Котлыйбыз!

1 октября 2010 г., пятница
Хезмәтләрен хөрмәтләп

Авыл хуҗалыгы җитештерүе учеты һәм хисабы өлкәсендә озак еллар  нәтиҗәле эшләгәне өчен “Саба” җәмгыятенең Тимершык филиалы баш бухгалтеры Фәймә Корбангали кызы Сафина Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы” урман мастеры Фәнис Рафаил улы Якупов, җаваплылыгы чикләнгән “Саба леспромхозы” җәмгыяте станокчысы Нәкыя Мәгъфулла кызы Вәлиева, “Иштуган” җәмгыятенең агач эшкәртү җиһазларын көйләүчесе Нурислам Хәбибулла улы Әхмәдуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы, җаваплылыгы чикләнгән “Иштуган” агач эшкәртү цехы станокчысы Суфия Ибрай кызы Әхмәдуллина, кранчы Александр Прокофьевич Маркелов,  “Саба сувениры” җәмгыятенең агач кисү цехы станокчысы Рәшидә Рәшит кызы Рәхмәтуллина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле эшләгәне һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Раил Рәкыйп улы Гыйльметдинов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International