Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Хезмәт ияләренең Халыкара теләктәшлеге көне белән тәбрик итәбез. Өлкән буын вәкилләре өчен 1 Май – бердәмлек символы, яшьләр өчен ул – язгы табигатьнең уянуы. Бу көн туган ягын яратучы, үз хезмәте белән аны тагын да ямьлерәк итәргә омтылучыларны берләштерә. Нәкъ менә язын без күп эш башлыйбыз, игенчеләребез чәчүгә чыктылар, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре яңа сезон башлады. Яз, Хезмәт, Тынычлык, Берләшү символына әверелгән көн күңел түрләребезгә үтеп кереп, яңа иҗади уңышларга, җиңүләргә, алгарышка дәртләндерсен! Авыл хезмәтчәннәре сабанда сайрашканда, яңа уңышка нигез салынганда без язның асылын беркайчан булмаганча аңлыйбыз. Ирешелгән уңышларны ныгытып, тагын да яхшырак эшләргә омтылыйк! Барыгызга да күңел көрлеге, сәламәтлек, муллык, иминлек телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты