Муса Җәлил - әдәби викторина

Югары Шытсу авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең  тууына 110 ел тулу уңаеннан “Җыры белән җиңгән дошманын” исемле әдәби викторина үткәрелде. Укучылар герой шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,тарихта калган эзләре,бүгенге көндә, 110 еллыгы уңаеннан, илебездә үткәрелгән чаралар турындагы сорауларга җаваплар әзерләделәр.Шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.”Гомерем минем моңлы бер җыр иде,Үлемем дә яңгырар җыр булып” дигән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтүдә катнаштылар. Әдәби викторинада җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Интернационалист сугышчыларны искә алу көненә әзерләнгән презентация күрсәтелде.Аерым саннарга,фактларга тукталып,кешелек тарихы сугышлар тарихы буларак түгел,иминлек тарихы буларак өйрәнелсен иде дигән теләктә тәмамланды.

 

Последнее обновление: 17 февраля 2016 г., 10:54

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International