзек һәм чиста итеп тоту өчен ел дәвамында киң колачлы эш алып барыла. Мәсәлән, узган ел  бистә урамнарында 198 төп агач киселде (600 мең сумлык). Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан Пушкин урамына 160 төп агач утыртылды. Гафэль җәмгыяте исә Сабабызны матурлау өчен ел дәвамында 1383 төп агач һәм куаклар утыртты. Шулай ук Сабинка яр буенда оешма, учреждение, предприятиеләр тарафыннан 4000 төп агач һәм куаклар утыртылды. Ел дәвамында агачларны тәрбияләп тоту өчен 1 млн. 141 мең сум акча тотылды. Барлыгы 29 315 төп чәчәк үсентесе утыртылды. Җәй дәвамында 21,4 га газон чабылды, әлеге эштә  шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән, мәктәп укучыларыннан торган бригада җәй айларында әти-әниләрен хезмәт хакы белән сөендерүгә иреште.

Сәүдә хезмәте күрсәтү буенча халыкка 83 шәхси эшмәкәр һәм район кулланучылар җәмгыяте  кибетләре хезмәт күрсәтә.  Җирлектә райпо системасына караган 3 кибет һәм  кафе эшли. “Икмәк” җәмгыятендә 58 кеше эшли, товар әйләнеше 32 млн. сум, общепитта 26 кеше хезмәт куя, товар әйләнеше-28 млн. сумны тәшкил иткән. 

          Безнең биләмәдәге халыкка 1 почта бүлеге, 1 телефон узелы, 3 банк, 1 больница, 2 бригада Такси, янгын сүндерү бүлекләре хезмәт күрсәтәләр.

          Саба район үзәк шифаханәсендә 2017нче елда 2967 кеше диспансеризация үткән. Шифаханәдә 71 табиб һәм 235 медицина хезмәткәре эшли.

    Янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2017нче елда бистәбездә  4 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда, кызганычка каршы, 2 кешенең гомере өзелгән. 

  Райондагы административ комиссия тарафыннан благоустройство буенча шәһәр җирлеге тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләрне үтәмәгән һәм бозган өчен, барлыгы 70 административ эш кузгатылып, 143 500 сумлык штраф түләтелде, моннан тыш 9 кеше кисәтү алды.

  Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан шулай ук зур күләмле эш башкарылды. Ата-ана булу вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен 80 ата-ана 11 750 сумлык штраф түләргә мәҗбүр ителде, 55енә кисәтү ясалды. Җәмәгать урыннарында кичке сәгатьләрдә баласы өлкәннәрдән башка йөргән өчен 3 ата-анага 1500 сумлык штраф салынды, 35 гаилә кисәтү алды. Бистә буенча социаль яктан куркыныч даирәдә калган 10 гаиләдә 26 бала тәрбияләнә, аларның 1се учетта тора, балаларның һәрберсе белән аерым эш алып барыла.

Гомумән алганда, 2017 нче елда Саба бистәсе буенча зур төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Шуның эченнән Тынычлык урамы, 5нче йорт адресы буенча күпкатлы 27 фатирлы йорт, Г.Закиров урамы, 27Б адресы буенча модульле чаңгы базасы файдалануга тапшырылды. Шулай ук Сабинка елгасы буенда, культура һәм ял паркында төзелеш һәм матурлау эшләре дәвам итә. Биредә елның һәр фасылында ял итү өчен уңайлы чаралар эшләнә. Иң куанычлысы – күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларыннан торган яңа урамнарда су һәм газ кертү эшләре башланды. Тимершык ягына чыга торган участокта заправка станциясе (Объездная урамы, 2А йорт) һәм Тынычлык урамы, 22 нче йорт адресы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды. Гомумән алганда, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү, административ биналарга капиталь ремонт ясау өчен һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыгы 392 млн. сумлык эш башкарылды.

    Үзегез күреп торасыз, бистәбез елдан-ел яңара һәм матурлана бара, бер-бер артлы яңа йортлар, көнкүреш биналары калкып чыга.

Монда, әлбәттә, хөкүмәт тарафыннан тормышка ашырыла торган күптөрле программаларның да ярдәме зур.  Чөнки үз көчең белән генә йорт җиткезеп чыгу һәркемнең дә хәленнән килә торган эш түгел.

2017 елда безнең шәһәр җирлеге каршында эшләүче торак-көнкүреш комиссиясе аша 24 гариза каралды, шуның 20се торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ дигән карар чыгарылып, документлары район комиссиясенә тапшырылды.

2017нче елда җирлек буенча барлыгы  5387 кв.м. торак файдалануга тапшырылды. Шуның эченнән Байлар Сабасында индивидуаль 39 йорт, Урта Сабада 1 йорт үз хуҗаларын кабул итеп алды. Урта Саба авылында арендалы торак программасы нигезендә яшь белгечләргә 3 йорт файдалануга тапшырылды.  Төзелә башлаган йорт төзелешен тәмамлау өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы социаль программа нигезендә 4 гаиләгә акча бүлеп бирелде. Боларга өстәп, җирлектә 54 төзелә башлаган йорт булуын да искәртеп узасы килә.

