“Илһам чишмәсе” республикакүләм әдәби-иҗат бәйгесе

6 мая 2011 г., пятница
 5 нче май көнне Казанның Габдулла Тукай музеенда "Илһам чишмәсе" республикакүләм әдәби-иҗат бәйгесенең бүләкләү тантанасында районыбыздан иҗат белән шөгыльләнүче бер төркем укучылар һәм укытучылар катнашты. Явлаштау урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мусина Рузилә 3 нче урынга (укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗит кызы) алды. Килдебәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Фәризә Шәрхемулла кызы , 2 нче номерлы Саба урта мәктәбе укытучысы Газизҗанов Илфат Мөхәммәтнур улы, Тимершык урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу (укытучысы Нуруллина Зәмфирә Фәнәви кызы), Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмиралар (укытучысы Мөхәммәтханова Гүзәлия Миннехан кызы) конкурсның дипломына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Укытучылар һәм укучыларның шигырьләре "Илһам чишмәсе" дип аталган шигъри җыентыкка кертелде. Котлыйбыз!
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International