Историческая справка

Атамаларында «Мичэн» берэмлеге булган авыллар Саба районында берничэ: Мичэнбаш,Яна Мичэн, Иске Мичэн авыллары. Иске Мичэн авылы авыл жирлеге узэге, Сабадан ул 20 чакрымда, Шэмэрдэннэн 35, Вятка Аланыннан 90 чакрым ераклыкта урнашкан.

Мичэн берэмлеге белэн ясалган бу авыллар тарихи,тарихи статистик-географик чыганакларда еш очрый.

Иске Мичэн авылы зиратыннан В.Йосыпов якынча ХУ йозгэ монэсэбэтле кабер ташы таба.(Юсупов 1960,23) Бу ташны археологлар да билгелэгэн (Археологическая 1981,№ 487).
ХУ111 йоз чыганагында (Д.А.Корсаков) курсэтелгэнчэ,Мичэн авылында (Ул Мичэн суы буенда) 96 ясаклы татар, Яна Мичэндэ 177 ясаклы татар яшэгэн.1859 елга Иске Мичэндэге 53 хужалыкта 174 ир-ат хэм 163 хатын-кыз кон иткэн,мэчет эшлэгэн.Мичэн суы янындагы Яна Мичэндэ 104 хужа-лыкта 478 ир-ат 411 хатын-кыз гомер кичергэн,авыл мэчетле булган. 1877 елга иске Мичэндэ моселман динендэге 169 ир-ат хэм 146 хатын-кыз,Яна Мичэндэ шулай УК моселман динендэге 361 ир-ат хэ 383 хатын-кыз кон кургэн.

1898 елда Иске Мичэн. Яна Мичэн авылларында татарлар яшэгэнлеге мэгълум. К.П.Берстель  чыганагындагы мэгълуматларга Караганда Иске Мичэндэ 445,Яна Мичэндэ 1051 татар кешесе яшэве эйтелэ.

Иске Мичэн  авылы урынында  элек чирмешлэр(марилар) яшэгэн булса кирэк. 1834 елгы ревизия мэкгълуматларына караганда, бу нэселнен олыларыннан берсе Коранай Раимкулов 1819 елда улде дип курсэтелэ. Авылда кайбер нэселлэрне чирмеш нэселе дип тэ йортэлэр.

Авыл халкы чирмешлэрне,кочлэп чукындыру башлангач,качып киткэн дип сойли.Чирмешлэр ашыгып качып киткэн вакытта «экэй» дип атала торган баш киемнэре олы тау битендэге имэн ботакларына элэгеп калган  имеш. Чирмешлэр «Экэем кала»,»Экэем кала»дип елый елый йогергэннэр имеш. Хэзерге Экэй тавы атамасынын килеп чыгышы халык менэ шулай анлата.

Шушы олы таудан  кочле Кирэмэт чишмэсе агып тошэ.

Чирмешлэр шушы чишмэ янында бэйрэм уткэрэ торган булган-нар.Бэйрэмнен исеме»Кирэмэт» дип аталган.

Ерак та тугел.Болын суынын икенче ягында Урта зират яки Чирмеш зира-ты,яки Иске Мазарка дип йортелэ торган борынгы зират булган.Зират аркы-лы кончыгышка таба кыйгачлап сузылган Юл аны икегэ булгэн.Бер ягында моселман каберлеге булган дип сойлилэр.Бу зиратта  бер,ике кабер ташы ташы да булган (татарларга карамаган). Аларнын берсендэ  мэжуси халыкларга хас булган эт башы  сурэте  чокыр ясалган. Тик ул жир эшкэрту вакытында юкка чыккан. Мазарка  сузе  борынгы торкилэрнен Ма-зар_каберлек ягъни зират сузеннэн алынган.

Иске Мичэн авылында  бугенге конне:

Авыл жирлекнен узэге санала. Урта мэктэп,фельдшерлык пунты,мэдэният йорты, элемтэ булеге  урнашкан. 90 хужалык исэплэнэ ,аларда  247 кеше яши, шуларнын 134 е ир-ат,хатын-кызлар 113. Эш яшендэгелэр: 117 кеше, шулардан авыл хужалыгында 53 се эшли, бюджет сферасында 47 кеше  хезмэт куя, 17 кеше башка олкэдэ эшли.
61 пенсионер,75 бала саны исэплэнэ.

Авылга  хужалыкларга 1996 елда газ уткэрелсэ, 2011 елда су керде.
 