Шәһәр җирлеге каршында инде күп еллардан бирле “Үсеш”  фонды эшләп килә. Һәр гаиләдән 100 әр сум булса да өлеш кертсәгез, хәйран сумма җыела. Әлеге акчалар чишмәләрне һәм зиратларны карап, төзекләндереп тоту максатында файдаланыла.

2017нче елда хуҗалыклардан 206 400 сум үзара салым акчасы җыелып, шуның 65 меңе хезмәт хакы түләүгә, 55 400 сумы зиратларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итүгә тотылды.

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, инде 4 ел җирле референдум үткәрелде. 2016нчы елның 20нче ноябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча, 1 866 000 сум күләмендә акча җыелып, әлеге суммага планлаштырылган эшләрнең барысы да эшләнеп бетте. Урта Саба авылында һәм Байлар Сабасының Кол Гали урамында балалар өчен уен мәйданчыгы, М.Җәлил, Пушкин, Тукай, Г.Закир, Титов, Объездной урамнарында җәяүлеләр өчен тротуар, Тукай урамында  җәяүлеләр өчен басма төзелде. 

2017 нче елның  19нчы ноябрендә үткәрелгән соңгы референдум нәтиҗәләренә килсәк, анда барлык халыкның 80,4 проценты катнашып, шуның 75,7 проценты “әйе”, 24,3 проценты “юк” дип тавыш бирде. Бүгенге көнгә халыктан 1 млн 927 мең 500 сум акча җыелды (махсус карар нигезендә әлеге акча 1х4 нисбәтендә арттырыла), җыеласы суммага карата үтәлеш 97 процентны тәшкил итә. Референдумның көн тәртибенә кертелгән эшләр 2018нче ел дәвамында эшләнәчәк. Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә алга таба да актив катнашырсыз дигән теләктә калам.

 Башланып киткән 2018нче елга да планнар зурдан. Район үзәк хастаханәсенең поликлиника өлешендә, элеккеге ведомстводан тыш сак бүлеге бинасында, район кулланучылар җәмгыятенең остаханәсендә ремонт эшләре башкару планлаштырыла.

  1. Алга таба да Сабинка елга буендагы һәм ял паркындагы эшләрне дәвам итәргә.
  2. Сабадагы бөтен организацияләр, шәхси эшмәкәрләр белән берлектә, Саба җирлегенә агач утыртуны, шулай ук организацияләрнең үз территорияләрендә агач, куак һәм чәчәкләр утыртуны дәвам итәргә.
  3. Промышленность мәйданчыгына резидентлар җәлеп итү, төзелеш эшләрен башлап җибәрү.
  4. Саба шәһәр җирлеге территориясендә агропарк төзү өчен җир урыны билгеләү һәм аны төзи башлау.
  5. Җирлектә төзеләчәк 800 урынлык мәктәпнең проектын эшләтү һәм төзү.
  6. Саба аграр көллияте артындагы янкорманы төзеп бетерү һәм кулланылышка тапшыру.
  7. Күпбалалы гаиләләр өчен яңа җир участокларын барлыкка китереп, аларны 10ар сутый итеп бүлеп, аларны 3 балалы гаиләләргә бирүне дәвам итәргә.
  8. Саба-Аренаны төзеп бетереп, кулланылышка тапшыру.
  9. Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәген төзү өчен проект эшләтү һәм төзи башлау.
  10. Күпфункцияле үзәк белән “Шоколад” балалар бакчасы арасындагы территориядә мәчет төзелешен башлау.
  11. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән яңа урамнарда су кертү эшләрен дәвам итү.
  12. Үткәрелгән референдум карары нигезендә һәр кеше башына билгеләнгән 300 сумны җыю эшен 2018нче елның 1нче мартына кадәр төгәлләргә һәм сметалар эшләтеп, конкурска куярга. Алга куелган эшләрне ел тәмамланганчы эшләтеп бетерергә.

        Хөрмәтле иптәшләр!

        Форсаттан файдаланып, рөхсәт итегез ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлап үтәргә. Белгәнегезчә, 2018нче елның 18нче марты Россия Президентын сайлау көне буларак игълан ителде. Яңа сайланган президент РФ Конституциясе нигезендә 6 елга сайланачак. Сайлауларда актив катнашып, дөрес тавыш бирергә чакырам.

        Докладта яктыртылган дәлилләрдән күренгәнчә, бистәдә башкарылган эшләр аз түгел, ләкин заман үзгәрә, аңа карап халыкның ихтыяҗы да камилләшә бара. Моның өчен хезмәт куючы Россия, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Сезнең белән берлектә эшләгәндә генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешербез дигән теләктә калам. Барчабызга да исәнлек саулык, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек теләп калам.

        Игътибарыгыз өчен рәхмәт! 

 

Последнее обновление: 1 июля 2019 г., 15:36

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International