Шекше үзешчәннәре Мичән җирлегендә.

24 марта 2011 г., четверг

18нче март көнне, Иске Мичән авылы мәдәния йортында Шекше, Алан-Елга һәм Сәрдә авылларыннан тупланган үзешчәннәр катнашында "Туган җиребездә генә бәхетле без" дип исемләнгән иҗат-отчет концерт программасы куелды. Әлеге концертта төрле яшьтәге сәнгать сөюче авылдашлар чыгыш ясады.  Программа "Зиләйлүк" өлкәннәр ансамбле тарафыннан әзерләнгән  "Кич утыру" күренеше белән башланып китте.  Апалар яшьлекләрен сагынып, хатирәләргә бирелеп алдылар,  халык җырларын башкардылар, рәхәтләнеп биеделәр, сөйләштеләр. Хуҗабикә ролен башкаручы Гүзәлия Нотфуллина ахирәтләрен кич утырудан озаткач, аның янына Яшьлеге (әлеге рольдә Алисә Әмирова) "кайтты" һәм яшьлегендәге ямьле кичләрнең берсенә алып китте. Сәхнәдә "Аулак өй" күренеше башланды. Талантлы яшьләребез бу инсценировканы зур осталык белән уйнап күрсәтте.

    Әлеге могҗизалы кичтән янәдән бүгенге көнгә әйләнеп кайткач, Гүзәлия апа бүгенге тормышы, хәләл хезмәт белән гомер кичерүе, ире белән бергәләп, балалар үстерүе, хәзер инде сөекле Дәү әни булуы турында сөйләп алды. Аның янына Оныгы (әлеге рольдә Әмир Хисмәтов) йөгереп чыкты. Ул "Дәу әнисенә" бакчада өйрәнгән шигырен Г.Тукайның "Кызыклы шәкертен" сөйләп күрсәтте.  Ә Дәү әнисе аңа бөек шагыйребез иҗаты һәм 2011нче елның Татарстанда Г.Тукай елы дип игълан ителүен бәянләде.  Соңыннан Онык Дәү әнисен Шекше артистлары концертына "алып китте".

  "Туган җиребездә генә бәхетле без" дип исемләнгән программаның икенче өлеше тулысынча һәвәскәр артистларыбыз чыгышына нигезләнде.  Алып баручылар Фәнис Ибрахимов һәм Алисә Хафизова тәкъдим иткән җыр-бию, нәфис сүз остлары, бер-берсен алыштырып кына торды. Гармунчылар ансамбле, Шекше егетләре вокаль төркеме чыгышлары, тормышта очрый торган кызыклы хәлләргә   корылган скетчлар да тамашачы күңеленә хуш килде. Әлеге концертта барлыгы 50 узешчән катнашты.

     Филиал мөдире Ләйсән Хисмәтова

            

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International