Яна Мичэн  авылы

Яна Мичэн авылы олылар сойлэме буенча Иске Мичэннэн кучкэн.Элек авылнын тирэ-юне урманлы булган. Авыл тирэсендэ эле дэ Симет урма-ны,Тугэрэк урман,Яна жир,Юмгалак урманнары бар. Авыл Мишэ елгасынын ике ярына да урнашкан.Бары тик бер генэ урам Мишэ елгасы буйлап сузыла. Урамны чыгу очен 1 сэгатьлэп вакыт кирэк. Сунын икенча ягында чишмэле таулар. Шул тауларда 15 лэп хужалык яши. Аларны тау башлары дип йортэлэр.Авыл тирэсендэ чокырлар,ерганаклар,елгалар куп,куллэр куп.Сазлыклар куп булган. Авыл очында Сазлы Молек дигэн урын бар.Мелеклек- борынгы мэжусилэрдэ каенлык дигэн суз.Чишмэлэрнен барысы да тау итэгеннэн чыга. Куллэр чишмэсе Чыршылы тау итэгендэ  жыр койли. Изгелэр чишмэсе Югары оч зираты астыннан ук чыга.Хужи,Фатиха исемле таулар бар.Болар янында Хужи,Фатиха исемле кешелэр яшэгэн. Дисэтинэ чиклэвеге исемле чиклэвек жыя торган урын бар.Бу биек тау битендэ. Халык анда чиклэвек жыярга йори.Бу урыннын мэйданы 1 дисэтинэгэ,ягъни 1 гектарга тигез. Исеме шуннан алынган. Авыл уртасында мэчет эшлэп торган. Бу мэчетнен манарасы 1930 елларда киселэ, мэчет 1976 елга кадэр клуб вазифасын башкара. 1976 елда Яна клуб салына.

Мэчет 1994 елда Тукай исемендэге колхоз коче белэн авыл уртасында агачтан тозелэ. Имам хатип вазифасын  озак еллар Хэсэнов Шэрип Хэсэн улы башкара.

Аннан сон Исрафилов Фидаиль башкара. 2006 елдан Яна Мичэн авылында  Фэсхетдинов Хэйдэр имам хатип вазифасын башкара.

Яна Мичэн авылында  бугенге конне:

Авыл буген авыл жирлеге буенча ин зур мэйданны били.  Барысы авыл жирлеге эчендэ 90 гектар жир булып,шунын 44 гектары халык файдала-нуында. Барысы 108 хужалык булап, аларда 337 кеше яши. Шуларнын 178 хатын-кыз,149 ы ир-ат. Эш яшендэгелэр  154 кеше.Бюджет сферасында 46 кеше эшли, авыл хужалыгы хэм торле тармакларда  106 кеше хезмэт куя. Балалар саны 77. Авылга 1995 елда газ, 2009 елда су уткэрелгэн.

Авылда башлангыч мэктэп, фельдшерлык пункты , балалар бакчасы, мэдэният йорты эшли. 1 шэхси кибет хэм 1 райпо кибете халыкны торле товарлар белэн тээмин итэ.

Авылда халыкныны купчелеге терлекчелек тармагында эшли.

Быел 2010 елда район буенча ин зурлардан саналган заманча терлекчелек комплексы файдалануга тапшырылды. Янадан аны устеру буенча  зур коч куела, тозелеш эшлэре бара. Терлекчелектэ озак еллар хезмэт куючы зоотехник Низамов Фаяз,яшь булса да коллективны туплап, яна эш алымнарына ойрэтеп хэм узе дэ ойрэнуче Ибрагимов Рэдиф, гомерен терлекчелек тармагына багышлаган алдынгы терлекчелэр Сафин Ринат, Мубаракова Наилэ, Мубараков Вакыйфлар куплэргэ урнэк.

2011 елнын 1 сентябрендэ башлангыч мэктэп ябыла. Укучыларны Иске Мичэнгэ урта мэктэпкэ автобус йортэ башлый.
 
Бакшанды авылы

Бакшанды авылы, жирлектэге  дурт авылнын ин борынгысы дип санала, ин беренче булып шушы урынны сайлаганнар. 16  гасырда ук Бакшанды авылына Бахшанда Нурушев исемле бабай нигез салган дип сойлилэр,ул вакытта ботен тирэ-як урман булган.Шуна курэ бу авыл тирэсендэге басулар хэзер дэ «Аю аланы,Чыршылык эче» дип йортелэ. Авылдагы хужалыклар саны беркайчан да 60 хужалыктан артмаган. Озын гына ике урам булган дип сойлилэр,аннары аскы яр буе урамы тозелгэн.

