“Һәркемгә дә Ватан бер генә”

24 февраля 2011 г., четверг
23 нче февраль көнне Бигәнәй авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, “Һәркемгә дә Ватан бер генә” дигән КВН – шоу үткәрде.
Ватанны яклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән бу бәйгедә Әфганстан сугышында катнашкан 4 ир – егетебез һәм армиядә төрле елларда хезмәт иткән егетләребез катнашты.
Әдәби – музыкаль бәйге башында китапханәче Әфган сугышы турында экспресс – информация ясады. Бәйге 13 турдан торды. Бәйгедә катнашучылар спорт уеннарында көч сынаштылар, армия тормышындагы “молодой” һәм “стариклар” арасындагы мөнәсәбәтне, яшь солдатларның присяга кабул итү күренешләрен тасвирладылар. Шулай ук шигырь сөйләү, җыр, спектакльләрдән өзекләр, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган мәзәкләр сөйләү, тизәйткечләр, табышмаклар әйтү буенча да көч сынаштылар.
2011 нче ел – Габдулла Тукай елы. Шул уңайдан бәйгедә махсус “Без Тукайны беләбезме?” дигән тур да бар иде. Бу турда командалар язучының тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мини спектакльләр куйдылар. Бәйге ике команданың да җиңүе белән тәмамланды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International