6 октябрь көнне, Сатыш мәдәният йортында “Хәтирәләр яңарганда” исеме белән мәдәни чара чәй табыны артында өлкәннәребез өчен үткәрелде. Әлеге чараны авыл җирлеге башлыгы Алмаз Васил улы Галиев ачып, өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Авылыбыз хәзрәте Шакиров Габделәхәт ага һәм Әминә абыстай Коръәннән аятьләр укыдылар. “Ышаныч” ветераннар клубы әгъзәләре Люция апа Шәймәрданова, Рафаэль абый Галимов җырларын бүләк иттеләр. “Ышаныч” ветераннар клубына йөргән, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны проектор аша фотоларын күрсәтеп, аларның язмаларын тыңлаттык. Шулай ук Бөек Җинүнең 60 еллыгына Сатыш авылы сугыш ветераннары белән әзерләнгән “Хәтирәләр калыр мәңгелек” дигән фильмны күрсәттек.
Сибгатова Х.Г.
Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 13:46