Авылнын уз мэчете булган. Ул да 1930 елларда, манарасы киселеп, клуб итеп узгэртелэ. Клуб горлэп тора. Бу авыл яшьлэренен уеннары,жырлары башка авылларга ишетелеп торган,бик бердэм,тырыш халык яшэгэн. Ял да итэ белгэннэр, эшли дэ белгэннэр.

Кайчандыр Бакшанды авылы мостэкыйль тормыш алып барган «Радио» колхозы булган.Ат,сыер,сарык,тавык фермалары булган. Клубнын бер почмагында учет эшлэре алып барылган. 1949 елгы учет эшлэрендэ курсэтелгэнчэ колхозда 47 баш ат,1000 эн артык тавык исэплэнэ.

Клуб белэн рэттэн башлангыч мэктэп була. Мэктэптэ озак еллар Гарифул-лина Кафия, Ахтямова Махирэ яшь буынга тирэн белем биргэннэр.

1950 елда «Радио хэм «Кызыл партизан» (Керэнне) колхозлары бер-лэшкэннэр. Рэисе Гыйлэжиев Шэеп була.

1970 елларда Бакшанды авылында могезле эре торлек   тармагы гына  ка-ла. Тавык фермалараы бетерелэ. Халыкнын купчелеге Арча якларына, Шэмэрдэн  бистэсенэ,Казанга тартыла. Яшьлэр ботенлэй диярлек  авылда калмыйлар. Болай да кечкенэ Бакшанды авылы бетеп баручы авыллар рэтенэ кертелэ.

Бакшанды авылы бугенге конне:

Бакшанды авылы эчендэ 14 гектар жир исэплэнэ. Аларнын 5 гектары халык файдалануында. Бэрэнге хэм печэн устерэлэр.

Авылда 18 йорт бар. Шуларнын 9 ына газ тоташтырылган. Барысы 11 кеше яши. Бу 11 кешенен дэ 4 се олкэн яшьтэ булгач,кышын Казанга балалары янына сыена. Авылда 4 эш яшендэге кеше хэм 1 бала бар. Ул бала Ке-рэнне мэктэбенэ йореп укый. Анын этисе Керэнне фермасында терлекчелектэ эшли, бала этисе карамагында. 2 кеше читкэ йореп эшли.

Бакшанды авылынын табигате бик матур. Язга чыгуга туганнарына шэхэрлэрдэн кайтучылар  кубэя .жэй буе гор килеп тора авыл. Жэен ботен тирэ юне яшеллек булса,кышын чангы,чана шуып хозурланып ял итэрлек урыннар анда. Олы гына тау сыртына урнашкан бу авылнын тирэ юненэ милэш, балан агачлары утыртылган, остэн  ике чишмэ агып тошэ. Бугенге конне шул чишмэнен берсен тозеклэндереп, ял иту урыны тозу эшлэре алып барыла.

2008 елда КФХ»Тукай» да бетерелеп, ООО»Саба» филиал «Мичэн» итеп узгэртелгэч. Бакшандыда фермалар ботенлэй бетерелэ. Булган 4 эшчесенэ  дэ эш бетэ.
 
Керэнне авылы

Керэнне авылы революциягэ кадэр «Урэч керэшене» дип аталган.Авылга нигез салучы шушы исемне йорткэн дигэн фаразлар бар. Э хзерге атамасы авыл тозелгэн урында керэн усемлегенен куп булуына бэйле рэвештэ барлыкка килгэн.

1916 елда булса кирэк,Пукэн авылынын Низами хажи су буендагы  4 авылга –Яна Мичэн.Иске Мичэн,Бакшанды,Керэнне авылларына мэдрэсэ салдыра.

Мэчетне Низами атлы авыл бае салдыра.1931 елларда мэчет клуб итеп узгэртелэ,манарасы киселэ. 1990 елда клуб сутелэ. Аннан остэрэк ,элеккеге мэктэп урынына.Тукай исемендэге колхоз коче белэн, яна клуб салына.Ул ике финский йортны берлэштереп салына, кирпич белэн тышланган. Заманча,матур итеп эшлэнэ.

Революциягэ кадэр Керэнне авылы артык зур булмаган.Авылда шул чорда зур янгын чыга. Шунан сон авылнын йозе бик нык узгэргэн.

1947 елда ботен тирэ-якны шаккатырып авылны электрлы итэлэр.Бу эшкэ шул авылнын Шэех абзый житэкчелек итэ.Буа буып, су станциясе ясый-лар,кондез монда тегермэн тартканнар,э кичен электр энергиясе биргэннэр.

