“Кыш – сихри мизгел” рәсем бәйгесе

12 января 2011 г., среда
1-10 январь көннәрендә Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә “Кыш – сихри мизгел” исеме астында рәсем бәйгесе уздырылды. Призлы урыннарга Исмәгыйлев Илмир, Вәлиев Илфир, Гыйләҗиев Илсаф лаек булдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Ин күп китап укучы терлекче” - Мусин Наил, “Иң күп китап укучы хатын-кыз” номинациясендә - Исмәгыйлева Илмира лаек булдылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

7 январь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. 2011нче ел Республикабызда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил елы дип игълан ителгәнлектән, уенның сораулары әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган иде. “Иң зирәк бала” исеменә 4нче сыйныф укучылары Мирзаһитов Расил һәм Еремина Әдилә лаек булдылар, бүләк

10 январь көнне “Күңелле каникуллар” дигән КВН-шоу уздырылды. Бәйгедә 8-әр кешедән торган 2 команда катнашты. КВН-шоуда катнашучылар бию, җыр, тизәйткечләр, мәкальләр әйтү, Көтелмәгән ситуацияләрдән чыгу юлларын табу, укыган китапларга реклама ясау, хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар.

Каникул дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен ял кичәләре, өстәл уеннары оештырылды.
sababiblioteka.my1.ru/
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International