9 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район спорт комплексында хезмәт сөючән авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтләнде.
Бәйрәмне алып баручылар ачып җибәргәннән соң, тәбрикләүләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин башлап җибәрде.
Аннары сәхнәгә хезмәт алдынгыларын котлау өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов чакырылды. “Йорт төзүне дә, машина сатып алуны да кичектереп торып була, әмма тукланмыйча яшәп булмый. Өстәлләребездәге төп продукция – икмәк, ит, сөт-май авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән җитештерелә. Шуңа күрә, эшләребез горурланырлык булсын”, – диде Рәис Нургали улы алдынгыларга “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” һәм “ТАССР оешуның 90 еллыгы” медальләре тапшырганда.
Хезмәт алдынгыларын котлауларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов дәвам итте. Якташыбыз кулыннан Җәүдәт Рәхимуллин (“Явлаштау” филиалы терлекчесе) һәм Гөлсинә Хисамова (“Алтын Саба-М” җәмгыяте дуңгыз караучысы) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын кабул итеп алдылар.
Сәхнәгә бер-бер артлы тугыз айда сөт, ит җитештерүдә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән терлекчеләр, 2010–2011 еллар кышлату чорына терлек азыгы хәзерләүдә үзләренә беркетелгән техникаларда югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешкән механизаторлар, “КамАЗ” автомашинасы шоферлары чакырылды. Аларга Рәис Миннеханов һәм Гафур Хәсәншин чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең быелгы табынын Татарстанның Атказанган артисткасы Резеда Шәрәфиеваның, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның өр-яңа җырлары, якташыбыз ЯңаМичән авылы егете Булат Шәрипов чыгышлары, алып баручы Илшат Хәбибуллинның кызыклы мәзәкләре бизәде, һәркемнең күңеленә рухи күтәренкелек өстәде.