Керэнне коннэн кон алга бара.Авыл башына алмагач бакчасы утырта-лар.Кичлэрен халык клубта,Кызыл почмакта жыйнала торган бул-ган.»Безнен авыл балалары» ,»Икмэк исе» »Беренча баскыч» хэм башка бик куп китпалар авторы Газиз Нэбиуллиннын балачагы Керэнне авылында уткэн. Сугыштан сон язучы Мохэммэт Мэдиев Керэнне жидееллык мэктэбендэ белем биргэн. Анын »Торналар тошэкэн  жирдэ» исмеле китабында  Керэнне авылы истэлеклэре куп язылган.

1978 елда Керэнне сигезъеллык мэктэбе бетерелэ,башлангыч мэктэп булып кала. Шушы чорда авылдан яшьлэр куплэп китэ, гаилэлэре белэн дэ  Арчага, Шэмэрдэнгэ,Казанга агылалар.

Авылда калганнарга эшлэу очен дунгызчылык фермасы топ чыганак булып тора. Элеге чорда Керэнне дунгызчылык фермасы бик зур унышлар-га ирешэ. Казан фэнни тикшерену институты белгечлэре, тэжрибэ эхужа-лыгы буларак та, Керэнне фермасы белэн  эшлилэр. Бу чорда  чуар токым-лы дунгызлар устерелэ. Алдынгы терлекче,бригадир    Мннебаев Раеф»Татарстаннын атказанган терлекчесе« буларак билгеле. Ботен кочен, гомерен авыл хужалыгына багышлаган зоотехник  Хэсэнов Фэрит эшлэгэн чорда бу ферма куп унышларга ирешкэн. 1993 елдан 2000 елга кадэр  Керэнне аерым хужалык буларак теркэлэ.Житэкчесе Файзрахманов Инсаф була.

Керэнне   авылы  бугенге  конне

Иске Мичэн белэн Керэнне арасына  ташлы юл салынган. Иске Мичэн авылы урта мэктэбенэ Керэнне авылыннан 16 укучы килеп укый.

Керэнненен барлык халык саны 156. 41 пенсионер, 40 бала исэплэнэ.

Эш яшендэгелэр саны 75

Керэнне башлангыч мэктэбендэ 5 укучы укый. 1 укытучы хэм 1 техничка.

Заманча медицина пункты. Клуб,1 райпо кибете эшли.

2011 елнан 1 сентябрендэ янадан башлангыч мэктэп тэ бетерелэ. Булган укытучы хэм укучылар Мичэн урта мэктэбенэ автобус белэн йори башлый-лар. Мэктэп автобусы алып тошэ,менгереп куя. Мэктэп ябык тора.
 
Авыл жирлеге 1929 елнын 1 сентябрендэ тозелэ
Билэмэдэ эшлэгэн авыл жирлеге рэислэре,секретарьлэре:


1931-1933 елларда Мавлитов Мулланур
1934-1936 елларда Хэертдинов Салих
1936-1940 елларда Корбанова Миннегол
1941-1945 елларда Мохтарова Хэдичэ Шэйхетдиновна
1947-1951 елларда Салимов Солтан Салимович рэисе, секретаре : Биккинина Эминэ
1954-1965 елга кадэр Салэхов Сэетгали рэисе, секретаре : Мифтахов Зиннэт
1965 елдан 1985 елга кадэр Гиззатова Асия Зиннатовна рэисе, секретаре: 1977 елдан 1979 елга кадэр Имамиева Алсу, 1980 елдан 1983 елга кадэр Хафизова Раилэ
1985-1987 елга кадэр Шакиржанова Лэйсирэ Габдрахма новна рэисе, секретаре: 1983 елдан 1989 елга кадэр Нуруллина Саимэ Сэет кызы
1987 елдан 1988 елга кадэр Сафиуллин Ринат Исламович рэисе, 1988 елдан 1993 елга кадэр Файзрахманов Инсаф Хисаметдинович рэисе, секретаре: 1990 елдан Хафизова Раилэ Шэфигулла кызы
1993 елдан-1996 елга кадэр янадан Сафиуллин Ринат Исламович
1997 елдан 2000 елга кадэр Загидуллин Флер Зофэрович
2000 елдан Гэрэев Айзат Эхмэтгалиевич эшли, сәркатибе 2013 елдан Мөбарәкова Ильзия Аграт кызы

Последнее обновление: 11 января 2021 г., 14:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International