24 октябрь көнне Пүкәл авыл клубында укытучы елы уңаеннан “Укытучы илаһи зат” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Түгәрәк өстәл артында мәгариф ветераны Зөлхәбирә апа Әхмәдиева белән яшь укытучылар Илмира Рамазанова, Лидия Әхмәтова, Гөлфия Бадиева, Назилә Усманова очрашып сөйләште. Зөлхәбирә апа яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде. Сөйләшү барышында укытучылар хөрмәтенә җырланган җырлар кичәгә ямь өстәде. Очрашуны Пүкәл клубы мөдире Зөлфия Сәйфетдинова һәм китапханә мөдире Лилия Әхмәтҗанова оештырды. Китапханәче “Матур әдәбияттә укытучы образы” дигән китап күзәтү үткәреп, педагогларның абруе, мәктәпләрнең дәрәҗәсен тагын да күтәрү мөмкинлекләрен барлады. Эшенә иҗади караган, җаваплы һәм намус белән башкарган педагогны гына олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Андыйлар белән очрашасы, киңәшләшәсе килеп тора – дип төгәлләнде.