Педагогический стендап

11 декабря 2025 г., четверг

10 декабрьдә 6 нчы номерлы Саба "ОНИКС" балалар бакчасында "Педагогик стендап" исеме астында мәктәпкәчә белем бирүче педагогик хезмәткәрләре өчен район фестивале булып узды. Бу илһамландыручы вакыйга кысаларында иң яхшы спикерлар чыгыш ясады. Нотфуллина Гүзәл Рәис кызы, ЦСГО корпоратив укыту бүлеге җитәкчесе, лекция-практика вакытында катнашучыларны балалар бакчасында федераль мәгариф программасын тормышка ашыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Казан шәһәренең танылган нейропсихологы Ершова Юлия Сергеевнаның мастер-классында педагоглар "Игътибар кайда югала? һәм Игътибарсыз балаларга ничек ярдәм итәргә?" дигән сорауларга җаваплар эзләделәр. Сәхнәдә чыгыш ясау һәм ораторлык осталыгы укытучысы Салихова Мәрьям Рәис кызы, үз чиратында, кунакларны кеше каршында сөйләүдән һәм чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәтеп, сәхнә осталыгының кайбер серләрен ачты. Фестивальдә катнашучыларның шулай ук "ОНИКС" балалар бакчасы педагоглары әзерләгән чыгышларны да карап үтергә мөмкинлекләре булды. Тәрбияче Солтаншина А.А.ның мастер-классы кысаларындаграмотага өйрәтү процессына ата-аналарны җәлеп итү ысуллары күрсәтелде, өлкән тәрбияче Гафурова Л.З.ның практик чыгышы вакытында кунаклар В.М.Букатовның социо-уен технологиясы ярдәмендә шөгыльләрдә уку һәм уен эшчәнлеген оста итеп бергә алып бару алымнарын күреп һәм практикада кулланып карый алдылар. Педагог-психолог Низамиева Р.В.ның тренингы барышында педагоглар бер-берсе турында күп кенә кызыклы һәм көтелмәгән мәгълүмәт белделәр, нәтиҗәле команда моделен төзергә тырыштылар. Фестиваль килгән кунакларда канәгатьлек хисе һәм җылы хатирәләр калдырды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International