5 сентябрь - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне

3 сентября 2010 г., пятница

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!

 

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез. Сезнең – тормышларын мактаулы һәм җаваплы эшкә – кулланучыларны көнкүрештә уңайлы ягулык белән тәэмин итүгә багышлаган кешеләрнең хезмәте бар яклап та хөрмәткә лаек. Районыбызда, магистраль газүткәргечләр узуга бәйле рәвештә, әлеге тармакка караган тотрыклы хезмәт коллективлары формалашканга инде берничә дистә ел булды. Шушы чорда аларның башкарган эшләре турында китаплар да язылды. Магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство, “Сабагаз” эксплуатация идарәләрендә, “Газводстрой” җәмгыятендә эшләүчеләр үзләрен хезмәт осталыгына һәм җаваплылык хисенә ия һөнәр кешеләре итеп күрсәттеләр. Табигый газдан файдаланучы районыбыз халкы сезнең хезмәткә һәрвакыт ихтирам белән карый, эшегезгә квалификацияле белгечләр буларак бәя бирә. Башкарган эшләрегез, тулаем алганда, районның икътисадый үсеше күрсәткечләрендә дә һәрвакыт уңай яктан чагылыш таба. Һөнәри бәйрәмегезнең хезмәтегезнең зарурлыгы арткан чорда – балалар учреждениеләренә, гомумән, барлык социаль объектларга, йортларга җылы кирәк була башлагач билгеләп үтелүе дә тирән символик мәгънәгә ия.

 

Сезне һәм тармак ветераннарын нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйбыз. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, хезмәт уңышлары, тормыш куанычы, озын гомер телибез!

 

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International